Яшел Үзән

«Еласам – юата, ачыксам ашаәа иде»

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы турында үзенең балачак хатирәләрендә менә шул сүзләрне язган. Шагыйрь­не кечкенә чагында яратып караган изге җан ул - Бибисаҗидә апа. Ул, кызы Өммехәния белән, 1941 елдан районыбызның Бәчек авылында гомер итә. 1956 елда дөнья куйгач, авыл зиратында җирләнә. - Өммехәния апаны яхшы хәтерлим:...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә апасы турында үзенең балачак хатирәләрендә менә шул сүзләрне язган. Шагыйрь­не кечкенә чагында яратып караган изге җан ул - Бибисаҗидә апа. Ул, кызы Өммехәния белән, 1941 елдан районыбызның Бәчек авылында гомер итә. 1956 елда дөнья куйгач, авыл зиратында җирләнә.
- Өммехәния апаны яхшы хәтерлим: ул укытты мине. Без аны сагынып көтеп алдык бит, укытучы абый сугышка киткән иде инде. Мин аны күрүгә рәсемен ясыйсым килде дә, тотындым каләм белән сызарга. Башка дәрес икәнлеген уйламаганмын да, мавыгып ясадым. Өммехәния апа, яныма килеп, нишләвемне күргәч, аркамнан сөеп куйды - әле дә хәтеремдә шул хәл, - дип сөйләде безгә Бәчектә яшәүче Салих абый Сәлимханов.
Әйе, бөтен дөньяда танылган шагыйрьнең иң якын туганнары Яшел Үзән районында яшәгән һәм аларны яхшы хәтерлиләр авылда. Салих абый кебек үк Өммехәния апа белем биргән Әлфия һәм Мәфрүзә апалар да онытмаганнар мөгаллимнәрен. Аның белән бергә эшләп өлгергән Рәхимә апа белән дә сөйләшеп алдык без...
Бибисаҗидә апаның кызы Өммехәния Хәбибуллина Бәчектә күп еллар балалар укыта, һәм 1975 елда вафат булгач, шул авыл зиратында җирләнә. Әниле-кызлы Хәбибуллиналарның каберләрен янәшә куялар. Аларга кабер ташларын ясатуны да, чардуган ясатуны да Габдулла абый Гатауллин оештыруын авылдашлары яхшы белә. Мөхтәрәм шәхеснең игелекле эшенә савап булып тора туган авылы халкы хәтере.
Әлбәттә, Бәчек авылына барып чыгуыбызның сәбәбе Габдулла Тукай белән бәйле иде. Ятим калган нәни Габдулланы үги итмичә тәрбияләгән Бибисаҗидә апаның язмышы безнең райондагы Бәчек авылы белән бәйләнгән булып чыкты. Хәер, ачыш түгел инде бу, бөтенебез дә белә моны. Әмма ядкарьләрне яңартып тору хәерле. Габдулла Тукай фондының Яшел Үзән филиалы директоры, Яшел Үзән районы милли-мәдәният үзәге рәисе Клара Филиппова менә шул изге җанлы Бибисаҗидә апа рухына авылда дога укуны оештырды. Бу чарада район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт тә бик теләп катнашты. Үзенең машинасына утыртып алып барды әле яшел үзәнлеләрне, рәхмәт аңа. Казаннан исә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм Бәчектә туып үскән Татарстанның халык артис­ты Рәшит Сабиров кайтты.
Авылда бар эшне ирле-хатынлы Гөлнара һәм Хәйдәр Сибгатуллиннар оештырды ди­сәк тә ярый. Киң күңелле хуҗалар, кунакларны каршы алып авыл белән таныштырдылар, Өммехәния апаны белгән авылдашлары белән очраштырдылар, зиратка алып бардылар. Намаздагы өммәтлеләребезгә үзләренең өендә өйлә намазын укырга мөмкинлек тудырдылар... Барыбыз исеменнән олы рәхмәт җиткерәбез Хәйдәр белән Гөлнарага.
Авыл белән танышып чыккач, зиратка бардык. Бәчекнең зираты зур, коймалары яңартылган. Әниле-кызлы Бибисаҗидә апа һәм Өммехәния апа каберләренең чардуганы да, ташлары да, Аллаһка шөкер, төзек һәм аерылып күренеп тә тора. Менә чардуган янына бөтенебез дә килеп җиттек. Тынлык урнашкач, имам-мөхтәсибебезнең матур тавышы яңгырады. Йөрәккә ятышлы Коръән аятьләрен тыңлаганда һәрберебезнең дә уйлары һәм теләкләре уртак булгандыр. Бу догабыз Бибисаҗидә апага рәхмәт булып ирешсен иде. Ятим баланы йөрәк җылысын кызганмыйча каравы өчен, бүген дә баш иябез без аңа. Үрнәк тә, гыйбрәт тә ул. Аның изге эшен уйлагач, ятимнәрне үги итмик, дип бар җиһанга җиткерәсе килә.
Дога уку тәмамлангач, авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин безне биредәге тарихи һәйкәл белән дә таныштырды. 1430 елда куелган кабер ташы ул. Алты гасыр чамасы элек урнаштырылган кабер ташын тарихи һәйкәл дими мөмкин түгел. Таш үзе зур һәм аның һәр ягында гарәпчә язу уелган. Наил Габдулла улы аңлатуынча, ул язуларны үз вакытында Каюм Насыйри укыган һәм китабында язып калдырган булган. Хаҗга барып кайткан Шиһабетдин ибн Асад исемле кеше җирләнгән икән анда. Элек Мәккәгә барып хаҗ кылып кайта алу үзе зур батырлык булган, билгеле. Бәчеклеләр кабернең чардуганын, ныклап тимердән ясап, буяп куйганнар.
Әйе, тарихлы да бу Бәчек авылы һәм тарихын да хәтерендә саклый аның халкы.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: