Яшел Үзән

Гасыр тарихын сеңдергән күпер

Төзелүенә быелның 11 июлендә 100 ел тулган Романов күперен чын мәгънәсендә Яшел Үзәннең горурлыгы дип әйтергә була. Без аның асылына хәтта төшенеп тә бетә алмыйбыз әле. Чал Иделнең ике ягын тоташтырган һәм ил тарихын сеңдергән бу күпернең стратегик мәгънәсе зур булган: тыныч тормышта да, сугыш чорында да. Яшел Үзәндә Романов...

Төзелүенә быелның 11 июлендә 100 ел тулган Романов күперен чын мәгънәсендә Яшел Үзәннең горурлыгы дип әйтергә була. Без аның асылына хәтта төшенеп тә бетә алмыйбыз әле. Чал Иделнең ике ягын тоташтырган һәм ил тарихын сеңдергән бу күпернең стратегик мәгънәсе зур булган: тыныч тормышта да, сугыш чорында да.
Яшел Үзәндә Романов күперенең тарихын мәңгеләштерү максатыннан чыгып, шәһәрнең тарихи-мәдәни мирас музеенда шушы күпергә нәкъ 100 ел тулган көндә бик тә кызыклы экспозиция ачылды.
Экспозиция музейның әлләни зур урынын алып тормаса да, андагы макетлардан, фотолардан һәм экранда күрсәтелүче документаль фильмнан күпернең төзелә башлаганнан алып бу көнгә кадәрге бөтен материал тупланган. Туган ягы тарихы белән кызыксынучыга менә дигән тарихи үзәк бу. Иң кызыклысы музей каршындагы территориягә кадерләп, яңартып, күпернең кайбер фрагментларын урнаштырганнар. Шушы экспозицияне ачу тантанасына җыелучылар арасында Романов күперенең зур фрагментларын, ягъни фермаларын (күпернең бер дугасы, озынлыгы - 131 метр 25 сантиметр, авырлыгы - 1360 тонна, күпергә ремонт ясалып, дугалар яңаларга алмаштырылган) шәһәрнең кай урыннарына куярга кирәклеген белдерүчеләр дә булды. Әмма шуның кадәр авырлыктагы һәм озынлыктагы ферманы урнаштыру шулай ук бәхәсле мәсьәлә. Шәһәр аксакаллары арасында:
- Беренче Май белән Ленин урамнары арасындагы урынны «Романов күпере» дип атап, Париждагы Эйфелев башнясы кебек анда күпер бүлемтекләрен урнаштырырга иде. Ул бит безнең асылташ кебек, - диючеләр дә табылды. - Безне, бәлки, Динә Гарипова яшәгән шәһәр дип танудан тыш, Романов күпере буенча танучылар булыр иде.
Өлкәннәрнең фикерен карышмыйча гына тыңлап, барысын да мыегына чорнап торган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгинның үз планнары бар икән:
- Шундый ук экспозицияне ачык һавада да ясыйсы иде. Бүгенгесе аның алдагы зур эшнең, ягъни Романов күперен саклап калуның башлангыч этабы гына әле. Мин үзем шәхсән күпер фрагментын Мирный бистәсендәге Андрей Первозванный чиркәве янындагы территориягә урнаштыру яклы. Анда Санкт-Петербургтагы кебек диңгез стилендәге өч торак йорт та төзеләчәк. Ерактан Идел елгасы күренеп тора. Бик матур булыр, уңышлы килеп чыгар иде ул, әгәр дә эшләп чыга алсак. Романов күпере - безнең тарихыбыз да, мәдәниятебез дә. Аның киләчәктә Романов скверы дип аталуы да ихтимал.
Идел ярларын тоташтырган Романов күпере егерменче гасыр башының иң зур инженерлык конструкциясе булып тора. 2005 елда аңа реконструкция башлана һәм хәзерге вакытта күпер фермалары тулысынча алмаштырылган инде.
Тарихчы Әхәт Садриев күпернең бөеклеген билгеләп:
- Күпер Бөек Ватан сугышында үз-үзен аклаган. Аның аша күпме корал ташылган. Тыныч вакытта да ул үз мәгънәсен югалтмый. Әлеге күпернең тарихы буенча хәзерге вакытта бик күп материал тупланган. Бүгенге экспозиция шуның ачык мисалы булып тора. Бу экспозициядә материаллар бик бай һәм бизәлеше дә миңа ошады. Минем бер укучым - Молотов Ленар 2006 елда ук инде Санкт-Петербургта узган тарихи-патриотик форумда катнашып, Романов күпере турында доклад ясап, җиңеп тә чыккан иде әле. Романов күпере ул вакытта шулай ук күпләрдә кызыксыну уятты.
Әхәт Садриевның шушы күпернең 100 еллыгына багышланган «Идел күпере ничек салынган?» дигән язмасы безнең газетаның 28 июнь санында гына да чыкты. Ул тарихчы буларак, бу үзенчәлекле күпер тарихын бик җентекләп язган. «Бу күпер аша Мәскәү, Сталинград, Курск һәм Ленинград тирәсендәге сугышлар өчен дә, тыныч тормыш елларында да, зур төзелешләр, халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен күпме корал, төзелеш, ягулык-майлау материаллары узды инде», - дип тә яза анда автор.
Экспозиция ачу тантанасында катнашкан тарихчы Георгий Мюллер:
- Күпергә 100 ел тулу, чынлап та, тарихи зур вакыйга ул. Күперне проектлаучылар да аңа 100 ел гарантия биргән булган. «100 ел торачагына ышанабыз, ә инде аннан соң тагын шулай җыелып сөйләшербез», - дигән булган алар. Әлбәттә инде, бу еллар эчендә ватылулар, деформацияләр, коррозияләр булмый калмаган. Бәхеткә, күпер хәзер яңа сулыш алды. Тарихына кагылышлы яңа фактлар эзлибез, туплыйбыз, - дип сөйли ул.
Романов күперенең йөз еллык тарихын тасвирлаган бу экспозиция белән кызыксынучылар күп булыр, мөгаен.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: