Яшел Үзән

1941 ел балалары, елыйсызмы сез

Сүзем - әтиләре сугыштан кайтмаган ятимнәр турында. Менә без дә, илебез халкы өчен канкойгыч сугыш башланган 1941 елда туган балалар да, 72 яшькә җиттек. Ә ничек үскәнебезне, ничек яшәвебезне әтисез үскәннәр, сугыш елларында туып, әтисез калганнар гына аңлый белә. Я Раббым, Аллаһым! Кичер мине зарлануым өчен. Үзең биргән язмыш белән...


Сүзем - әтиләре сугыштан кайтмаган ятимнәр турында.
Менә без дә, илебез халкы өчен канкойгыч сугыш башланган 1941 елда туган балалар да, 72 яшькә җиттек. Ә ничек үскәнебезне, ничек яшәвебезне әтисез үскәннәр, сугыш елларында туып, әтисез калганнар гына аңлый белә.

Я Раббым, Аллаһым! Кичер мине зарлануым өчен. Үзең биргән язмыш белән яшәгәнемне аңлыйм, әмма күңел кыллары бик нечкә шул, бик нечкә.
Без, әтиләре сугыштан кайтмаганнарның балалары, хөкүмәтебез каршында нидән гаепле икән соң? Әниләребезнең күкрәк сөтен дә ашый алмыйча үскәнгәме?
Мин үзем, Гусман кызы Розалия, әтием сугышка киткәч, 3 айдан соң туганмын. Кырда, кибән төбендә. Әтиемне сугышка алгач та 3 ай Суслонгерда Мари урманнарында тоталар. Күп була алар. Әнием аның янына 3 тапкыр бара, ашарга илтә, чөнки алар ачлыктан җәфаланган. Соңрак ачыкланганча, үлүчеләр дә була. Өченче баруында кайтып җитә алмый, кырда кибән төбендә арып кала. Икәү була алар. Иптәше бабама кайтып әйтә. Бабам, ат җигеп, әнине барып ала, мин чүпрәккә төрелгән, толып белән капланган.
Төп йортта 15 кеше яшәгәнлектән, җәйгә йорт салырбыз дип, әтием күршедәге кечкенә генә буш өйгә чыккан була. Ә җәйгә сугыш башлана. Өйдә ягарга да, ашарга да җитми. Өй салкын. 1941 елның кышында, өлкәннәр әйтүе буенча, 40-42 градус салкыннар тора урамда. Әниләрне - солдаткаларны окоп казырга куалар. Мин, ике айлык сабый, авырыйм икән, шуңа карамастан, бригадир әниемә окоп казырга дип әйтергә керә.
-Яшь балам бар, авырыйм, - дип елый әнием.
-Ярар, авырса, кайткач, бергәләп күмәрбез. Иртәгә барасың, - дип чыгып китә бригадир.
Барган ул окоп казырга, ә мине сеңлесе имезеп торган.
Кояш чыгышыннан кояш баешына кадәр эшләгән алар. Балаларыгызны мич астына ябып торыгыз дип, көлгәннәр алардан. (Электә мич астына бәрәннәр ябыла иде). Солдат хатыннарының, безнең буын балаларының тормышын яза башласаң, калын бер китап ул.
Шушы каһарман әниләребезгә нәрсә бирде хөкүмәт? 8 сум пенсия белән үлделәр. Тормыш авырлыгыннан зарланып түгел, рәнҗетелүдән, чарасызлыктан елап үлделәр. Без, әтисез үскәннәргә, нәрсә бирә - бер сүз дә юк бу хакта, дәшми урындагылар. Әтиләре сугыштан кайтмаганнарның балалары да беркемгә кирәкми. Хәбәрсез югалганнарны исәпкә дә алмаска тырышалар. Ә кемнәр һәлак булды, кемнәр югалды соң? Сугышның беренче көненнән чыгып китүчеләр мәхшәрнең тәмугъ утына керделәр. Утка ташланып янды алар. 1944-45 елларда киткәннәрнең күбесе, сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтеп йөреп, исән-имин кайтты. Ә хәзер нинди кадерле ветераннар булдылар. Гомер буена балалары да, оныклары да рәхәт күрә. Олыласыннар, күпсенү түгел.
Ә кайчан да булса без ятимнәрнең дә күңелен күрер микән хөкүмәтебез дигән өмет белән яши идек әле. Менә 70 еллыкны бик яхшы каршыларга дип җыена башлады хөкүмәт. Ветераннарыбызны зурлыйсы иде ди. Бу әйтүендә дә бер кәлимә сүз чыкмый җитәкчеләр тарафыннан ятимнәр хакында. Адәм баласы гомер бакый өмет белән яши, безнең өметебезне дә кисәләр.
Сугыш чоры балалары күбесе сәламәт түгел, чөнки тамаклары ач булды, ялангач үсте алар. Күбесе үлеп бара. Калганнарын булса да искә төшерсәгез, гөнаһ булмас иде.
1941-1942-1943 ел балалары! Без күпме икән? Барыбыз да бергәләп, без дә бар бит әле дип, үз президентыбызга мөрәҗәгать итеп карыйк мәллә? Мәскәү безне күрмәде инде. Президентыбызның элеккесе дә, хәзергесе дә халкыбыз өчен эшләде һәм эшли дип беләбез.
Чордашларым! Уй-фикерләрегез белән бүлешик әле. Сез нәрсә диярсез икән. Безнең чор кешеләренең пенсиясе дә ташка үлчим бит аның. Бәлки үзебезнең хөкүмәт пенсияләребезгә өстәмәләр белән булса да сөендерер. Без күпне өмет итмибез, фатир сорамыйбыз.
Розалия Хөсәенова.
Зур Өтәк

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: