Яшел Үзән

Аяксыз кала язган

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының кайтавазы бездән ераклаша барган саен, анда катнашучы ветераннарның да саны көн саен кимеп бара. Хәзерге вакытта аларны бармак белән генә санарлык дисәм дә ялгыш булмас. Менә безнең Түбән һәм Югары Урысбага авылларында да барысы өч сугыш ветераны яши, шуларның иң өлкәне Хәкимҗан Әшрәфҗан улы Әхмәтов....

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының кайтавазы бездән ераклаша барган саен, анда катнашучы ветераннарның да саны көн саен кимеп бара.
Хәзерге вакытта аларны бармак белән генә санарлык дисәм дә ялгыш булмас. Менә безнең Түбән һәм Югары Урысбага авылларында да барысы өч сугыш ветераны яши, шуларның иң өлкәне Хәкимҗан Әшрәфҗан улы Әхмәтов. Хәер инде ул җирле үзидарә буенча да иң өлкәне бугай. Җиңү бәйрәме алдыннан ул үзенең 90 яшен тутырачак.
Аны сугышка 1942 елның 1 маенда алалар, 19 яше тулганчы. Бу вакытта инде ул Яшел Үзән шәһәрендә ФЗУда укып, токарь һөнәрен үзләштереп, Серго исемендәге заводта эшли башлаган була, сигез класс белеме дә була. Аларны беренче Казанга җыялар, аннан бөтен Россияга билгеле даны чыккан «Суслонгер» лагерена алып китәләр. Кызганычка, ул да мондагы мәхшәрне читләтеп үтә алмый. Хәкимҗан абый «Суслонгер солдаты» кем ул? - дигән язманы укыган икән, андагы язылганнар белән тулысынча килешәм диде, минем белән сөйләшкәндә. Ул анда май аенда була. Ул вакытта инде лагерьның даны тирә-юньгә тарала башлаган була. Бервакыт шулай ул постта торганда агачлар арасыннан бер кеше чыгып, моңа таба килгәнне күрә. Бу кеше моңа таба шактый якынайгач, аны үзенең әтисе Әшрәфҗан икәнен танып ала һәм, кул селтәп, аңа туктарга куша. Шул вакыт Хәкимҗан абыйны посттан алыштырырга киләләр. Алышынгач, «разводящий» сержант белән әтисе янына бара. Әтисе, мондагы хәлләрне ишетеп, ашарына бераз ипи, тартырына тәмәке алып килгән була бер янчык. Бер шырпы тартмасы тәмәкегә, бер кисәк ипи алыштырып була иде, дип сөйли ул.
Бәхеткә дип әйтимме, ул бу лагерьда барысы 36 көн генә була, шуннан аларны поездга төяп, Иваново шәһәре янындагы урманнарга - өйрәтү лагерына алып киләләр. Монда да ашау-эчү ягы бик кысынкы була. Урманда чи гөмбәләр җыеп ашый идек, ди. Бервакытны агулы гөмбә ашап, чак кына үлмичә кала ул.
1942 елның сентябрендә аларны, кече сержант званиесе биреп, Украинага алып киләләр. Килгәч үк окопларга урнашалар, бу артиллерия хәзерлеге вакытына туры киләләр. Якында гына бер снаряд төшеп шартлап башы яралана. Снаряд кыйпылчыгы, каска һәм пилотканы тишеп кереп, баш сөяген яралый. Айдан артык медсанбатта ятып дәвалангач, яңадан алгы линиягә (передовойга) килеп эләгә, бу юлы Белоруссиядәге Сож елгасы белән бүленгән плацдармга. Елганың бер ягында немецлар, икенчесендә - безнекеләр. Немецлар ягында, безнекеләр кечкенә генә плацдарм яулап алган була. Менә шуны кулда тотып тору өчен әледән-әле сугышчылар чыгара торган була теге якка. Шундый вакытларның берсендә Хәкимҗан абый отделениесенә дә чират җитә. Караңгыда, таң алдыннан, агач плотларга төялеп, болар да кичә башлый елганы, моны немецлар, сизеп алып, дзоттагы пулеметлардан ут ача һәм ул шунда каты яралана. Бәхеткәдер инде, ул плоттан егылып төшми суга. Кыска вакытка аңга килеп ала һәм шул вакыт ярасын бер офицерның бәйләгәнен күрә. Яңадан аңына инде ул медсанбатта гына килә. Яра бик яман була, чөнки шартлый торган пуля эләгә. Арткы таз сөяге ягыннан кереп, бот сөяген туздырып чыга. Аннан 6 айга сузылган дәвалану курслары башлана. Алдан аның аягын кисмәкче булалар, тик бер хирург кистерми, алдан дәвалап карыйбыз ди. Яралар төзәлә барган саен аны «тылга» таба чыгара баралар һәм Клинцы шәһәре госпиталеннән самолет белән Мәскәүгә китерәләр. Анда култык таяклары белән аякка баса башлагач, Казандагы Комлев урамындагы госпитальгә кайтаралар. Менә шуннан инде 1944 елның март ае ахырында гына өйгә кайтырга насыйп була. Төрләмә станциясендә төнлә белән төшеп калып, яктыра башлаганчы шунда утыра һәм култык таяклары белән карга бата-бата, тына-тына өйләдән соң гына өйгә кайтып җиттем, дип сөйли Хәкимҗан абый.
Яралы булса да, ул колхозның күп төрле эшләрендә эшләде. 1950 елны Рәшидә апа белән, тормыш корып җибәреп, өч бала үстерде алар. Хәзер Рәшидә апа мәрхүм инде. Хәкимҗан абый тыныч, сабыр кеше. Балалары торырга шәһәргә чакырса да, бер дә төшенкелеккә бирелми, акрын гына авылда яшәп ята ул. Әле аның олы улы Хәлим дә, Чернобыль катастрофасының җимергеч нәтиҗәләрен бетерергә барып, үзенең «хәрби» бурычын үтәп, II группа инвалидлык алып кайтты. Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә гомер кичерә. Соңгы сүзем итеп, Хәкимҗан абыйга, Бөек Ватан сугышының башка ветераннарына, Әфган сугышында катнашучыларга һәм башка интернациональ бурычын үтәүчеләргә исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләп, рәхмәт әйтәсе генә кала.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: