Яшел Үзән

Мәңге сакланырга хаклы томнар

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә меңләгән китаплар, мемуарлар, энциклопедияләр нәшер ителде, дистәләгән конференцияләр, диспутлар үткәрелде, күп кенә тарихи вакыйгалар ачыкланды кебек. Ләкин 1941 ел сугышының беренче ачы мизгелләре, 1942 елның җәй һәм алдагы көз айларындагы трагедик вакыйгалар, командованиенең 1941-1942 еллардагы...

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узып китте.
Бу вакыт эчендә меңләгән китаплар, мемуарлар, энциклопедияләр нәшер ителде, дистәләгән конференцияләр, диспутлар үткәрелде, күп кенә тарихи вакыйгалар ачыкланды кебек. Ләкин 1941 ел сугышының беренче ачы мизгелләре, 1942 елның җәй һәм алдагы көз айларындагы трагедик вакыйгалар, командованиенең 1941-1942 еллардагы ялгышлары, Бөек Җиңүнең чын бәһасе төгәл итеп күрсәтелмәде.
50 ел дәвамында (1945-1995) Татарстан сугыш чорында 85 мең кешесен югалтты дигән сан белән килешеп яшәдек.
1989 елның 17 гыйнварында Бөтенроссия «Хәтер китабы»н төзү турында карар кабул ителде. Анда сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә, йә госпитальдә үлгән сугышчыларның язмышы мәңгеләштерелергә тиеш иде.
Татарстан «Хәтер китабы»н нәшер итүгә әзерлек 1989 елда ук башланды. 1993 елда республикабыз Министрлар Кабинеты бу мәсьәлә буенча 1993 елның 18 маенда махсус карар кабул итте, редколлегия төзелде. Татарстан «Хәтер китабы»на Яшел Үзән шәһәреннән башта 2969 кеше (1990 ел), 1992 елда - 7021, 1994 елда - 9590, 1997 елда - 10374 кеше һәлак булган, хәбәрсез югалган дигән мәгълүматлар җиткерелде. Яшел Үзән районыннан һәм шәһәреннән (Норлат, Юдино районнарын кертеп) армиягә 34679 кеше сугышка китә, шуларның 16984е яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайта, 17695енең дошманга каршы көрәшләрдә гомерләре өзелә, госпитальләрдә үлә, сугыш юлларында хәбәрсез югала... Аларның исем-фамилияләре, туган еллары, авыллары, һәлак булган урыннары «Хәтер китабы»ның унынчы томында күрсәтелгән, исән калганнарының мәгълүматы «Алар илгә Җиңү алып кайтты!» исемле ике томлы Яшел Үзәнгә багыш­ланган китапта күрсәтелгән.
Сугыш алдыннан Татарстанда 74 район булган, хәзер 50дән артык. Районнарның эреләнүе «Хәтер китабы»н чыгаруда күп кенә уңайсызлыклар тудырды. Әйтик, элек Ворошилов районы бар иде. Эреләндергәч, бу район авыллары Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай районнарына кушылды. Столбище районы Биектау, Лаеш, Питрәч районнарына һәм Казан шәһәренә кушылды. Һәлак булган яисә хәбәрсез югалган сугышчыны кайсы районга кертергә? Соңгы бүленеш буенча теге яки бу районга караган авыл, шул районныкы итеп күрсәтелде.
Һәлак булучыларга багышлап, 28 том «Хәтер китабы» нәшер ителде. Исән- имин сугыштан демобилизацияләнгәннәр хөрмәтенә 30дан артык «Алар илгә Җиңү алып кайтты» томнары дөнья күрде. Сәяси реп­рессия корбаннары турында 26 том чыгарылды.
Сугыш чорында 1890-1927 елларда туган 38 буын вәкилләре мобилизацияләнде. Үлүчеләрнең 10 буыны - өлкән яшьтәге, 14 буыны - урта яшьтәге, 74 проценты 20 (һәм аннан да яшьрәкләр)-35 яшендәгеләр иде. Нигездә, иң яшь, иң булдыклы, иң сәләтле, иң сәламәт кешеләр һәлак булды.
Сугыш чорында хәрби хезмәттә 420 мең 235 хатын-кыз катнаша, 10 меңнән артыгы - Татарстаннан.
3500 татарстанлы Ржев-Вязьма операциясендә, 10 меңнән артыграгы - Мәскәү тирәсендәге сугышларда, 22 мең якташыбыз Сталинград сугышында, 15 мең сугышчыбыз Курс дугасында һәлак булды. 45 мең чамасы каһарманыбыз Ленинград тирәсендә барган сугышларда мәңгегә ятып калдылар. «Хәтер китабы» мәгълүматлары буенча, һәлак булган 350 мең чамасы сугышчы 28 томда күрсәтелгән. Бу сан сугыш алдыннан республикабыз­да яшәгән барлык халыкның 11,5 процентын тәшкил итә. «Хәтер китаплары» хәрби-патриотик тәрбия эшләрен алып бару өчен ветераннарга, район хәрби комиссариатларына, мәктәпләргә, китапханәләргә, музейларга, ветераннар советларына, чиркәү-мәчетләргә тапшырылды. Бездә «Хәтер китап»лары рус һәм татар телләрендә нәшер ителде. Башка бер генә регионда да китаплар милли телдә басылмаган. Татарстан «Хәтер китап»­лары Россиянең 50дән артык регионына җибәрелде. Мәскәү, Омск, Ленинград, Бөек Новгород, Севастополь, Марий-Эл республикасына шәхсән үзем аларны тапшырдым.
Хәтер китаплары - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл ул. Бу китап - туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш ию билгесе.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: