Яшел Үзән

Батырлык һәм талант үрнәге

Тарихта мәшһүр әдипләр, сокланырлык каһарманнар, талантлы шәхесләр күп. Ә үз исемнәрен үлемсез батырлыклары, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшләре белән мәңгеләштерә алганнары берничә генә. Байрон һәм Пе-тефи, Юлиус Фучик һәм Гарсиа Лорка, татар шагыйре Муса Җәлил шундыйлардан. Муса Җәлил - татар халкының горурлыгы. Ул үзен шул милләтнең бер вәкиле итеп тойган....

Тарихта мәшһүр әдипләр, сокланырлык каһарманнар, талантлы шәхесләр күп. Ә үз исемнәрен үлемсез батырлыклары, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшләре белән мәңгеләштерә алганнары берничә генә. Байрон һәм Пе-тефи, Юлиус Фучик һәм Гарсиа Лорка, татар шагыйре Муса Җәлил шундыйлардан.
Муса Җәлил - татар халкының горурлыгы. Ул үзен шул милләтнең бер вәкиле итеп тойган. Үз халкының исемен дөньяга таныткан шагыйрь. Патриот шагыйрьнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды.

Тик булса иде ирек
Мусаның әсирлектәге елдан артык гомере, төгәлрәк итеп әйткәндә, 380 көне төрмәләрдә кыйналып, җәзаланып, котылгысыз үлем көтеп уза. Ләкин шушы чорда фикердәш дуслары белән яшерен оешма төзүләре, татар легионына кереп, аны эчтән таркатулары белән беррәттән, үзенең иҗатын дәвам итеп, ялкынлы шигырьләрен яза.
Ике дәфтәргә 93 шигырь тупланган. Шагыйрь үзе 125 шигырь һәм бер поэма язуы турында хәбәр итә. Димәк, өченче дәфтәрнең булуы турында да сүзләр йөри. Кызганыч, әлегә ул табылмаган.
Җәлил «сәяси гаепләнеп утыручы» татар егетләренең исемлеген дә язган. Алар 12 кеше (шагыйрь үзе дә шул санга керә). «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр», - диелгән. Шунда ук хыянәтче кешенең фамилиясе дә атала.

Җәлилчеләр
Демблин (Польша) төрмәсендә Гайнан Кормаш һәм Фоат Сәйфелмөлеков яшерен оешма төзиләр. Муса Җәлил дә шушы оешмага керә. Ул «Гумеров» фамилиясе белән йөри.«Бу акыллы һәм зирәк кешене бөтенесе дә якын күрәләр, яраталар, аның шигырьләрен йотылып тыңлыйлар һәм, күчереп алып, күңелдән дә ятлыйлар иде», -дип искә ала Рушат Хисаметдинов. Фашистларга каты нәфрәт, аларны җиңүгә өлеш кертү, Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, әсирләрдә җиңүгә ышаныч уяту була бу оешманың максаты. Һәм бу максатка шактый ирешәләр дә. Фашистлар төрле милләт әсирләрен үз Ватаннарына каршы көрәштә файдаланырга уйлыйлар. Милли легионнар төзелә. Идел буе милләтләрен көчләп «Идел - Урал» легионына кертәләр. Фашистларның бу планын өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору - җәлилчеләр үз алларына әнә шундый бурычны куялар. Дөрес, бу аларга бик кыйммәткә төшә. Дошманны алдау өчен аларга башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән булып кыланырга туры килә.
Оешма членнары артистлар группасы оештыралар. Алар легионга язылырга һәм фашистларга «хезмәт итәргә өндәү» максаты белән күп кенә лагерьларны йөреп чыгалар. Әсирләр арасында өндәмәләр тараталар, ничек эш итәргә өйрәтәләр, үз оешмалары эшчәнлегенә күп кенә кешеләрне тарталар. Бу артистларның җитәкчесе булып Муса Җәлил йөри.
Көрәшчеләрнең хезмәте бушка китми. Көнчыгыш фронтка җибәрелгән «Идел - Урал» легионының беренче батальоны (монда төрле чыганаклар буенча 500 дән алып 800 гә кадәр кеше була) фронтка барып җиткәнче үк, Белоруссия партизаннары ягына чыга.

Татарлар елмаеп үлделәр
1943 елның августында гестапо яшерен оешманың эзенә төшә. Хәрби әсирләрнең ныклап әзерләнгән гомуми восстаниесе башлануга берничә көн калганда, Җәлилне һәм аның көрәштәшләренең күбесен кулга алалар. Аны төрле җәзалауларга дучар итәләр. Вустрау лагеренда С.Ганиев дигән кеше Муса белән очрашкач, Җәлил аңа үзенең нинди газаплар кичерүен сөйли. Анда (карцерда) утыру түгел, селкенергә дә мөмкин булмаган. Муса багана кебек катып торган. Биш көн дәвамында ашарга-эчәргә берни бирмәгәннәр. «Хәлдән тайдым, ләкин егылмадым», - дигән Муса.
Муса Җәлилне һәм аның арслан йөрәкле көрәштәшләрен фашистлар суды үлем җәзасына хөкем итә, ләкин аны җиренә җиткерергә ашыкмыйлар. Мөгаен, аларның тез чүгүләрен көткәннәрдер. Карар чыгарылганнан соң җәлилчеләрне кем генә күрмәсен, һәммәсе дә аларның бик тыныч, хәтта шаян булулары турында сөйлиләр. Бер камерада утырган Бельгия кешесе Андре Тиммерманс та, камераларга кереп йөри торган төрмә пасторы Юрытко атакай да, Италия патриоты Ланфредини да шул турыда таң калып сөйлиләр. Бу аларны гаҗәпләндерә. Ничек инде кеше үлемгә шулай тыныч карый ала, аны хәтта елмаеп каршылый?! Яшәү, тормыш кызык түгелмени?!
Яшьли үлемгә хөкем ителүе турында Муса Җәлил бик күп шигырьләрендә уйлана. Шулай да, без яшьли үләбез дип кайгырырга ярамый, ди ул, «чөнки безнең гомер ил гомеренең тик бер чаткысы» («Дуска»). Әйе, кеше гомере бер генә, ди автор. Тик гомер озынлыгы еллар саны, картлык җитү белән генә билгеләнми. Ул кешенең иленә, милләтенә хезмәт итүнең зурлыгы белән билгеләнә. Шагыйрьне икенче нәрсә борчый. Илдә аның турында нәрсә уйларлар? Аның чын көрәшче, саф патриот булуын аңларлармы? Менә нәрсә тынгылык бирми аңа.
Хөкем карары 1944 елның 25 августында үтәлә, ярты сәгать эчендә 11 җәлилченең йөрәге тибүдән туктый. Менә алар: Гайнан Кормашев, Абдулла Алишев, Муса Җәлил, Фоат Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бухаров.
Фашистлар ничек кенә тырышсалар да, Җәлил һәм аның дусларын сындыра алмыйлар.
Динә Биккинина.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: