Яшел Үзән

Ачасыр кырында хәбәрсез югалган самолет

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан җиде дистә ел узып барса да, ил тарихында, халык күңелендә онытылмас яралары әле дә төзәлеп бетмәгән. Фронт уты туган ягыбыздан шактый еракта дуласа да, аның эзләрен безнең тирә-юнебездә дә очратырга була. Шул яраларның берсе - Татарстан җирендә төрле сәбәпле һәлак булып, республикабыз шәһәр һәм авыллары зиратларында...

Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан җиде дистә ел узып барса да, ил тарихында, халык күңелендә онытылмас яралары әле дә төзәлеп бетмәгән. Фронт уты туган ягыбыздан шактый еракта дуласа да, аның эзләрен безнең тирә-юнебездә дә очратырга була. Шул яраларның берсе - Татарстан җирендә төрле сәбәпле һәлак булып, республикабыз шәһәр һәм авыллары зиратларында җирләнгән совет сугышчылары язмышы.
Безнең бабаларыбыз чит җирләрдә үлеп, шактые билгесезлектә калган кебек, бездә җирләнгән сугышчыларның да бик күбесе бүгенгәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә. Республикабызда һәлак булган хәрбиләрнең йөздән артыгы - хәрби бурычларын үтәгән вакытта һәлакәткә дучар булган очучылар.
Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» яшьләр иҗтимагый оешмасы күп еллар аларның исемнәрен ачыклау, каберләрен эзләү, туганнарына хәбәр итү эшен алып бара. Ләкин кайбер вакыйгаларның һаман очына чыга алмыйбыз әле.
Казанда тарихи-сәяси документлар архивында табылган берничә юл язмадан башланган бер эзләнүбез әлегә нәтиҗәсез. Ул документта «очучының партбилеты самолеты янында табылган, очучы үзе һәлак булган, партбилет Норлат райкомына тапшырылган» диелгән иде. Бу турыда телевидение аша белдергәч, Олы Ачасыр авылыннан Абзалин Әнвәр абый сугыш елларында Ачасыр кырында һәлакәткә дучар булган самолет һәм аның һәлак булган очучысы табылуын хәбәр итте. Без Олы һәм Кече Ачасыр, Түбән Урысбага авыллары кешеләре белән очрашып сораштык, кырга берничә тапкыр барып эзләп карадык. Ләкин самолетның нинди булуын, очучының исем-фамилиясен, аның кабере кайда икәнен ачыклый алмадык әле.
Бу самолет төшү тирә-юнь авыллары өчен бик истә калырлык вакыйга булган билгеле. Малайлар самолетның төрле тимерләрен алып кайта торган булганнар. 1972нче елда Олы Ачасыр мәктәбенең 7нче класс укучылары укытучылар Әхмәтсафин Хәкимулла һәм Мифтахов Габдулла абыйлары белән очучының туганнарын эзләп, архивларга хатлар да язып караганнар, ул вакытта мәктәп музеенда очучының самолет янында табылган ниндидер документы да булган икән. Ләкин хәзер без самолетның маркасын танырлык детальләрне дә, очучының исемен беләрлек кәгазь документларны да таба алмадык. Хәрби архивларда да Татарстанда самолет кайда гына төшсә дә, гәдәттә Казан янында дип якынча гына язылган, бу самолет турында төгәлрәк документ тапмадык.
Моннан 69 ел элек, 1944 елның
11 февралендә совет авиациясе тарихындагы зур һәлакәтләрнең берсе була. Бу көнне Татарстан күгендә, һава шартлары начар булу сәбәпле, Свердловскидан Казан аша фронтка очып баручы 13 самолет, 16 очучы һәлак була. Аларның алтысының һәлак булган урыннары һәм каберләре билгесез. Бәлки Ачасыр кырында табылган очучы да шул очыштан булгандыр.
Рафик Сәлахиев,
Татарстан Республикасының «Ватан» берләшмәсе» яшьләр иҗтимагый оешмасы хезмәткәре

Хөрмәтле якташлар, газета аша бу самолет турында ишеткән-белгән кешеләрдән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Аз гына булса да әйтерлек сүзегез булса да, шалтыратыгыз, язып җибәрегез әле зинһар. Кыска гына мәгълүмат та билгесезлекне ачарга этәргеч булырга мөмкин. Бәлки, кемдәдер самолет тимере саклангандыр, кемдер мәктәп елларында очучы турында эзләп хат язганнарын, документтагы исем-фамилияне искә төшерер, бәлки, очучының кайда күмелгәнен белүчеләр бардыр.
Безгә шулай ук сугыш елларында Татарстанда госпитальләрдә, хәрби частьләрне сугышка җибәрергә әзерләгәндә вафат булган сугышчылар, аларның каберләре турындагы мәгълүматлар да бик мөһим.
Безнең адрес: 420039, Казан-39, а/я 122, «Отечество».
Телефон 8-(843)-555-02-55. Электрон почта адресы: mipc@mail.ru.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: