Яшел Үзән

Ерак аралар якынайды

Май аеның матур бер көнендә Яшел Үзән мөслимәләре мөслимәләр җәмгыяте рәисе Вафилә ханым Хикмәтуллина җитәкчелегендә, озын юл кыенлыкларыннан курыкмыйча, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында сәфәрдә булып кайтты. Сәфәрдә Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм муниципаль район башкарма комитетының җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге белгече...

Май аеның матур бер көнендә Яшел Үзән мөслимәләре мөслимәләр җәмгыяте рәисе Вафилә ханым Хикмәтуллина җитәкчелегендә, озын юл кыенлыкларыннан курыкмыйча, Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында сәфәрдә булып кайтты.
Сәфәрдә Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм муниципаль район башкарма комитетының җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге белгече Венера Әндирҗанова катнашты.
- Без Иж-Бубыйга 1 ел ярым әзерләндек. Мөслимәләр сәдака акчаларын җыеп барды. Аллаһка шөкер, уй-хыялларыбыз тормышка ашты, - дип сөйли Вафилә ханым. - Иж-Бубый авылында туган, җәмәгать һәм дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм Россиядә беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый туган якны бик күрәсебез килеп йөри иде. Аннан соң Яшел Үзән белән Әгерҗене Мөхлисә Бубыйның талантлы укучысы, РСФСРның атказанган укытучысы, «Мактау билгесе» ордены иясе Сара ханым Габбасова да тоташтыра. Сара ханым озак еллар буе Яшел Үзәннең 5нче татар мәктәбендә педагог булып эшләп, укучыларын да укытучысы үрнәгендә тәрбияләгән.
Вафилә ханым шушы сәфәргә җыенганда Сара Габбасова турында шактый гына материал туплаган. Һәр документны, фотоны эзләп йөрергә туры килгән аңа. Архивта булган, аның элек яшәгән фатирына барган, күршеләрен тапкан. Эзләнә торгач, Мөхлисә Бубый шәкерте турында шактый гына материал туплана, ерак туганнары табыла. Аның шушы туганнары мөслимәләргә ияреп, бик сөенеп Иж-Бубыйга да барып кайта. Аларның да әти-әнисе кайчандыр Сара Габбасова кебек үк Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган. Алар үзләре дә шушы эзләрдән Әгерҗе якларына бүген-иртәгә барырга җыенып йөргән булган. Аннан соң бу сәфәргә мөслимәләр белән бергә Сара Габбасованың 6 укучысы да барган.
Яшел Үзәннән йөзәрләгән чакрым ераклыкта урнашкан Әгерҗедә яшел үзәнлеләрне бик җылы итеп, юлга каршы чыгып алалар, район үзәгендәге тарихи урыннарны күрсәткәч, Иж-Бубый авылына китәләр. Анда алар башта Мөхлисә Нигъмәтуллина (аны Иж-Бубый дип атау авыл исеменнән алынса, ә авылның исеме якыннан гына Иж һәм Бубенка елгалары агудан килгән) гаиләсе элек яшәгән йортта урнашкан гамәлдәге мәчеткә кереп өйлә намазы укыйлар. Кунакларны шушы якларда пешерелә торган милли ризыклар белән сыйлагач, чәйләр эчергәч, данлыклы Иж-Бубый тарихы белән таныша башлыйлар. Бәрәңгеле ит бәлешенең тәмен әле дә оныта алмый алар. Гадәттә аның белән Әгерҗедә иң кадерле кунакларны сыйлыйлар икән. Аннан соң кунаклар ремонт башланган иске мәчеттә (1895), мәктәп һәм «Иж-Бубый мәдрәсәсе» музеенда була. Мөхлисә Бубый (1869 - 1937) бертуган абый-энеләре һәм аларның хатыннары Нәсимә һәм Хөснифатыйма Нигъмәтуллиннар белән бергә Иж-Бубый авылында хатын-кызлар мәктәбе ача. Аннан соң бу мәктәп шул чорда бик күп алдынгы карашлы кешеләр чыгарган беренче татар гимназиясенә әйләнә.
Иж-Бубый мәдрәсәсе Россиядә танылып, мөселманнарның белем үзәге буларак танылу ала. Анда шәкертләр гарәп, төрек, француз телләрен, тарих, математика, физика, химияне өйрәнә, рус теле сыйныфы эшли. 1910 елда география һәм химия кабинетлары ачыла. Соңга таба Мөхлисә Бубый Мөселманнар диния нәзарәтенең, алты әгъзасы арасыннан, гаилә эшләре буенча казый итеп сайлана. Моңа кадәр Ислам дөньясында бер генә хатын-кыз да мондый дәрәҗәгә ирешә алмаган. Ул хатын-кызлар съезды булышлыгында беренче хатын-кыз казые дәрәҗәсен алу белән бергә бу юнәлештә ир-атлар белән хатын-кызлар арасында тигез хокук урнаштыра. Аннан соңгы мөселман съездларының барысында да, 20 ел дәвамында, ул мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең уң кулы һәм ярдәмчесенә әйләнә.
Район мәдәният йортында муниципалитет җитәкчеләре һәм Мөхлисә-Бубый туганнары белән булган очрашуда Габделхәмит хәзрәт Мөхлисә Бубый гаиләсе әгъзалары истәлегенә багышлап Коръән укый, бергәләп дога кылалар. Вафилә ханым әгерҗелеләргә Яшел Үзән турында, шушы сәфәрнең максаты турында сөйли, Мәрьям ханым Ситдыйкова әгерҗелеләргә багышлап язган шигырен бүләк итә.
Музей директорына «Яшел Үзәнгә - 80 ел» дип аталган китап, Сара Габбасованың документларын һәм шәхси әйберләрен бүләк итеп кайта бу сәфәрдән алар. Иж-Бубый заманында ятим кыз Сара Габбасованы тәрбияләгән, белем биргән, кеше иткән. Шулай булгач, аның исән калган шәхси әйберләренең үз иленә әйләнеп кайтуы зарур. Соңыннан Мөхлисә Бубый җирләнгән зиратка барып дога кылына.
Мөслимәләр Иж-Бубый эзләреннән оештырылган бу сәфәргә баруда булышлык күрсәткән шәхси эшмәкәр Әнвәр Миңнуллинга, кунакчыл Әгерҗе районы халкына бик рәхмәтле булып кала. Алар бу сәяхәттән, аралар бик ерак булса да, риза булып, үзләренә чиксез рухи азык алып кайта. Үз хисләрен газета битләренә сыйдырып бетерә алмый алар. Тарихи эзләрдән йөреп кайту гына түгел бит бу, ә ике район арасында, аерым алганда Яшел Үзән шәһәре белән данлыклы Иж-Бубый авылы арасында элемтә урнаштыру, күпер салу да ул.
Мәрьям Ситдыйкова:
- Әгерҗе халкының кунакчыллыгына шаккатып кайттык. Мәктәп музеенда сугышта катнашучыларның барысының да фотосын куеп, тарихын язганнар. Музей белән балалар үзләре таныштырды.
Рәмзия Әшрәфҗанова:
- Безне оештырып олы сәяхәткә алып барган Вафилә Низамовнага бик рәхмәтлебез. Кайчан күрер идек әле тарих сеңдергән Иж-Бубый якларын.
Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, бәлки иж-бубыйлылар безнең якларга килеп чыгар. Яшел Үзәнебезнең дә бит күрсәтерлек тарихи урыннары бар.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: