Яшел Үзән

Фаҗигале еллар кайтавазы

Илебез тарихында , шул исәптән Татарстан буенча да сәяси репрессия, эзәрлекләү 1918-1950 елларның урталарына туры килә. Сталин идарә иткән елларда (1924-1953) репрессия аеруча «чәчәк ата». Яңа шартларда, яңа формаларда эзәрлекләүләр Н.Хрущев, Л.Брежнев , Ю.Андропов, хәтта М.Горбачев заманында да азмы-күпме дәвам итә. 1930-1935 елларда законнар аеруча кырыс төс ала. Үз халкы...


Илебез тарихында , шул исәптән Татарстан буенча да сәяси репрессия, эзәрлекләү 1918-1950 елларның урталарына туры килә. Сталин идарә иткән елларда (1924-1953) репрессия аеруча «чәчәк ата». Яңа шартларда, яңа формаларда эзәрлекләүләр Н.Хрущев, Л.Брежнев , Ю.Андропов, хәтта М.Горбачев заманында да азмы-күпме дәвам итә.

1930-1935 елларда законнар аеруча кырыс төс ала. Үз халкы өстеннән «зур террор» оештыру вакыты 1937 елга туры килә. Әйтик, 1934 елда кулга алуларның саны Татарстанда йөзләп исәпләнсә, 1937 елда алар берничә меңгә җитә.
1937 елның көзендә «Ватанга хыянәт итүчеләр»нең хатыннарын, балаларын кулга алу башлана. 12 яшьтән узган балаларга да Җинаять кодексының барлык матдәләре, шул исәптән атып үтерү турындагылары да кагыла. Туганнарга бер-берсе өстеннән әләкләү мәҗбүр итеп куела.
«Совет властен һәм партияне тәнкыйтьләгән өчен», «Коллективизациягә каршы чыккан өчен», «советка каршы», «колхозларга каршы» агитация алып баруда гаепләнүчеләргә, күпчелек очракта, үлем карары чыгарыла.
Билгеле булганча, ВКП(б) ның XV съезды карары нигезендә авыл хуҗалыгында коллективизация башлана, ягъни күмәк хуҗалыклар - колхозлар төзүгә игътибар бирелә. Колхозлар төзү зур бәла-казалар китерә. 1929 елда гына да авылларда колхозлашуга каршы 1300 чыгыш ясала, анда 240 меңнән артык кеше катнаша. Кулга алулар башлана. Беренче чиратта кулакларны кулга алулар, сөргенгә озатулар дәвам итә. Кулакларны регионнар буенча беренче, икенче категориягә бүләләр. Әйтик, Урта Идел регионында беренче категориягә кергән 3-4 мең кулакны атып үтерү планлаштырыла, 2нче категориягә кергән 8-10 мең кулакны «социалистик милекне талаган өчен», «террорлык актлары әзерләгән яки башкарган өчен» сөргенгә озатулар оештырыла.
1934 елның икенче яртысында Татарстан Республикасының суд һәм судтан тыш органнары тарафыннан сәяси сәбәпләр буенча, үлем карары чыгарылмыйча, 264 кеше репрессияләнә. 1935 елда хөкем ителгәннәрнең саны 2 мең кешедән күбрәк була, аларның 11е атып үтерелә. Ә инде 1937 елда кулга алынучылар саны 6 меңгә җитә, аларның өчтән береннән күбрәген атарга хөкем итәләр.
1930-1931 елларда ил буенча 381026 гаилә сөргенгә сөрелә, бу гаиләләрдә 1 миллион 803 мең 392 кеше исәпләнә. Бер гаиләдә уртача 6-10 кеше булган. Шул исәптән Яшел Үзән районыннан 299 гаилә, күршеләребез Кайбычтан - 166, Апастан - 200, Биектаудан - 433, Буадан- 375, Чүпрәледән - 311, Югары Ослан районыннан 224 гаилә сөрелгән. Кайбер гаиләләрдән 17шәр кеше кулга алына, кимендә 5 елга сөрелә. Татарстан буенча 50 мең гаилә, 350 мең чамасы кеше сөрелгән.
1937 елда гына да «контрреволюцион җинаятьләре өчен» 936750 кеше кулга алына, шуның 353074е атып үтерелә. Ә 1938 елда 638509 кеше кулга алына, шуларның 328618е атып үтерелә. 1937 елда «чит ил шпионнары» дип 93000 кеше хөкем ителә, лагерьларда һәм төрмәләрдә 1 миллион 300 меңнән артык кеше утыра.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы алдыннан Кызыл Армиянең командирлар өлеше репрессиядән бик зур зыян күрә. Оборона халык комиссарының 4 урынбасары, хәрби округларның 16 командующие, аларның 25 урынбасары, хәрби флотилияләрнең 5 командующие, хәрби академияләрнең 8 начальнигы, хәрби округларның 25 штаб начальниклары һәм аларның урынбасарлары, 33 корпус командиры, 76 дивизия командиры, 40 бригада командиры, 291 полк командиры кулга алына, төрмәләрдә интегә, бер өлеше атып үтерелә.
Бөек Ватан сугышы елларында СССР халыкларын күпләп депортацияләү (Себергә, Казахстанга көчләп күчерү) башлана.
1941 елда Идел буеннан 446480 немец көнчыгыш территорияләргә күчерелә. Бу чара 1941 елның 3 сентябреннән 20 сентябренә кадәр бик тиз хәл ителә.
Үз автономияләре булган Идел буе немецлары 1939 елгы халык санын исәпкә алу буенча 1 миллион 427 мең кеше тәшкил иткән, 1941-1942 елларда шуларның 1209430ы көнчыгыш территорияләргә, Казахстанга күчерелә. Бу барлык немецларның 85 проценты дигән сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: