Яшел Үзән

Халык хәтере – мәңгелек

Сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә сузылган дәһшәтле вакытлар һәм моңарчы күрелмәгән язмышлар сынавы чолганышында кала. Яшел Үзән районыннан Ватан сугышына, ут эченә 34679 кеше китә, 17695 якташыбызга туган-үскән нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле...

Сугыш... Күпме кайгы-хәсрәт, югалтулар... Халкыбыз 1418 көн һәм төнгә сузылган дәһшәтле вакытлар һәм моңарчы күрелмәгән язмышлар сынавы чолганышында кала. Яшел Үзән районыннан Ватан сугышына, ут эченә 34679 кеше китә, 17695 якташыбызга туган-үскән нигезенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә? Ләкин халык үз-үзен аямады, көрәште. «Барысы да җиңү өчен, барысы да фронт өчен!» - бу лозунг аның коралына әйләнде. Җиңүгә, фронт белән беррәттән, завод-фабрика цехларында, кырларда зур өлеш кертелде. Татарстанга илнең башка төбәкләреннән җитмештән артык завод-фабрика күчерелде. Аның күп предприятиеләре корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә үзгәртеп корылды.
Сугыш чорында меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киеме киде. Авыл халкы армиягә, илгә бик күп икмәк, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырды. Тормыш авырлыкларына карамастан, Татарстан, Яшел Үзән халкы танклар, очкычлар төзү, Ленинград, Сталинградны, Орелны сугыш хәрабәләреннән торгызу өчен 380 млн сумлык матди ярдәм күрсәтте.
Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 250гә якын якташыбызга иң югары мактаулы исем - Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 48 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды, 200 мең татарстанлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, 13 сугышчы Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) һәм Газинур Гафиятуллиннарның батырлыгын кабатлады.
Еллар үтә, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы тәмамланган да 70 елга якын вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар беркайчан да онытылмас. Чөнки халык хәтере - мәңгелек. Ә «Хәтер» китаплары - каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Алар туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган якташларыбызның якты истәлеге алдында яшь буыннарның баш ию билгесе. Батырларның исемен, изге эшләрен, хәтер һәм искә алу көнен яшь буын да онытмыйча гасырларга алып барсын!
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: