Яшел Үзән

Авылдашлар авылына сәяхәт

Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә- син!Син тузмыйсың, байыйсың гына. Мөхәммәт Мәһдиев. Күлбаш авылы турында бо- рынгы язмаларда иң беренче 1773 елда искә алына. Легенда-риваятьләр болай сөйли - Казан губернасыннан 8 гаилә, Пугачев восстаниесендә катнашканы өчен, патша җәзасыннан качып, Мари якларына кадәр барып җитә һәм урманнар уртасында Күлбаш авылына нигез салып...


Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә- син!Син тузмыйсың, байыйсың гына.
Мөхәммәт Мәһдиев.

Күлбаш авылы турында бо-
рынгы язмаларда иң беренче 1773 елда искә алына. Легенда-риваятьләр болай сөйли - Казан губернасыннан 8 гаилә, Пугачев восстаниесендә катнашканы өчен, патша җәзасыннан качып, Мари якларына кадәр барып җитә һәм урманнар уртасында Күлбаш авылына нигез салып яши башлыйлар. Өяз старшинасы татарларның законсыз рәвештә килеп урнашуларын белгәч тә, аларны кумаска карар кыла. Чөнки ул якларда 17 гасырда буш урыннар әле күп була. Җитмәсә килгән татарлар төрле хөкүмәт салымнарын түләргә әзер икәнен белдерәләр,чөнки инде аларга кире кайту юллары ябык була. (Интернет мәгълүматлары буенча).
Ерак Мари урманнары уртасында Күлбаш дип аталган татар авылы барлыгы турында без ишетеп белә идек инде. Студент елларында, фәнни экспедиция белән шул якларга килеп чыккан авылдашыбыз Ләззәт Хәйдәров Күлбаш авылы мәчетендә сакланган метрикә кәгазьләрендә, авылга 17 гасырда Ачасырдан килгән кешеләр нигез салган дигән язма саклануы турында хәбәр иткән иде. Шулай ук авылдашыбыз Нургалиева Роза апа өчен дә бу хәбәр яңалык түгел, ул хәтта Күлбаш авылында үзләренә туган тиешле кешеләр дә яшәргә тиеш дигән сүзләре белән шаккатырды. Менә шул сүзләр Күлбаш авылын барып күрәсе килү теләген тагын да көчәйтте һәм җәйнең кыл уртасында без юлга кузгалдык. Дөбьяз, Битаман авылларын калдырып, Мари Республикасына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Бу яклар безнең яклардан зур нарат урманнары, күлләре, сулыклары, киң кырлары белән аерылып тора. Үтеп киткәндә күзгә чалынган Чолдыяр исемле мари авылларыннан тыштан ук аерылып торган матур капкалы, буялган өйләре белән күңелне үзенә җәлеп иткән Күлбаш авылы әллә нәрсәсе беләндер күңелгә бик-бик якын. «Безнең Ачасыр кешеләренә охшаган кешеләр бармы икән? Ачасырларча «барганыем-кайтканыем» дигән сөйләм теле, бәлки, гасырлар үткәч тә саклангандыр? Авылларында нинди кушаматлар бар икән? Бәлки, «Курчак»лар дигән кушамат бүген дә халык телендә йөридер дип уйлыйм мин Роза апаның нәсел кушаматы «Курчак»лар икәнен искә алып.
Күлбашта очраган беренче кеше, зур тормыш юлы узган - Габделхак абый Гыйниятов булды.
Ул безне Күлбаш мәктәбенең тарих укытучысы Рәфис Фәхриев йортына алып килде. «Авыл тарихын аннан да яхшырак белүче булмас», - диде ул. «Менә ерак бабайлар эзе белән сезне күрергә, Ачасырдан килдек» дип таныштырдым мин үзебез белән. Рәфис Фәхриев, чынлап та, Күлбаш авылына 17 гасырларда Ачасырдан килгән Шәмсетдин исемле кеше нигез салган дип раслады. Соңыннан тирә-як татар авылларыннан да кешеләр Күлбашка килеп утыралар.
Авылда 1880 елны салынган мәчеттә ремонт эшләре бара. Авыл мәчетендә имам вазифасын Илдус хәзрәт башкара.
Интернет мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылда халыкка дини хезмәт күрсәтүнең тарихы авыл тарихы белән бергә үрелеп бара. 18 гасырда салынган мәчет 1940 елны өлешчә җимерелә. Мәчет ябылу проблемасы килеп тугач, Күлбашлылар Мәскәүгә Калининга күмәк хат юллыйлар. Авыл өчен клуб булдырылса, мәчетнең ябылмавы турында хәбәр килгәннән соң, авыл осталары бер атнада клуб бинасын аякка бастыралар.
Авылда беренче мәдрәсә 1785 елны салына. Башта Сәйдәш мулла балаларга дин сабагын өйрәтә. Соңыннан Габделҗәлил мулла, Бәхтияр мулла, Мөхәммәтзариф һәм аның улы Галиев Сөнгатулла бу вазифаны башкаралар. Гомумән, Мари авыллары уртасында утрау булып яшәгән бу авылның үзенең диненә, теленә, авылның тарихына булган мөнәсәбәтенә сокланмый мөмкин түгел. Күлбаш авылының тарихи үткәнен чагылдырган тагын бер кызыклы урын - ул, мөгаен, мәктәптә урнашкан тарих музеедыр. Кызыл башлы сөлгеләр, борынгылык исе аңкып торган җиз самовар, комганнар үткән гасырларның серен саклый кебек тоелды миңа. Гомумән, мәктәп музеенда урнашкан бәясе чиксез булган һәр экспонатның тарихы турында бик озаклап сөйләп булыр иде, аларны кадерләп саклап киләчәк буыннарга җиткерә алган кешеләргә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең.
Минем уемда гел бер сорау - 17 гасырда безнең Ачасырдан әби-бабайлар монда кадәр ничек килеп җиттеләр икән? Әле бит Иделне дә кичәсе бар. Аңа әңгәмәдәшем Рәфис Фәхриев елмаеп җавап бирә:
- Безнең әбиләр бер дә аптырап тормаганнар, Казанның үзенә кадәр күмер, кара җиләк (черника) сатарга йөргәннәр. Менә шулай тырышып, эшләп яшәгән ул Күлбаш халкы.
Аларның уңган-булган гына түгел, ә зур йөрәкле, куркак булмаулары белән дә бары тик горурланып кына буладыр, хәтта өч гасыр вакыт үтсә дә. Үз хокукларын яклап көрәшкә дә күтәрелә алганнар, җиңелсәләр дә юкка чыкмаганнар - үзләренә сыену урынын табып, яшәешне дәвам иткәннәр. Иң мөһиме бүген аларның авыллары бар, димәк, тамырлары - нигезләре исән. Шул авылда үз телендә - саф татар телендә сөйләүче дәвамчылары бар. Ничә гасыр буе халыкны иманга иңдереп торган мәчетләре бар, авыл тарихын саклап торучы Рәфис Фәхриев кебек укытучылары бар.
Авылыгызда нинди кушаматлар бар дигән сорауны да бирмичә булдыра алмадым, нәкъ безнең авылдагы кебек «Чыпчыклар», «Тукраннар» икән. Шулайдыр, кушаматлар һәр авылда бертөрледер, авыл кешеләре дә бит шәһәр кешесеннән күпкә аерыла - табигатькә якынраккамы чистарак, сафрак, беркатлырак. Бу язмада тагын бер сорауга җавап бирәсе килә: Пугачев яулары безнең якларда булганмы? Интернетка күз салсак, анда болай диелә: Казан тарихында Пугачевның язмышы безнең төбәк белән ике мәртәбә очраша: беренчесе - ул монда 1773 елның гыйнварында төрмәдә утыра һәм шул елның июлендә шәһәрне штурмлый, шул ук җәйдә Михельсон отрядларына җиңелгәч, Сундырь авылы янында Иделнең уң як ярына кача. Монда ул Свияжск, Чебоксар, Козмедянск уездлары крестьяннары тарафыннан яклау таба. Безнең яклардан 50гә якын крестьян отрядлары оешып, Пугачев яуларына кушыла. Ләкин патша гаскәрләре белән булган сугышларда көчләр тигез булмау сәбәпле, пугачевлылар җиңелүгә дучар булалар. Шулай ук Пугачев яулары белән булган истәлек-хатирәләр Ачасырдан ерак түгел күрше Чуваш Республикасының Козловка, Төрләмә тирәсендәге топоним - исемнәрдә чагыла, мәсәлән, Козловка районының Биишево авылы янында Чарту куаклыгында Пугачев гаскәрләре тукталган урын дигән хатирә яши.Төрләмә авылы янында урнашкан Элешке үзәнендә Пугачев яуларында катнашкан крестьяннар күмелгән дигән истәлекле урыннар бүген дә халык күңелендә яши дип яза интернет мәгълүматлары. Димәк, безнең авыл крестьяннарының да бу сугышка катнашулары бик мөмкин.
Сөйләмнәренә дә игътибар иттем күлбашлыларның: «юк»ны нәкъ безнеңчә «җук» дип әйтәләр икән, ә менә «пычак» мишәрчә «пыцак» икән. Бу кыска вакытлы очрашуда билгеле күп нәрсә күрелмичә, сораштырылмыйча, беленмичә калынды. Шуңа да без киләчәктә тагын да очрашырбыз дигән уй белән саубуллаштык ерак Күлбаш белән. Чөнки, ерак булса да, якын булган бу төбәкнең тарихы, үткәне ерак гасырларга барып җиткән безнең Ачасырның бер тармагына барып тоташа. Ә тарихны, барлап, саклап, киләчәк буыннарга тапшыру - безнең бурыч.
Зөлфирә Касыймова.
Олы Ачасыр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: