Яшел Үзән

Милләт улларын онытырга ярамый

Әгъзам Әбрар улы Хәялиевнең кушаматы «Чәкән» иде. Идел аръягында бу исемне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чөнки ул бик күп еллар дәверендә бу зонадагы авылларда һәм шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә татарның иң яраткан бәйрәме - сабан туйларында татарча көрәш буенча беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Чын батыр көрәшче иде ул. Шуңа...

Әгъзам Әбрар улы Хәялиевнең кушаматы «Чәкән» иде. Идел аръягында бу исемне белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Чөнки ул бик күп еллар дәверендә бу зонадагы авылларда һәм шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә татарның иң яраткан бәйрәме - сабан туйларында татарча көрәш буенча беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Чын батыр көрәшче иде ул. Шуңа да аны легендар көрәшче дип әйтү артык булмас.

Хәрәмләшмичә көрәште
Белгәнемчә, Әгъзам абый гомер буе чиста итеп, хәрәмләшмичә көрәште. Яңадан көрәшергә дип тапсалар да, бәхәсләшмичә яңадан мәйданга чыга иде ул. Хәер, андый вакытлар сирәк булгандыр, чөнки ул тотып алса, аннан котылу юк инде, шунда ук аркага сала иде. Шундый гадел көрәшче булганга башка көрәшчеләр дә ярата иде аны. Әгъзам абый көрәшенең үзенчәлеге дә шунда иде. Ә ул заманда тирә-юнь авылларда да көчле көрәшчеләр шактый иде. Әйтик, Мулла Иленнән Рәхим һәм Хәлим абыйлар, Кармыштан Әбтак абый (Әгъзам абыйның якын дусты), Әлмән авылыннан Фазыл белән Шамил абыйлар, Бәчектән Камил абый. Кыска гына итеп әйткәндә, һәр авылның үз батыры бар иде.

Баш батырга йә велосипед, йә мотоцикл
Сабан туенда баш батыр­га ул вакытларда, гадәттә, тәкә белән кызыл башлы сөлге бирәләр иде. Әгъзам абый бик күп алды андый бүләкләрне. Яшел Үзән сабан туенда баш батыр булып алган бүләкләре - велосипед һәм мотоцикл булды. Ул заман өчен алар кыйммәтле бүләкләр иде.
Еллар уза торды, тирә-як авылларда яшь көрәшче батырлар пәйда булды. Әгъзам абый олыгайды, яшьләр аны ала башлады. Менә шундыйлардан берничәсен әйтеп узасым килә: Тау Иленнән Мансур абый Сәлахов, Әнвәр һәм Тәлгать абыйлар, Мулла Иленнән Динар абый Хәлилов. Бу көрәшчеләр инде үзләре дә хәзер танылган көрәшчеләр исемлегендә торалар. Беренчелекне бирмичә бик күп еллар данга күмелеп яшәделәр. Алар турында әле авылдашлары язып чыгар. Әмма дә ләкин Әгъзам абыйның даны югалмады, аны беркем дә онытмады, ул һаман безнең күңелләрдә олуг батыр булып яши бирә.

Батыр истәлегенә турнир
Шуның дәлиле булып, быел, ягъни 2014 елның 1 февралендә Әгъзам абый Хәялиев истәлегенә оештырылган татар көрәше турниры тора. Бу турнир Түбән Урысбага авылы урта мәктәбенең спорт залында бик матур һәм оешкан төстә уздырылды. Ул беренче генә тапкыр булса да, бик дәрәҗәле узып, анда бик күп көрәшче катнашты. Аңа Казаннан, Яшел Үзәннән һәм Кайбычтан да яшь көрәшчеләр килде. Ярышны үз дәрәҗәсендә уздыру өчен оештыручылар бөтенесен дә эшләде: зал бизәлешеннән алып җиңүчеләрне котлауга кадәр һәр нечкәлеге җентекләп уйланылган иде. Хәтта ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен авылыбызның фельдшеры Гөлнара Сафиуллина да шунда кизү торды. Кызганычка, аңа анда эш чыгып кына торды. Көрәш булгач, имгәнүләр дә булмый тормый бит. Ул аларга тиешле ярдәмне үз вакытында күрсәтте. Турнирга, әлбәттә инде, кунаклар да бик күп килде. Алар арасында Әгъзам абыйның дуслары, төрле елларда сабан туйларында мәйдан тоткан батырлар да булды. Аларның һәрберсе олы көрәшче турында үз истәлекләрен сөйләде. Ә оештыручылар турында аерым язарга кирәк. Шуларның берсе эчке эшләр органнарында эшләүче, сабан туйларында төрле ярышларда катнашучы, Бәчек авылының иң актив ир-егетләренең берсе - Хәйдәр Сибгатуллин. Хәйдәрдән башка бездә бер чара да узмый дисәм, ялгыш булмас. Икенчесе - безнең авыл егете, шофер булып эшләүче, өч ир бала атасы Рафил Хәйруллин. Бу турнирда аның үзенең дә өч улы катнашып, төрле призлы урыннарга лаек булды. Авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм урта мәктәп директоры Фәрдия Садриева бу чараны оештыруга күп көч куйды. Әгъзам абый истәлегенә оештырылган турнирның төп иганәчесе, әлеге дә баягы «палочка-выручалочка», Равил Гарипов булды. Әле күптән түгел генә Равил мәктәп спорт залына махсус маталар алып биргән, мәктәпне ремонтлауда да булышлык күрсәткән. Бу турнирның киләчәге якты булсын, традиция дәвам итсен иде дигән ышанычта калабыз. Турнирга Әгъзам абыйның ике кызы Миләүшә һәм Сания дә тормыш иптәшләре белән кайт­кан иде. Кыскасы, туган-тумачалары истәлекләре белән дә уртаклашты монда. Бу турнирның төп үзенчәлеге дә шунда: олы көрәшченең исеме онытылмасын, яшьләр дә бу дөньяда батырлар үрнәгендә көрәшеп яшәсен.

Көрәшче генә түгел, умартачы да иде
Әгъзам абый күп еллар Тукай исемендәге колхозның четерекле хуҗалыгын - умарталыгын җитәкләде һәм бу эшне ул бик теләп һәм оста итеп башкара. Көрәшче булса да, шундый нәзберек эш кортлары белән уртак тел таба белә иде. Көрәштән туктагач та ул тик ятмады, яшьләргә чын остаз булды. Хәер, аны батырлар ел саен кунак итеп чакыралар иде. Берсендә миңа да алар белән булырга туры килде. Аны Динар абый Хәлилов чакырган иде. Ул елны Мулла Иле авылында ике сабан туе уздырдылар. Берсе - авыл көрәшчеләре, ә икенчесе Казаннан Динар абый алып кайт­кан көрәшчеләр катнашында булды. Сабан туеның күрке булган көрәш мәйданында барган төп уеннарны республиканың танылган спорт комментаторы Илдус Илдарханов алып барып, бәйрәмне тагын да бизәде.
Заманында Идел аръягы зонасында мәйдан тоткан, баш батырлыкны берәүгә дә бирмәгән олуг якташыбыз, танылган көрәшче Әгъзам абый Хәялиев күптән вафат булса да, мәрхүмнең даны күңелләребездә, йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: