Яшел Үзән

И Бакырчым, туган җирем, тирә-якта тиңнәрең юк синең!

Туган авылым - Бакырчым! 900 елга якын тарихы булган борынгы авыл ул Бакырчы. Каюм Насыйри хезмәтләрендә: «җиде-сигез йөз елдан бирле Бакыр­чы авылы бардыр», - диелгән. Авылыбызның соңгы 100 еллык тарихын бүгенге һәм үзебездән соң да киләчәк буыннарга калдыру нияте белән Бакырчы мәктәбендә эшләгәндә байтак кына эзләнүләр алып бардык. Һәр укытучы...

Туган авылым - Бакырчым!
900 елга якын тарихы булган борынгы авыл ул Бакырчы. Каюм Насыйри хезмәтләрендә: «җиде-сигез йөз елдан бирле Бакыр­чы авылы бардыр», - диелгән. Авылыбызның соңгы 100 еллык тарихын бүгенге һәм үзебездән соң да киләчәк буыннарга калдыру нияте белән Бакырчы мәктәбендә эшләгәндә байтак кына эзләнүләр алып бардык. Һәр укытучы бу эштә катнашты, музей җитәкчесе Гөлнур Бакаева, китапханәче Динә Насыйбуллиналар очрашуларны оештырганда авылдашлар сөйләгән мәгъ­лүматларны җентекләп язып алды. Мәктәптә «Авылыбыз тарихын беләбезме?» - дигән викторина-кичәләр үткәрелде.
Эзләнү эше бик җанлы барды. Чөнки ул моннан 20 еллар элек алып барылган иде. Бу чорда авылыбызның өлкән буын кешесе күп иде, алар үзләренең әби-бабаларыннан ишеткән-белгәннәрен түкми-чәчми сөйләде. Тарихи мәгълүматлар бирүдә өлкән әбиләребез Фатыйма Арсланова, Рабига Дәминова, Мәгъсүм Закиров, Ибраһим Әхтәмов, Габдулла Солтанов һәм башкалар булышты. Авылыбызның шәҗәрәләре төзелде. Алар бүген дә дәвам ителә. Җиде буын әби-бабаларын белүчеләр күп. Бүгенге көндә Галимә Әхмәтҗановадан Бакырчы халкы нәсел-токымының әллә ничә буынын белә ала. Хәзер бу эшне кызы Асия дәвам итә. Алсу Сафиуллина да барлый аларны. Бу хезмәтне югалтмыйча дәвам итәргә кирәк. Еллар узган саен авылларыбыз үзгәрә, үсә торганнары бармак белән генә санарлык, ә менә югала баручылары бихисап.
Халык санын алу нәтиҗәләре белән кызыксынсак, шаккатмалы саннар белән очрашабыз. Елдан-ел авылыбызда үлүчеләр саны арта, ә туучылар елга бер-ике генә. Киләчәгең нинди булыр, Бакыр­чым?!
Әйдәгез, Бакырчының үткәненә күз салыйк.
Әрә Бакырчысы
Бакырчы - элеккеге Төньяк Норлат районына кергән, тау ягы авылы ул. Тау ягында Бакыр­чыдан чыккан әллә ничә Бакыр­чы бар. Безнеке - Әрә елгасы буена урнашканга - Әрә Бакыр­чысы дип йөртелә. Бакырчыбыз Акъегет, Юынчы һәм Иске Өрәңгәр (Чувашиянең Ормар районы, Яңа Өрәңгәр - чуваш авылы, документларда «Муратово» диелгән) Әрә, Күгеш, Айдар, Күгәй авыллары белән янәшә ул. Көньягында урман, урман артында Мамадыш-Әкил һәм тагын чуваш авыллары. Шуңа күрә халык чуваш телен аңлый, аралашып, дус-тату яши. Тик катнаш гаиләләр юк. Тирә- яктагы чуваш авылларын элек татар булган дип сөйлиләр, кайбер язмаларда чувашлар Ислам динендә булган диелә.
1927 елда Норлат районы оеша. Колхозлашу 1931 елдан башлана. «Бакырчыда ул чорда 300гә якын хуҗалык бар иде», - дип сөйли иде әткәй. Колхозга керү җиңел генә бармаган. Гаризаларны бер язып, аннан тагын кире алу очраклары күп булган. Аңлату эше тиешенчә булмаганлыктан, Сафиулла Әдиятуллинны төрмәгә ябып куйганнар. Колхозга Закирҗан Нигъмәтҗанов хуҗалыгы кермәгән. Колхоз пенсияләре заманында ул пенсия ала алмады.
Бакырчы колхозы - «Кызыл Алан» дип аталган. Беренче кыр эшләре Бакырчының Төп алан басуыннан башланган.
Бакырчы авылында 6 урам булып, алар төгәл план белән кара-каршы урнашкан булган. Һәр урам тыкрыкларга бүленеп, һәр тыкрык арасында 6 хуҗалык булган. Һәр хуҗалыкка 15 сутый җир бүленгән. Хәзер 6 хуҗалык­лы тыкрык бер генә, Хәнәфи Әдиятуллиннардан Хәбибулла Нигъмәтуллиннарга кадәрге ара. Авыл урамнары аркылыга да, буйга да төгәл урнашкан. Хәзер бу төгәллек югалып бара. Буш йортлар күбәя. «Кызыл Алан» колхозының правлениесе Касыйм абый Зариповлар бакчасы башында була. Авыл Советы да шул бинада.
Беренче колхоз рәисе - Нәбиулла Әлмөхәммәтов була. 1933 елда ул рәислекне Акъегет кешесе Ярхәм Мадыйгуловка тапшыра.
Беренче секретарьлар: Зариф Гарифуллин, Рабига Дәминова.
Счетоводлар: Фатыйма Мозаффарова (Шакирҗан Фатыймасы), Фәния Гыйззәтуллина (мүки Салаваты кызы), Күгештән Фатыйма апа. (Кушаматлар кертүемә үпкәләмәгез, өлкән буынга искә төшерергә җиңелрәк).
Авылда 6 урам, һәр урамда десятниклар, төнге каравылчылар булган.
Кыр урамында пожарный каланчасы торган. Пожар инвентаре арба, чана, су сиптергеч насос, һәр капкага пожарга бару - инвентарь билгесе кадакланган.
Колхозда 6 бригада булганлыгы билгеле. Сугышка кадәрге бригадирлар: Сафиулла Әдиятуллин, Гыйбадулла Хәйруллин (Самат әтисе), Закир Шәйхуллин (Хәким чыпчык абыйсы), Ярулла абый (Әкмәл әтисе), Шакирҗан Мозаффаров (Сания әтисе). Сугыштан соңгы бригадирлар: Әкрәм Борһанов, Фәйзрахман Шәйхетдинов, Фатыйх Шаһиев, Һаҗәр Кадыйрова, Закир Мозаффаров.
Беренче комсомоллар: Хә­­лил Фатыймасы уллары - Әкрәметдин Фәттахов һәм Нуретдин. Икесе дә сугышта һәлак булган.
Колхозда эш - атлы, ургычлар да атлы. Яшь кыз, егетләрне ерак басуларга уракка җибәргәннәр, анда кыр станнары, шалашлар булган. Төнгә кайтармаганнар. Ә яшь балалы хатын-кызлар авылга якынрак басуда урак урганнар. Алар кич кайтып кунган.
Сарык, сыер фермалары оеша. 1931-32 елларда 11 сыер була. Нәсимә апа сыер савучы булган. Сугыш чорында дәүләткә сарык сөте планы бирелә. Бәшир Сәлахие кызы Миңлебикә апа сарык сауган (үзе сөйли иде). Ферманың мөдире Маһиҗиһан Салихова булган.
1933-1938 елларда сарык фермасында Миңнулла абый, Газизә апа Шәмсетдинова эшли.
Һаҗия Хәсәнова (Хәят Һаҗия­се), әбә Бибинуры, Әшрәф Гайшәсе сарык карый. Соңрак Мәгъзүрә Әлмәмәтова, Рәхимә Мотыйгуллина, Асия Низамовалар эшли.
Ат фермасы (ат дворы дигәннәр) иске кәнсәләр янында иде. 6 бригаданың 6 конюхы булып, соңрак 1-2 конюх кына калган.
Ат караучылар: Саймә Мотыйгуллина, Мөгазәмә Хисамова, Мөхәммәтхан Исмәгыйлев, Шәмсебану Гайнуллина, Әбзәлт­дин Җамалиев, Габдрахман Әдиятуллиннар.
1943 елда дуңгыз фермасы оеша. «Дуңгыз - хәрам» дип эшкә керүче булмый. Чувашия­нең Иске Өрәңгәр авылыннан эшләргә дип бер гаилә килә. Әниләрен «җиңги» дип йөртәләр иде. Балалары - Анна, Мария, Васек, двор ызбасында яшиләр. Татарча бик яхшы белгән алар. Анна апа Норлат кешесенә, Мария һәм Васек башкорт кешеләре белән гаилә кордылар. («Җиңги» балаларын «дин бетерүчеләр» дип ачулануын Анна апа әйтте). «Җиңги» дә, Анна апа да дуңгыз караган. Соңрак, мәҗбүриләп Әшраф Гайшәсен, кызлары Суфия, Разияны дуңгыз карарга керткәннәр.
1937 елда тавык фермасы төзелә. Бригадиры - Галиулла Хәйруллин. Бер тавык фермасы Гыйрфан Гайшәсе йорты янындарак була. Соңрак тавык фермасы Төбәк чокырының көнь­ягындагы каен посадкасы урынында булды. Анда Фәсәхәт апа белән Барый абый (сугыш ветераны, аксак, таяк белән йөрде) эшләп, тавык фермасы йортында яшәгән. Кызы Наҗияне Барый абый кыш көне чанага тартып алып килгән. Тавык фермасы белән авыл арасы бер чак­рым ярым булгандыр. Ул вакыт Төбәк чокырында зур, матур күпер иде. Хәзер юлы да юк бугай. Күпер турында әйтмим дә, ул авыл эчендә дә ватык.

Умартачылык та булган
Каенсаз урманы Бакырчының көньягында, авылдан 3-4 чакрым тирәсе ераклыкта. Каенсаз аланында кортчылык иде. Умарталыкны тавык фермасы беткәч Фәсәхәт апа белән Барый абый саклаган. Читтән кайтканга аларның авылда үз йортлары юк иде, умарталыкта землянка сыман бер кечкенә генә тәрәзәле өйдә тордылар (Бик озак яшәгәч кенә өй салдылар авылда). Умартачылар: Хафиз Гыйрфанов, аннан соң Гәрәй Гарифуллин, Хәлим Дәминов, Вәгыйзь Хәлитов, Илгиз Хәмитовлар. Кортчылык юк инде хәзер күптән.
Хәзерге Хәнифә Нигъмәтҗанова йорты урынында Сәгъдиев Гәрәй йортында сөт аеру-сепарат йорты булган. Сепаратчы - Миневафа Насыйбуллина. Авыл кешесе сепаратка чират торган. Ул сепарат әйләнгән тавыш әллә кайдан ишетелә, моңсулык иңә, җыры да бар:
Таң алдыннан моң ишетелә,
Сепарат әйләнеше.
Йөрү белән генә түгел,
Чәчләрнең бәйләнеше.
(Егетләре белән ташлашкан кызлар җырлаган).
1936 елда балалар бакчасы Вәсилә Насыйбуллина, Галимә Әхмәтҗанова хуҗалыгы урынында булган, икенче ягында - избач. Анда ятим балаларны бушлай ашатканнар.

Яшелчәчелек белән дә шөгыльләнгәннәр
Бакырчының яшелчәчелеге - Гөберле Кизләү буенда. Яшелчә җирен Әхмәдулла Абдюшев сак­лаган. Үгез җигеп йөри иде Гөберлегә. Бригадиры Һәҗәр апа Кадыйрова булган.
Хәзерге медпункт урынында парник иде. Кәбестә үсентеләре үстерделәр. Кишер, кыяр, кәбес­тә орлыгын үзләре ясап саткан.
Иске мәчет ике катлы иде. Астагы катта кыш көне парник өчен саламнан чыпталар үргәннәр. Өстә - клуб.
1951 ел. Колхозның алмагач бакчасы Төбәк чокырының Каенсазга таба илтүче кырда иде. Тирәсендә карлыганнар. Астарак, чишмә чыга торган урынына буа буып, алмагачларга су сибәләр иде. Буаны ел да буарга кирәк иде.
Колхозларны берләштергәч алмагачларны төпләп Акъегет водоемы уңаена утырттылар. Бакча да бетте. Калса, ярамыймы? Алмагач төпләп утыртканчы, яңасы яхшырак киткән булыр иде.
(Ахыры бар).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: