Яшел Үзән

Җиңүче нур!

Татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән фронтта. Сержант Гафиятуллин 2нче Балтыйк буе фронтының 22нче армиясе 37нче укчылар дивизиясенең 20нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1944 елның гыйнварында икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Псков өлкәсен азат итү өчен...

Татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән фронтта. Сержант Гафиятуллин 2нче Балтыйк буе фронтының 22нче армиясе 37нче укчылар дивизиясенең 20нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә.
1944 елның гыйнварында икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Псков өлкәсен азат итү өчен авыр сугышлар алып баралар. Якташыбыз хезмәт иткән полк азатлык маршын Калинин өлкәсендә башлаган була. 14 гыйнварда полкның ике батальоны ике өлкә чигендә урнашкан Освищево авылын азат итәргә тиеш була. Капитан Бушуев ротасы авылга беренче булып килеп керә, иң алда исә сержант Гафиятуллин отделениесе бара. Газинур Гафиятуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән документта мондый юллар бар: «... сержант Г.Гафиятуллин һөҗүм сугышлары вакытында аеруча кыю сугышты, Ватаныбызның чын патриоты икәнлеген күрсәтте, отделение сугышчыларын үз үрнәгендә тәрбияләде. Сугышчан бурычны һәрчак уңышлы үти иде. Освищево авылына һөҗүм иткәндә ул, беренче булып, дошманның танкка каршы торучы батареясына граната ташлады, андагы сугышчыларны юк итте һәм берсен әсирлеккә алды.
Шуннан соң сугышчылар тагын атакага күтәрелделәр. Якындагы дзоттан пулемет атып тора иде, ул пехота һөҗүмен тоткарлады. Шунда сержант Гафиятуллин рядовой Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын кабатлады.
Немец пулеметы баш күтәрергә дә ирек бирми иде. Бер кулына автоматын, икенчесенә граната тоткан сержант Гафиятуллин дзотка таба шуышып, бераз якынайгач, аңа төбәп гранатасын ташлады, аннары сикереп торып, үз гәүдәсе белән дзот амбразурасын каплады. Шулай эшләп, ул сугышчан бурычының үтәлүен тәэмин итте.
Сержант Гафиятуллин һәлак булды, аның тәнендә 20дән артык пуля ярасы бар иде. Ул үлде, әмма дошманны җиңеп үлде. Сержант Гафиятуллинның каһарманлыгы нәтиҗәсендә укчы полк сугышчылары атаканы дәвам иттеләр һәм Освищево авылы яулап алынды, бу бәрелештә дошманның шактый күп солдаты сафтан чыгарылды.
Немецларга каршы көрәштәге шушы каһарманлыгы өчен сержант Гафиятуллин Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек...»
Әйе, 1944 елның 4 июнендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә. Псков өлкәсе Мякотино-Иваново авылында җирләнә. Бөгелмә шәһәрендә һәм Сугышлы авылында аңа һәйкәл куелган. Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрендәге урамнар аның исеме белән аталган. Танылган язучы Г.Әпсәләмовның документальлеккә корылган сугыш хикәяләрендә нык ихтыярлы, куркусыз кешеләр, актык тамчы канына кадәр фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшүче геройлар үзәккә куела. Г.Әпсәләмов әсәрләренең нигезендә тормыштан алынган факт ята, ә геройлары замандашларыбыз була. «Газинур» романы да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп язылган, реаль тормышта булган вакыйгалар тәэсирендә иҗат ителә.
1950 елда «Газинур» романы басылып чыга. «Газинур» турында мин сугыш елларында уйлый башладым. Газинур Гафиятуллин үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны укыгач туды ул уй. Гази - җиңүче һәм, шуңа өстәп, нур. Җиңүче нур. Менә шушы «Җиңүче нур», күкрәге белән амбразураны каплап, һәлак була. Бу табыш иде. Романның исемен шунда ук билгеләдем. Шушы уй һәм романның исеме күңелдә йөрде», - дип искә ала Г.Әпсәләмов.
Атаклы язучы Гомәр Бәширов «Газинур» романының бер мөһим ягын искә алып: «Ватан язмышын кайгыртып, изге сугышка күтәрелгән халыкларның какшамас дуслыгы, фидакарь хезмәтләре һәм тиңдәшсез батырлыгы әсәрнең үзәгендә ята», - дип билгеләп үтә.
Бу көннәрдә без - яңа буын вәкилләре, моннан 70 елга якын булган тарихи вакыйгаларны, горурланып, сокланып искә алабыз. Бу утлы еллар хатирәсе яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә һәммәбез өчен үрнәк булып тора. Ә «Газинур» романы бу мәсьәләдә тиңдәшсез чыганак.
«Халкыбыз туган ил өчен газиз гомерләрен биргән улларын һәм кызларын онытмый, аларны күңел түрендә йөртә. Батырларны онытмау - бик изге эш, ләкин батырлар үрнәгендә яңа батырлар тәрбияләнмәсә, безне гафу итмәсләр иде. Бүген бездә яңа батырлар тәрбияләнә. Без аларны хезмәт фронтларында да, космоста да, армия сафларында да көн саен күрәбез. Яңа батырлар белән бергә кулга-кул тотынышып, Бөек Ватан сугышы каһарманнары да бара, алар үлемсез, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин белән бөтен халкыбыз горурлана», - дип язды Г.Әпсәләмов. Әйе, батырлар үлемсез.
Дошман явын тар-мар иткән чакта,
Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.
Үзең үлсәң, матур исемең калды,
Туган илгә даның таралды.
Әлфия Нураева,
Әхәт Садриев.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: