Яшел Үзән

Мин абыйны ничек таптым

Бөек Ватан сугышында ятып калган ике абыем турында мәгълүмат эзли башлавыма ярты гасыр булды инде. Беренче абыем Солтангәрәй Казаннан эшелон белән 1941 елның 23 июнендә үк чыгып киткән. Аның сугышчан юлын «18-я дивизия» дип аталган китап аша чагыштырып өйрәндем. Хатында ул «Смоленскидан чыгып киттек. Минскины бик нык бомбага тоталар, дип...

Бөек Ватан сугышында ятып калган ике абыем турында мәгълүмат эзли башлавыма ярты гасыр булды инде. Беренче абыем Солтангәрәй Казаннан эшелон белән 1941 елның 23 июнендә үк чыгып киткән. Аның сугышчан юлын «18-я дивизия» дип аталган китап аша чагыштырып өйрәндем. Хатында ул «Смоленскидан чыгып киттек. Минскины бик нык бомбага тоталар, дип сөйлиләр...» дип язган. Минем эзләнүләрем буенча Казан дивизиясен Орша станциясендә төшерәләр һәм Орша-Копысь рубежына куялар. Абый (ул пулемет взводы командиры була) белән бергә безнең авыл кешесе дә булган. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан һәм авылда: «Солтан сугыштан чыкмады, Днепрда күп кеше батты, хәтта елга суы каннан кызарды», - дип сөйләгән.
Ел ярым элек Германиягә үз машинабыз белән барырга туры килде. Шунда әлеге оборона линиясендә торган Копысь авылына да кереп чыктык. Сугыш эзләре ярылып ята... Минем абый да монда соңгы сулышын алгандыр, дигән уй йөрәкне яндырып үтте. Туганнар каберлегендә дә абыйның исеме күренмәде. Шулай булса да, каберлектән бер уч туфрак алып, авыл зиратында Солтангәрәй абыйның хатынының кабере өстенә сиптем.
Кире кайтканда исә Көнбатыш Украинадагы Каменец шәһәренә кереп чыктык. Хәтер китабы мәгъ­лүматы буенча, монда минем күршемнең әтисе Нурулла Сөнгатуллин күмелгән. Хәзер массакүләм мәгълүмат чараларында нинди генә мәгълүмат юк. Әмма шуны әйтәсем килә: бөтен бер халык начар була алмый. Мин Украинада совет солдатларына куелган һәйкәлләрнең, туганнар каберлекләренең идеаль тәртиптә тотылуын күрдем. Монда йөреп тикшеренгәч, күршемнең әтисе Лидыхов дигән авылда күмелгән булуын ачыкладым.
Икенче абыем турында мәгълүматны да таптым дияргә бу­ла. «Одноклассники»дагы би­­темдә ике абыемның да рә­семнәре эленеп тора. Бервакыт бер ссылка пәйда булды. Анда 817нче госпитальдә үлгән солдатларның исемлеге. Берсе минем абыйныкына бик тә охшаш. Шуннан көннәр буе интернетта казынырга туры килде. Һәм шуны белә алдым: абыем Габделбарый Сәйфуллин 1941 елның 3 октябрендә сугышка алына һәм 25 октябрьдә һәлак була. 19ы да тулмаган егет! Яраланган көнне үк госпитальдә үлгән. Тагын интернетта утырганнан соң, Жихарево дигән авылда күмелгән дигән фикергә килдем. Ә менә кайсы зиратка күмелгән, ул турыда язылмаган. Руслар әйтмешли: «не до этого было наверное»...
Газета укучылар арасында Бөек Ватан сугышында якыннарын югалткан һәм алар турында берни белмәгән һәм белергә бик тә теләгән кешеләр бардыр. Бик тырышканда аларны табарга була. Хәзер Бөтенроссия ОБД-МЕМОРИАЛ сайты эшли. Монда миллионлаган архив документлары теркәлгән. Аның электрон адресы - http://www.obd-memorial.ru.
Монда эшләгәндә исем-фамилияләрне төрлечә кертеп карагыз. Мәсәлән, паспорт буенча Габделбарый, сайтта эзләгәндә Барый, Абдулбари, Бари, Борис диеп язып карадым. Кайбер кешеләрнең фамилияләре дә үзгә язылган, татарча яңгыраш русчага туры килми. Безнекенең фамилиясе госпиталь документларында бер «Л» белән язылган булса - МЕМОРИАЛныкында - ике «Л» белән. Әмма исеме Барый. Сайтны ачканнан соң анда исем-фамилияне кертергә була. Шунда ук «расширенный поиск» дигән юл бар. Ул битне ачкач, сул якта 13 төрле эзләү мөмкинлеген күрергә була. Беренчесе «В сводных записях по всем документам» диеп атала, соңгысы - «протоколы эксгумации». Менә аларга «ГАЛОЧКА» куярга кирәк. Әмма берәм-берәм генә, «галочка»ны «в картотеках» дигәнгә генә куясың да исем-фамилияне язып эзлисең. Тапмыйсың икән, фамилияне һәм исемне башкача язып карыйсың. Аннары башка бүлегенә күчәсең. Тик «галочка» барсында да берьюлы тормасын.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: