Яшел Үзән

Ислам дөньясының күренекле дин һәм гыйлем әһелләре

Х-ХIII гасырларда Якын Көнчыгышта, Урта һәм Кече Азиядә (Анадолу) сәлҗүк төркиләре идарәсе дәверендә иҗат иткән илһамлы шагыйрьләр, тирәнтен фикер йөртүче дин әһелләре, төпле философлар, күпне белергә тырышучы һәм ачышлар ясаучы галимнәрнең искиткеч күп булуы гаҗәпкә калдыра. Шуңа күрә, бу гасырларны һич арттырмыйча Ислам дөньясының Яңарыш чоры дияргә була. Биредә күренекле...

Х-ХIII гасырларда Якын Көнчыгышта, Урта һәм Кече Азиядә (Анадолу) сәлҗүк төркиләре идарәсе дәверендә иҗат иткән илһамлы шагыйрьләр, тирәнтен фикер йөртүче дин әһелләре, төпле философлар, күпне белергә тырышучы һәм ачышлар ясаучы галимнәрнең искиткеч күп булуы гаҗәпкә калдыра. Шуңа күрә, бу гасырларны һич арттырмыйча Ислам дөньясының Яңарыш чоры дияргә була. Биредә күренекле шәхесләрдән кайберләреңә, аерым алганда, Низам әл-Мөлек, Әбүгалисина, Гомәр Хәйәм, Фирдәүси, әл-Газали, әл-Руми кебек аеруча танылганнарына гына тукталып үтәрбез.
Низам-әл-Мөлек (бу аның Багдад хәлифәсе биргән титулы: «Дәүләт эшләрен җайга салучы» дигәнне аңлата. Чын исеме - Әбу Али Хәсән ибне Али ат Ту си) 1018 елда Иранда Хорасан өлкәсендә Туса дигән җирдә эре җирбиләүче гаиләсендә дөньяга килә. 42 яшендә солтан Алып Арыслан аны үзенең вәзире итеп билгеләгәнче, ул Бәлх каласында идарә итүче түрәнең сәркатибе була. Низам-әл-Мөлек XI гасырда сәлҗүкләр дәүләтенең тышкы һәм эчке сәясәтен формалаштыруга зур өлеш керткән дәүләт эшлеклесе булып таныла. Бер үк вакытта ул эле сәләтле каләм остасы да. Аның иң мөһим хезмәте - «Сәясәтнамә» («Хакимнәрнең саваплы эшләре») дигән гыйльми әсәр.
Мәлик шаһка атасы Алып Арыслан үлгәндә нибары 18 яшь була. Шуңа күрә, Низам әл-Мөлекнең әлеге хезмәте нәкъ менә яшь солтан өчен, аны киләчәктә ихтимал булган хаталардан саклап калу максатында язылган да инде. Юкка гына Мәлик шаһ аны «шаһзадәләр остазы» дип атамагандыр. Чыннан да бөек вәзир (аны «вәзирләр вәзире» дип тә йөрткәннәр) Мәлик шаһның үсүенә-формалашуына зур йогынты ясый, үзе үлгәнче аңа тугры хезмәт итә.
Гәрчә Низам әл-Мөлек Хәнәфиләр тарафдары булса да, ул шафигыйларны да хуп күрә, мәзһәбләр арасындагы мөмкин булган киеренкелеккә юл куймаска тырыша. (Бүгенге Иракта нәкъ менә Низам әл-Мөлек кебек зирәк сәясәтчеләр, дин әһелләренең булмавы мәзһәбләр арасындагы канлы бәрелешләрнең дәвам итүенә китерә дә инде - Г.Г.). Вәзир белем бирү системасына үзгәрешләр кертә: дини мәдрәсәләрнең саны кыскартыла, алар урынына дөньяви уку йортлары ачыла, яңалары төзелә. Мөдәррис-хәлфәләргә тотрыклы хезмәт хакы (хәзерге тариф ставкалары сыман) түләнә, ярлы шәкертләргә безнең замандагы көлке «стипендияләр» дән аермалы буларак, яшәрлек һәм укырлык күләмдә акчалата дәүләт ярдәме күрсәтелә. Ниһаять, Низам әл-Мөлек Багдадта үз акчасына югары уку йорты (дарелфөнүн) төзеп җиткерә. Вәзир хөрмәтенә ул «Низамийә» дип йөртелә башлый.
Низам әл-Мөлек 1092 елның октябрендә Багдадка сәфәр кылганда Нехвад каласыннан ерак түгел Сахна авылында ял итәргә туктый. Ул шунда аңа һөҗүм иткән дини фанатик кулыннан корбан китә. XI гасырда сәлҗүкләр дәүләтенең генә түгел, ә бөтен Ислам дөньясының да иң күренекле шәхесләреннән берсе булган бөек вәзир Низам әл-Мөлекнең гомере шулай фаҗигале төстә өзелә.

Әбүгалисина (Ибне Сина Абу Али) - Көнбатыш илләрендә аны Авиценна дип йөртәләр - философ, табиб, табигать фәннәре белгече һәм төрки халыклар шагыйре. Ул Бохарадан ерак түгел Афшана дигән кышлыкта 980 еллар тирәсендә дөньяга килә. 1002 елда туган якларыннан Хорезмның мәркәзе Гүргәнҗ (Ургенч) каласына күчеп килә, ә 1012 елда инде танылган галимне Исфахан (Иранда) хакиме чакыртып ала һәм ул сарай табибы булып билгеләнә, бер үк вакытта вәзир вазифасын да үти башлый. Дөнья мәдәнияте тарихында Әбүгалисина күренекле урын алып тора. Мисал өчен, аның «Тыйб гыйльме кануннары» дигән китабы дәверләр буена кулланышта булып, башта, XI гасырдан башлап, Шәрыкъ табибларына гына, ә соңрак, ХII-ХVII йөзләрдә, Европа медикларына да медицинадан бердәнбер һәм алыштыргысыз дәреслек һәм белешмә сыйфатында хезмәт итә. Бу китапны латыйн һәм башка Европа илләре телләренә, шул исәптән, русчага да тәрҗемә итеп бик күп мәртәбә бастырып чыгаралар. Әбүгалисинаның философиягә караган «Китап әш-шифа» («Әсәрләр җыентыгы») дигән хезмәте дә киң яңгыраш таба. Ул анда мантыйк (логика), табигать фәннәре, метафизика һәм математика турындагы фикерләрен алга сөрә.
Гомумән әйткәндә, галимнең фәнни хезмәтләре бөтен дөньяга, шул исәптән, татар халкы арасында да, дан-шөһрәт казана, үзе исә легендага әверелә. (Карагыз: Каюм Насыйри. «Әбүгалисина кыйссасы»). Галим 1037 елда бөерләренә таш утырудан вафат була.

Бөек шагыйрь һәм галим Гомәр Хәйәм ( Хәйәм Гомәр Гыясетдин) Иранда, Нишапур каласында, 1048 елның 18 маенда дөньяга килә. Башлангыч белемне туган шәһәрендә алгач, ул укуын дәвам иттерү өчен Бәлх шәһәренә, аннан Сәмәркандка күчеп килә. Соңрак, шаһзадә чакыртуы буенча Бохарага барып, сарай галиме вазифасын үти башлый. Бу вакытларда инде Хәйәм талантлы математик, астроном һәм философ буларак дан казана. Солтан Мәлик шаһ сараена танылган галимнәрне җәлеп итәргә тырышкан Низам әл-Мөлек Хәйәмне Исфаханга чакыртып алдыра. Анда аның карамагына иң яңа кирәкле нәрсәләр белән җиһазландырылган обсерватория тапшыралар. Шул бинада үткәрелгән хисаплаулар һәм күзәтүләр Хәйәмгә гамәлдәге календарьга шактый күп үзгәрешләр кертү, дөресрәге, яңа календарь төзү мөмкинлеге бирә. һәм ул Рим папасы Григорий XIII кә кадәр ( григориан календаре күздә тотыла) биш йөз ел элек яңа календарь төзи. Хәйәм календаре Иранда яңа 1079 елда гамәлгә кертелә. Хәзерге вакытта ул сәлҗүкләр календаре исеме белән билгеле. Шунысы гаҗәп: Хәйәм төзегән календарь хәзерге без куллана торган григориан календареннән дөресрәк санала!
Хәйәмнең кайбер гыйльми хезмәтләрен күздән кичергәч, шундый зур галим үз шигырьләрен кай арада язды икән дигән сорау туа. Аның робагыйлары (дүртьюлыклары) тирән фәлсәфи фикерләрне кыска һәм оста әйтеп бирү белән бергә, шигъри матурлыгы һәм төгәллеге белән дә таң калдыра. Тарихи мәгълүматларга караганда, Хәйәмнең шигырьләре күбрәк фәнни хезмәткә бирелеп утырган чакларында, уйланып калган араларда кулъязмалар кырыена язылган була. Бүгенге көндә мәшһүр шагыйрьнең дүрт йөзләп робагые мәгълүм. Ә барысы күпме икәнлеге төгәл билгеле түгел.
Фетнәчеләр тарафыннан Низам әл-Мөлек үтерелгәч, соңыннан күп тә үтми, яшьли Мәлик шаһ та дөнья куйгач, солтанлыкта тәхет өчен низаг башлана. Бу ыгы-зыгыда Гомәр Хәйәмнең дә хәле начарлана. Аны шигырьләрендәге хөр фикерлелек өчен эзәрлекләү башлана. Шагыйрьгә «гөнаһларын юар өчен», хаҗга китәргә туры килә... Туган шәһәре Нишапурга әйләнеп кайтканда инде аңа сиксән яшьләр чамасы була. Аннан соң озак та тормый, сиксән өч яше тулып килгәндә (1131 елның 4 декабрендә) Гомәр Хәйәм вафат була.
Татар халкына Гомәр Хәйәм робагыйлары элек-электән таныш булган: мәдрәсә шәкертләре, Шәрыкътагы уку йртларынада белем алып кайткан зыялылар шагыйрьнең шигъри әсәрләрен, нигездә, оригиналында, ягъни фарсы телендә укый торган булганнар. XX йөз башларында исә робагыйлардан аерым үрнәкләр татар теленә дә тәрҗемә ителә башлый. (Шундыйлардан, мәсәлән, Дәрдмәнд тәрҗемәләрен китерергә мөмкин).
Гомәр Хәйәм робагыйлары моннан күп гасырлар элек язылуына карамастан, бүген дә көн кадагына суга, безнең көннәрдә дә үзләренең актуальлеген югалтмый.
Менә шундыйларның берсе, үз хокукларыңны яклап, көрәшкә өндәүчесе:
Бүген төштә бер изге килде янга,
Диде: «Бәхет табылмый ул йоклаганга, -
Йокы үлемдәй ул. Җитәр әҗәлең, -
Гасырлар буе йокларсың син анда!»
(Нури Арсланов тәрҗемәсе).

Фирдәүси Әбүлкасыйм, фарсы шагыйре. Ул үзенең дөньякүләм танылган «Шаһнамә» («Падишаһлар турында китап») дигән дастаны белән дан казана. Фирдәүси якынча 940 елда Хорасан өлкәсе Табаран төбәгендә Туса каласы бистәсендә (Туса хәзер Фирдәүси исемен йөртә) уртача хәлле дехкан (крестьян) гаиләсендә дөньяга килә. Яхшы белем ала. Гаять күләмле: 60 мең ике юллы шигырьләрдән (бәйтләр) торган «Шаһнамә» дастаны (1нче редакциясе - 944, 2нче редакциясе - 1010 елларда дөнья күрә) буеннан-буена гадел идарә итү фикере белән сугарылган. Фирдәүси шулай ук Коръәндәге мәгълүм сюжетка нигезләнеп язылган «Йосыф һәм Зөләйха» поэмасының да мәшһүр авторы.
Фирдәүсинең урта гасырларда Шәрыкъ дөньясы әдәбияты үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Аның әсәрләре татар шагыйрьләреннән Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый һ.б.ның иҗатына да уңай йогынты ясый. Мисал өчен, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, халкыбызның «Йосыф Китабы» - Фирдәүси иҗаты тәэсирендә дөнья күргән әдәби җәүһәрләребез. Фирдәүси әсәрләре Европада бик күп телләргә тәрҗемә ителеп бастырып чыгарыла.
Шагыйрь 1020 (яки 1030) елларда вафат була. Туса каласы зиратында җирләнә.

Әл-Газали (Әбү Хәмид Мөхәммәд әт-Туси, 1058/1059 - 1111) - дин һәм мөселман хокук белгече, сөнниләр мәзһәбенең һәм суфыйчылыкның танылган тәгълиматчысы. Милләте - фарсы. Тус каласы янындагы Газали авылында дөньяга килә. Нишапурда белем ала. Солтан Вәзире Низам әл-Мөлек 1091 елда әл-Газалине, аның зур белемле дин белгече булуын истә тотып, Багдадка, Низамийә югары уку йортына чакыртып алдыра. Әл-Газали Низамийәдэ фикъһ гыйлеме (мөселман хокук белеме) буенча сабаклар бирә башлый. Әл-Газалинең бик күп элекке шәкертләре, мәхәллә мөселманнары остазларына иярә һәм суфыйчылык хәрәкәтен шактый җанландырып, мөсафир сыйфатында илдән - илгә йөри башлыйлар. Ниһаять, әл-Газали Тус каласында суфыйлар, дәрвишләр торыр өчен ханәкә салдыра һәм үзе дә вафат булганчы шунда яши. Әл-Газали дин гыйлеме, әдәп, суфыйчылык, хокук, фәлсәфә, шигърият өлкәләрендә бик зур әдәби мирас калдыра, шуларның 70 кә якыны безнең заманга килеп җиткән. Төп хезмәтләре - «Ихъя голум әд-дин» («Дин гыйлемнәрен тергезү»), Мәкасид әл-фәласифә» («Философларның максатлары»), «Әл-мәнкыйзь мин әз-заляль» («Адашудан коткаручы») һ.б. Бу хезмәтләрендә галим дөньяны акыл, сизү органнары белән танып-белү мөмкинлеген шик астына ала. «Дин гыйлемнәрен тергезү» дигән хезмәтендә ул хакыйкать Коръәндә һәм сөннәдә генә, ә инсанның үз-үзен тотышы Аллаһтан курку һәм кыямәтне көтүе белән билгеләнергә тиеш дигән нәтиҗә ясый.
Әл-Газали хезмәтләре латин һәм рус телләренә тәрҗемә ителә һәм аның карашлары мөселман илләре белән генә чикләнмичә, Европага да тарала һәм христиан дине мистикасына да йогынты ясый. (Мистика - гайре табигый көчләргә ышану).
Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: