Яшел Үзән

Галим иҗатына багышланды

Июнь ахырында Мәскәүдә күренекле татар тарихчы галиме, әдип һәм педагог Газиз Салих улы Гобәйдуллинның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Газиз Гобәйдуллин һәм 1920-1930 елларда СССРда Көнчыгыш илләрнең формалашуы» дигән исем астында фәнни конференция булып узды. Анда Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Казан һәм Уфа шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан һәм фәннәр академияләреннән...


Июнь ахырында Мәскәүдә күренекле татар тарихчы галиме, әдип һәм педагог Газиз Салих улы Гобәйдуллинның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Газиз Гобәйдуллин һәм 1920-1930 елларда СССРда Көнчыгыш илләрнең формалашуы» дигән исем астында фәнни конференция булып узды. Анда Мәскәү, Самара, Түбән Новгород, Казан һәм Уфа шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан һәм фәннәр академияләреннән байтак галим докладлар белән чыгыш ясады.

Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш илләрнең тарихын һәм культурасын өйрәнү институты, Мәрҗани фонды, Мәскәү Ислам университеты, Россия Көнчыгыш телләр җәмгыяте һәм «История и современность» журналы үткәргән ошбу конференциядә галимнең Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче туганнары һәм оныгы да катнашты.
Газиз Гобәйдуллин исеме безнең татар укучысына яхшы таныш. Казанда хәлле гаиләдә туып үскән, затлы тәрбия һәм нигезле белем алган, фән һәм әдәбият өлкәләрендә шәхси йөзен тапкан зур шәхес ул. «Газиз Гобәйдуллинның ХХ гасыр башы татар рухи мәдәнияте, конкрет алганда, милли әдәбияты һәм тарихи фикер дөньясында тоткан урыны да мөстәкыйль кыйммәткә ия, - дип язган аның турында тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов. - Шул чор татар тарихчылары арасында аның кабатланмас үз урыны бар. Әгәр аңа кадәр иҗат иткән галимнәребезнең кайберләре зур тарихның берәр конкрет мәсьәләсен өйрәнүгә беренчеләрдән булып күбрәк өлеш керткән булсалар, Газиз Гобәйдуллин халкыбыз узганын киң планда гомум яктырту буенча бәхәссез казанышка ирешкән белем иясе иде. Мәсәлән, аның «Татар тарихы» исемле китабы, һичшиксез, шундыйлардан. Шул ук вакытта, кайбер конкрет тарихи темалар буенча да аның «үзенеке» генә булган, ягъни беренчеләрдән булып ул яктырткан өлкәләр дә бар. Боларның берсе сыйфатында мин иң элек татарлардагы социаль мөнәсәбәтләргә, сыйныфлар тарихын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрен атар идем».
Исемнәре дөньяда мәгълүм галимнәр катнашкан һәм чыгыш ясаган әлеге конференциядә Газиз Гобәйдуллин иҗатының бүгенге көндә дә актуаль булуы ассызыкланды. Аерым алганда, Түбән Новгород шәһәренең Лингвистика университеты профессоры О.Н.Сенюткинаның доклады «Газиз Гобәйдуллин иҗат мирасының актуальлеге» дип атала иде. Россия Фәннәр академиясе профессоры, фәлсәфи фәннәр докторы Ю.Н.Хәлиуллин галим иҗатын интернет белән бәйләгән һәм аны «Интернет эпохасында Көнчыгышны өйрәнүнең классик юлы» дип атаган.
Фәнни конференциядә ясаган чыгышларның күпчелеге Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрендә татарлар тарихына багышланган иде. Аерым алганда, бу темага Идел буе (Казан) федераль университетының тарих фәннәре кандидаты Д.Галиуллина, Мәскәүнең тюркология институты профессоры А.А.Глашев, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институтыннан Измайловлар, Россия Фәннәр акдемиясенең Көнчыгыш илләрне өйрәнү институтыннан филология фәннәре докторы А.Сибгатуллина чыгыш ясады.
Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтыннан тарих фәннәре кандидатлары һәм докторлары Васильевлар, И.Зайцев, Т.Котюкованың доклады «Газиз Гобәйдуллин - Евразиянең төрки телле халыкларының тарихчысы» дигән теманы сайлап алган.
Галим һәм язучы Газиз Гобәйдуллинның тууына 125 ел тулуга багышланган конференцияне үткәрүдә аның оныгы - Эдуард Сәлмән улы Кульпин-Гобәйдуллин активлык күрсәткән. Бабасының эшен дәвам итүче Эдуард Сәлмән улы Кульпин-Гобәйдуллин турында да берничә сүз әйтү урынлы булыр. Ул тарихчы, икътисад фәннәре кандидаты, фәлсәфи фәннәр докторы, Россия фәннәр академиясенең Социология институты һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының баш гыйльми хезмәткәре, МФТИның тарих кафедрасы мөдире, кыскасы, бабасы кебек үк, халыкка хезмәт итүче мөхтәрәм зат.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, галим һәм язучы Газиз Гобәйдуллинның иҗатын якыннан өйрәнергә теләүчеләр өчен шәһәр китапханәләрендә шактый китап бар.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: