Яшел Үзән

Бер кайтырбыз, дип киткән юлдан Китсәләр дә, алар кайтмады...

Менә быел да яз җитте. Бөек Җиңүнең 67нче язы. Өйнең иң кадерле урынында 70 ел инде өчпочмаклы хатлар саклана. Елый-елый мең кат укылган, сүзләре-сүзгә ятланган, онытылмас ядкарьләр. Бу хатлар эченә күпме сагыш, күпме нәфрәт, күпме сагыну хисе сыйган. «26.11.1942 ел. Исәнмесез! Иң якын булган иптәшем Нәфисәгә, якын булган иптәшең Хәбирдән...

Менә быел да яз җитте. Бөек Җиңүнең 67нче язы.
Өйнең иң кадерле урынында 70 ел инде өчпочмаклы хатлар саклана. Елый-елый мең кат укылган, сүзләре-сүзгә ятланган, онытылмас ядкарьләр. Бу хатлар эченә күпме сагыш, күпме нәфрәт, күпме сагыну хисе сыйган.

«26.11.1942 ел.
Исәнмесез! Иң якын булган иптәшем Нәфисәгә, якын булган иптәшең Хәбирдән бик сагынып сәлам яздым. Һәм дә улым Кәбиргә күп сәлам, кызым Һаләгә, улым Рафаэльга, улым Фидаилга, һәм дә кызым Лияга, кызым Луизага, һәм дә кечкенә кызым Розага, бик күрәсе килеп, сәлам яздым...Һәм дә әтиләргә, дәү абыйларга, тирә-күршеләргә, дус- ишләргә, мине сораган дусларга миннән сәлам.
Үземә комиссия булмаган әле. Яраклы дип тапсалар, 1 декабрьдә чыгып китәбез Сталинград фронтына. …Утын кайдан алырсыз икән? Бойны карагыз, атмасыннар, бәйдән чыгарып йөртмәгез. Бакча тирәсен карагыз, терлек кермәсен. Абдулладан, Фәйзидән, Хәйретдиннән хат киләме? Ярый, хушыгыз».

«18.04.1943 ел.
...Исән-сау язны үткәреп барабыз. Без торган урында гел сазлык. Торна сазы шикелле урында яшибез... Кәбирдән хат юктыр ахрысы, адресын язган булыр идегез. Нәфисә, бакчаны сукаларга һәм утыртып бирергә дәү абыйга гозерләрсең инде. Алмагач арасын алдан ук көрәкләп чыгыгыз, аннары утыртканда сука кертерсез. Дөресен әйткәндә, Нәфисә, барысы да хәзер синең җилкәдә, бездән артык өмет юк. Дошманны җиңеп, язгы чәчүгә кайтырбыз дип уйлаган идем, булмады ахрысы. Бу җырны Розага язам.
Безнең Әрә тулгандыр,
Талына кошлар кунгандыр.
Күрмәгәнгә алты ай,
Инде бик зур булгандыр.
Сандугачлар килде бирегә,
Кунмыйлар бер дә җиргә.
Сандугачлар килгән кебек,
Кайтырбыз без дә илгә.
Хушыгыз.
Полевая почта 63466 В
Бакирову Хабиру
Халиковичу».

Әтиле-уллы Хәбир һәм Кәбир Бакировлар бер-бер артлы Бөек Ватан сугышына алыналар. Фронтка иң элек әтиләре Хәбирне алалар. Өйдә - җиде бала. Гаиләдәге олы улга тиздән 18 тула. Кәбир почта мөдире булып эшли. Шул ук вакытта сберкасса эшен дә алып бара, почта да тарата һәм страхагент эше дә йөкләнелә. Унсигез яшьлек улының әнисенә язган киңәшләрен укып, без әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән егетнең, олыларча фикер йөрткәнен күреп сокланабыз, ә инде һәр җөмләсен «әни» дип башлаганын күреп, аны әле бала дияргә була. Әйе, сугыш елларында малайлар иртә өлгерә. «Әни, буемны 1м 50см иттереп тутырып яздылар, сугышка алалар», - ди ул военкоматтан кайткач.

«19.06.1943 ел. Хат башы.
Сезки туган-үскән илләрдә яшәүче газиз әнкәем! Безки, анасыннан аерылып киткән кош баласы кебек, тилмереп йөрүче газиз улың Кәбирдән бик күп, бик сагынып, сагынычлы сәламнәремне шушы хат аша сезгә җибәрәм. ...Әни, хатларны аласызмы? Әни, нигә хат язмыйсың соң? Бер дә хат алмыйм бит...Әни, минем хәлләр яхшы. Тик шушы сугыш кайчан бетәр, шул Гитлерның кайчан көлен күккә очырырбыз. Әни, кайгырма, тиздән бетерербез, исән булып туган илләргә кайтырга язсын. Хушыгыз. Хат языгыз. Сәлам белән Кәбир».

«20.06.1944 ел.
Исәнмесез! Туган илдә яшәүче иң якын булган иптәшем Нәфисәгә, якын иптәшең Хәбирдән бик сагынып күп сәлам яздым... Үзем исән-сау, аягым төзәлеп килә. Уң аякның чәнчә бармагын өзеп китте. Шушы арада госпитальдән чыгармын. Иске частька җибәрсәләр, яхшы булыр иде...Кәбирдән хат бармы? Исәнме икән, һич белмим. Аның өчен борчылам. Бәрәңге утырта алдыгызмы? Шуны беләсе иде бик. Ашау ягын сорамыйм да, ничек икәне мәгълүм. Монда картларны өйгә кайтаралар, дигән сүзләр йөри...бик кайтып күрәсе килә. Бу арада берәр бала авырмыймы, әллә нәрсә, төшкә керәсез... Ярый, хушыгыз.
Солдат ята госпитальдә,
Одеяллар ябынып.
Ятса, йокы алмый,
Балаларын сагынып.
Хушыгыз. Бакиров».

«20.06.1943 ел.
... Әни, бәрәңге утырта алдыгызмы? Бакча нихәл, алмагачлар үсәме? Бой исәнме? Баба нихәл, йөриме? Әни, башта йорт хәлләрен яз, аннан соң авыл хәлләрен. Лия белән Фидаил классларыннан күчтеләрме? Авыл Советында кемнәр эшли, колхоз идарәсендә кемнәр? Рәхимә апага Тәкәрлек һәм Хәбирә Чүтигә миннән күп сәлам тапшырыгыз. Һаләгә, Разияга, Тәскирәгә, Нәфисәгә, Рәшидәгә, Саимәгә, Әминәгә һәм башкаларга миннән сәлам диярсең.
... Сезгә җырым.
Моңлы әтәчләр кычкыра
Без авылдан үткәндә.
Елый-елый хатлар язам
Үзәкләргә үткәнгә.
Әнкәем, сездән аерылгач,
Бик яман суладым.
Кушылып үскән ак каенга
Карый-карый еладым.
Минем кигән киемемне
Чөйдән-чөйгә элегез.
Кызарып кояш чыкканда,
Мин сагына диеп, белегез.
Күл буеннан казлар оча,
Ай-һай дигән тавышка.
Бу җырларны мин җырлыймын,
Эчем тулы сагышка.
Хуш, әнкәем. Хуш, туган илкәем.
Хуш, туганнарым.
Тилмереп-тилмереп хат көтүче улыгыз Кәбир Б.
Ладога-Молвино».

«02.11.1943 ел.
Хат башы - язмагыз каршы.
Туган үскән илләрдә яшәүче газиз әнкәемә, газиз улың Кәбирдән, бер күрәсе килеп, сагынычлы кайнар сәлам... Сәлам соңында үзем исән-сау, сезне дә исән-сау дип белеп калам. Әни, иртәгә, тагын 14 сәгатьтән без ут эченә кереп китәбез. Хат язмагыз, үзем язармын. Әни, туганнарга, мине белгәннәргә күп сәлам диярсез.
Әни, кайгырмагыз, безнең бәхетсезлеккә кеше гаепле түгел. Уйлары барып чыкмаячак, без аларны юк итәчәкбез.
Казарманың эчләренә
Автоматым сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем.
Сызылып таңнар атканда,
Бу башымны кемнәр җыяр
Кан эчендә ятканда?
...Казарма буйларында
Мылтык аттым тезләнеп.
Кигән киемнәрем калды,
Йөрмә, әнкәй, эзләнеп.
Хушыгыз, әни, кайгырмагыз. Еламагыз. Хушыгыз. Хат язмагыз. Кәбир».

Бабам Хәбир Бакиров өч сугышта була. Тәүге тапкыр аны, 1915 елны 18 яшь тулгач, Беренче Бөтендөнья сугышына алалар. 1918 елны гражданнар сугышында катнаша, Чапаев дивизиясендә хезмәт итә. Ул сугыштан авылга күкрәгенә медальләр тагып, кораллар белән ак атта кайтып кергән. Мыегын да Чапаевка охшатып, үстереп йөргән, дип сөйлиләр. Баба үзенең гаярьлеге, куркусызлыгы белән һәрвакыт аерылып торган. Авыл Советында рәис булып эшләгән чорда кулаклар, балталар, сәнәкләр белән коралланып, бабаны юк итәргә уйлаганнар, сагалап торалар.Тик атының сизгерлеге шулкадәр көчле була, Зур Өтәк авылыннан кайтып килгәндә Юкәсәр урамына кереп килүгә, ат бик каты кызулый, әйтерсең, ат бу урынны очып уза. Баба бу юлы котылып кала. Икенчесендә, болай гына җиңеп булмаганны аңлап, кулаклар качып торып, тез астына тәртә белән сугалар, баба, әлбәттә, егыла, бер явызы муенына пычак белән сыза. Совет яклы халык бу эшне алдан белеп, бабаны дошманнардан саклап йөриләр, кинәт бер урам халык җыела, баба исән кала (Рәхим абый Нигъмәтуллин сөйләгәннәрдән). Баба урлашканнарны, алдашканнарны бер дә яратмаган. Шулай бервакыт авылның берьюлы ике карак егетен Чиркәлше буенда тегермән ташы белән куып йөргән диләр.
Шунысы да гаҗәп, авылның башлыклары булып дүрт буын бабай да эшләгәннәр: Бакир, Вахит, Халик һәм Хәбир.
Хәбир батырлыгы өстенә бик тәвәккәл дә була. Яшь егетнең күңеле үги әнисенең сеңлесе Нәфисәгә тарта. Өйдә әтисе Халикның җавабы билгеле: никах укырга рөхсәт бирелми. Нишләргә?! Элек кызлар язын Мөңгер су буенда кер чайкаганнар. Нәкъ әкияттәгечә, шунда Хәбир кечкенә генә Нәфисәне, ак атка утыртып, урлап кача. Яшертен никах укыталар һәм вакытлыча күрше урыс авылында Кечакауда (Косяково) яшиләр. Аннан аларны әтиләре барып ала.
Яшь гаилә авылга кайтып өй җиткереп керәләр. Күп итеп алмагачлар утырталар, яшелчә үстерәләр. Хәбир бабаның иң яраткан шөгеле ауга йөрү була. Мылтыгын иң башына салып, икешәр-өчәр эт ияртеп, ауга йөрүен гел сөйлиләр иде. Этләре дә җидегә җиткән: үрдәк ауларга үз эте, төлке тотарга барса, төлкенеке... Шулай ауга баргач, очып барган үрдәккә бер яктан баба атса, икенче яктан Соболевское авылы урысы Степан атып җибәрә (очраклы хәл). Үрдәк төшкән, бабаның эте үрдәкне авызына кыстырып алып килеп җитә. Урыс: «Үрдәк минеке», - ди, баба каршы төшә «Юк, минеке», - ди. Урыс мылтыкны - эткә, баба мылтыгын урыска төзи... Аны бу якларда күптән беләләр, дуслары да бихисап. Бик еш балык тотарга йөри, җәтмәләрне бик күп куя. Хәбир баба авылның иң озын буйлы кешесе, иң чибәр егете була. Аның буе 1м 98см була. Тирә-як урыс авылларында аны «Длинный» дип йөрткәннәр.
1930 еллар тирәсендә, коллективлаштыру чорында Хәбир Бакиров үзе аерым артель төзеп чыга. Алар Мулла Иле авылыннан 11 гаилә аерылып, Азат исемле авылга нигез салалар. Авылдан ике чакрым тирәсе булыр. Каенлыкка җиләккә баргач, әнкәй гел сорый иде: «Каберлекләрне күрдегезме, андагы калкулыкларны, җирләрне сөрмәгәннәрме? Алмагачлар бар иде, бер кечкенә генә күл булырга тиеш», дип. Анда аның ике кечкенә энесе үлеп калганнар. Бу авыл инде күптән юк. Азат авылы урынын белгертеп, зур гына имән агачы үсеп утыра иде.
Ул елларны тарихтан алып ташлап булмый.

Гөлфинә Канакова.
Яшел Үзән - Мулла Иле

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 апреля 2018 - 18:12
    Кушкапка уеннары УЕН кешелек белән бер яшьтә. Ул безне үстереп кенә калмый, интеллектны формалаштыра, дөньяга мөнәсәбәтне булдыра һәм мөмкин булган башка төрле күзаллаулар белән үзебезнең карашны яраклаштыра. Бу бик акыллы язылган кебек тоела, әмма уенның асылын чагылдыра.
    45
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 16:05
    Әтиеңә ышанып тормавың хәерле Улым әтисе белән күрешә алмаганына бик борчыла.
    22
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 14:50
    Сөйкемле сөяк Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга, инде күпләрегез таныш булган Гөлнур Айзат иҗатын кабат тәкъдим итәбез. Бер сулышта укылучы әсәрләр авторы белән якыннанырак танышыгыз.
    34
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 13:01
    Ветеринарлар чаң суга Республика ветеринарлары чаң суга: куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен саклык чаралары күрергә кирәк.
    49
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 11:45
    Мин декрет ялында, ә мине эшемнән азат иткәннәр. Бу законлымы? – Юк, законлы түгел. Эш бирүче инициативасы белән йөкле хатын арасында хезмәт килешүе туктатылуга юл куелмый.
    21
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 09:59
    Тәрбия нигезе – иман Вакыт-вакыт берәр чара, бәйрәм уздырып, дер селкетеп алмасалар, Бакырчы буламыни соң инде ул?! Шунысы да мактауга лаеклы Бакырчы халкы үз казанында үзе генә кайнамыйча, тирә-як авылларда яшәүчеләрне дә җәлеп итә белә.
    84
    0
    2
  • 22 апреля 2018 - 08:45
    Мошенниклар кесәсенә 110 мең сум салганнар Яшел Үзәндә ике кеше интернет-ялган корбаны булган. Алар мошенниклар кесәсенә икесе бергә 110 мең сум акча салган.
    25
    0
    0
  • 22 апреля 2018 - 07:22
    Төзекләндерү компаниясе башлана Электр компаниясенең төп максаты – кулланучыларны ышанычлы, сыйфатлы һәм арзан электр белән тәэмин итү. Җиһазларны төзек һәм өзлексез эшләрлек халәттә тоту өчен ел саен техник хезмәт күрсәтү, төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча планлы эшләр башкарыла.
    30
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 20:37
    Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова: Бу дуэтны махсус оештырмадык Гүя, язгы урманны таң калдырып, парлы сандугачлар сайрый…
    45
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 17:45
    Халык каршы Инде хәбәр иткәнебезчә, узган шимбәдә Осиново бистәсендә «АГК- 1» компаниясе вәкилләре халык белән очрашты.
    77
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 16:22
    ТОТАЛЬ ДИКТАНТ – 2018 14 апрель – гади шимбә генә түгел, «Тоталь диктант» язган көн буларак тарихка кереп калды.
    30
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 15:11
    Куренекле актрисанын йорэге туктады... 83 яшендэ совет халкынын ин яраткан актрисасы вафат булды.
    127
    0
    0
  • 21 апреля 2018 - 14:57
    Үзгәреш елы авырлыклары Хәзер авылларда эш булмагач яшьләр тизрәк читкә китү ягын чамалый.
    45
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 5 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 19 апреля 2018 - 13:52
    Сабан туе көннәре билгеле булды
    Быел, халыкның иң яраткан һәм бүгенге көнгә килеп җиткән иң борынгы йола-бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй, Рамазан ае тәмамлангач булачак.
    779
    0
    2
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим