Яшел Үзән

БЕРЛИНДА ҺӨНӘРГӘ ӨЙРӘНӘ

Олы Ачасыр авылында яшәүче Борһан ага гомере буе машина йөртә. Баксаң, сугышта өйрәнеп кайткан икән ул бу һөнәргә. 1945 елда сугыш беткәч, Берлинда ярты ел машина йөртергә укый безнең егет. Фашистлар башкаласының җимерек урамнарында «Студбеккер», «Форд», «Шевролетт» кебек чит ил машиналарын йөртеп өйрәнә ул. Борһан ага Хөснетдиновны сугышка 1942 елның...


Олы Ачасыр авылында яшәүче Борһан ага гомере буе машина йөртә. Баксаң, сугышта өйрәнеп кайткан икән ул бу һөнәргә.

1945 елда сугыш беткәч, Берлинда ярты ел машина йөртергә укый безнең егет. Фашистлар башкаласының җимерек урамнарында «Студбеккер», «Форд», «Шевролетт» кебек чит ил машиналарын йөртеп өйрәнә ул.
Борһан ага Хөснетдиновны сугышка 1942 елның 23 августында алалар. Ике ай Горькийда мылтык тотарга һәм тезелеп йөрергә өйрәткәч, Арзамаска алып китәләр аларның төркемен. Әле генә солдат киеме кигән бу егетләрне шунда бүлеп-бүлеп фронтка җибәрәләр. Борһанны һаман калдырып торалар - буе кечкенә була аның. Ниһаять, фронттан килгән бер офицер аннан, нишләптер, баганага менә беләсеңме, дип сорый. Баганага менмиме инде Борһан! Аны элемтә полкына элемтәче итеп алалар.
Авыл егете сигез яшьтән көтү көтә. Ничә менеп, ничә төшкәндер ул җәйләүләрдәге агачларга... Көтмәгәндә әтисе үлеп киткәч, Борһан колхозда бил бөгә, мәктәптә дә укый алмый хәтта. Эшләмичә кая барсын? Берсеннән берсе кечкенәрәк ике сеңлесен үстерү бурычы әнисе белән аңа кала бит. Сугыш кына аера аны бу хезмәтеннән.
Иң авыр, иң куркыныч сугышны фронтка килүгә күрә ул. Курск «дугасы»ндагы бәрелештә катнаша унсигез яшьлек солдат. Бүтән бернинди сугышка да тиңләп булмый Курск «дугасы»н, ди Борһан ага. «Дәүләт - фронт» элемтә челтәрендәге өзеклекләрне - кайда баганага менеп, кайда җирдә шуышып- ялгап ут өермәсендә йөргән Хөснетдинов ниндидер могҗиза белән исән кала. Аннары Варшаваны азат итү, Берлинны алу... Шушы кан коюлы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен кыю элемтәчебез бик күп орден-медальләр һәм... отпуск белән бүләкләнә. Варшаваны азат иткәч, 18 көнлек отпускка җибәрәләр аны. Котырып сугыш барганда, туган ягыңа кайтып, якыннарыңны күрүдән дә зуррак бәхет бармы икән ул!
Сугыш тәмамлангач, 1947 елга кадәр Берлинда хезмәт итә элемтәче Хөснетдинов. Чит ил машиналары бигрәк тә кызыктыра яшь егетне. Шунда дивизиядә ачылган машина йөртүчеләр курсына үзе барып языла да инде ул. Армия хезмәтеннән бөтенләйгә китеп туган ягына кайту 1949 елда гына насыйп була аңа.
Сугыштан соң авылдагы тормыш ничек кенә авыр булмасын, егетебез авылда кала һәм Сабира исемле чибәр кызга өйләнә. Бәхетле, тату яшиләр алар. Дүрт малай һәм ике кыз үстерәләр. Шулай итеп, 1945 елда Берлинда өйрәнеп кайткан машина йөртүче һөнәре Олы Ачасыр егетенә гомер буе таяныч була.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: