Яшел Үзән

Көрәштә киттең дөньядан

Яшь кызларның йөрәкләрен җилкендереп Сабан туе да җитте. Хәер, кызларның көрәшкә әлләни исе китми иде дә, былтыр батыр булып калган көрәшче егет күңелләрне иләсләндереп җибәрде шул. Быел да килер микән ул, озын буйлы, нык беләкле, чибәр Тау Иле егете? Ә егет, чыннан да, шәп иде шул. Норлат урта мәктәбенең югары...

Яшь кызларның йөрәкләрен җилкендереп Сабан туе да җитте. Хәер, кызларның көрәшкә әлләни исе китми иде дә, былтыр батыр булып калган көрәшче егет күңелләрне иләсләндереп җибәрде шул. Быел да килер микән ул, озын буйлы, нык беләкле, чибәр Тау Иле егете? Ә егет, чыннан да, шәп иде шул. Норлат урта мәктәбенең югары классларында укый башлач ук, үзенең зәңгәр спорт костюмын кигән төз гәүдәсе белән яшьтәшләреннән күпкә аерылып тора иде. Бу егетнең исеме әле соңрак бөтен тирә-күрше авыллар, район, шәһәр Сабан туйларының булачак батыры Габбас Габдулла улы Тимершин иде.
Авыл балаларының күбесе, кечкенәдән эш белән чыныгып үсә. Габбас­ка да, яшьли әтисез калганга, әнисенең төп терәге, ярдәмчесе булырга, бөтен эшне дә җигелеп тартырга туры килә. Ә инде, Норлат мәктәбенә укырга йөри башлагач, биш чакрым араны, кышын гел чаңгы белән килә иде. Шуңа күрә дә, күрәсең, Тау Иле егетләре чаңгыда узышу буенча да гел алдынгы урыннар гына ала торган була. Габбас та, шундый тормыш мәктәбеннән чыныгу алып буй җиткерә, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Кечкенәдән комбайнчы булып эшләгән әтисе янында мәш килеп, техника арасында үскән малай, армиядән соң күп уйлап тормый, авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Студент вакытыннан ук татарча көрәш белән җитди шөгыльләнә башлый, төрле бәйгеләрдә катнашып, спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелгән егет өчен шәһәрдә дә юллар ачык була. Ләкин, аны туган ягы, кечкенә генә булса да, тау куенына сыенып утырган туган авылы үзенә тарта. Инженер-механик белгечлеге алып, туган авылында эшли башлагач та, мин бит инженер, дип, масаймый ул, нәрсәгә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Язгы чәчү вакытларымы, көзге урып-җыю чорымы, баштанаяк майга буялып, механизаторларга техниканы төзәтүдә булыша. Техникага кирәк булган детальләр ул вакыт кибетләрдә сатылмый әле, шуңа да Габбас кирәк-яракны эзләп, күрше республикаларга - Чувашия, Удмуртия, Мари Иленә кадәр барып җитсә-җитә, кирәк әйберен табып кайта торган була.
Тагын колхозлар өчен авыр 1980-81 елларны искә төшерик. Малларга ашатырга калмагач, Казахстан далаларына, Краснодар өлкәсенә кадәр барып, меңнәрчә тонна салам әзерләп кайта. Бергә киткән иптәшләре аның оста оештыручы, җитәкче сыйфатларын сагынып искә алалар.
Ямьле язлар үтеп, бөтен җир хәтфә чирәм белән каплангач, егетнең күңеле чабышкы атыдай җилкенә башлый, чөнки тиздән Сабантуйлар җитә. Андый чакларда Габбас кулына гармунын алып, халкыбызның моңлы көйләрен уйнап, күңелен бушата.
***
Сабан туе мәйданының беренче рәтенә көрәшчеләр утырган. Береннән-бере таза, киң күкрәкле, нык беләкле көндәшләре арасында Габбас Тимершин да бар. Татар көрәше буенча аңа тиңдәшләр юк иде, үзенең чиста, гадел көрәше, осталыгы, сабырлыгы белән башкалардан күпкә өстен иде, шуңа да халык аның көрәшкәнен яратып, сокланып карый иде. Батыр егет Норлат, Мулла Иле, Күгеш, Күгәй, Мамадыш, Чувашиянең Кармыш, Әлмән авыллары, Яшел Үзән, Казан сабантуйларында бил алышты. Үзеннән шактый авыррак үлчәүдәгеләр белән көч сынашыр­га туры килә аңа. Әмма ул, көрәшкәндә һәрвакыт гадел булып кала.
Тау Иле авылын көрәшчеләр авылы, дип тә йөртәләр. Монда Габбас Тимершинның да өлеше зур. Институтны тәмамлап кайткач та, яшьләр белән көрәш түгәрәге оештырып җибәрә, үзе белгән көрәш алымнарына аларны да өйрәтеп, батырлар буынын тәрбияли.
***
1997 елның кояшлы, матур июнь башы. Акъегет авылының бик матур табигать кочагына урнашкан каенлыгында Сабан туе бара. Мәйдан уртасында ике батыр көрәшче бил алыша. кинәт, җир тетрәгәндәй, бөтен халык аһ итеп куя. Көндәшен күтәреп, баш аркылы чөям дигәндә генә, Габбас Тимершин кинәт җиргә чүгә. Йөрәге авырлыкка чыдамый, хастаханәгә бару юлында егетнең гомере өзелә. Бу батыр көрәшче өчен соңгы Сабан туе була.
Быел авылыбызда зурлап район күләмендә Сабан туе уздырылды. Үзебез яшәгән төбәкнең батыр көрәшчеләрен барлап, мәйданга чакырып бүләкләр бирделәр. Алар белән беррәттән Габбас Тимершинның да исемен атадылар. Яшьли дөньядан көрәшеп киткән якташыбыз моңа бик лаек, ә аның якты истәлеге бик күп еллар сакланса иде.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: