Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

ТИҢДӘШСЕЗ БАТЫРЛЫК КҮРСӘТЕП

Билгеле булганча, 1941-1942 еллардагы көзге-кышкы сугышлар барышында, бигрәк тә Мәскәү тирәсендәге сугышларда, немец-фашист басып алучылары әле тулаем «сындырылмаган» иде. 1942 елның җәе безнең өчен бик авыр башланды. Фашистик Германия бу вакытка СССРның байтак җирләрен басып алырга өлгергән иде. Ватаныбыз Донбасс һәм кайбер башка төбәкләрдә чыгарылган күмердән, Кривой Рог төбәге тимер...

Билгеле булганча, 1941-1942 еллардагы көзге-кышкы сугышлар барышында, бигрәк тә Мәскәү тирәсендәге сугышларда, немец-фашист басып алучылары әле тулаем «сындырылмаган» иде. 1942 елның җәе безнең өчен бик авыр башланды. Фашистик Германия бу вакытка СССРның байтак җирләрен басып алырга өлгергән иде. Ватаныбыз Донбасс һәм кайбер башка төбәкләрдә чыгарылган күмердән, Кривой Рог төбәге тимер рудасыннан, Никополь яны марганецыннан, көньяк өлкәләрнең металлургия заводлары продукциясеннән мәхрүм ителгән иде. Оккупациядә калган өлкәләрдә элек илебезнең 45 процент чамасы халкы яши, икътисад продукциясенең 1/3 өлеше эшләнә иде. Тимер юл челтәренең яртысы, 71 млн га чәчү җирләре һәм 109 млн баш терлек дошман кулында калды.
Япон империалистларының да форсаттан файдалану мөмкинлеген истә тотканга күрә, Ерак Көнчыгыш чик буйларында без байтак кына гаскәр тотарга мәҗбүр булдык.
Гитлер 1942 елның гыйнвар башында ук Япония илчесе белән булган әңгәмәсендә: «Советлар инде киләсе җәйдә үк тар-мар ителәчәк», - дип белдергән иде.
1942 елның июль урталарында фашистлар Дон елгасының Иделгә таба дугаланып кергән өлешенә килеп җитә. Идел буендагы тарихи зур сугыш шуннан башланып китә.
Дошман шактый зур тизлек белән алга - Сталинградка таба омтыла. 1942 елның җәй һәм көз айларында Совет дәүләтенең яшәү-яшәмәве шушында хәл ителде. Шул көннәрдә, совет сугышчыларының тәртибен һәм рухын күтәрү, саклау чараларын ныгыту йөзеннән, бик катгый фәрман дөнья күрә. Бу - 1942 елның 28 июлендә СССР Оборона халык комиссары имзалаган 227нче приказ була. Анда мондый юллар бар: «Дошман яу кырына бөтен көчен ташлады, зур югалтуларга да карамастан, алга бара, Советлар иленә мөмкин кадәр тирәнрәк үтеп керергә ниятли, яңадан-яңа өлкәләрне яулый, безнең авыл һәм шәһәрләрне җимерә, совет халкын җәберли, үтерә.
Ватаныбыз авыр көннәр кичерә. Әмма ничек кенә кыен булмасын, без дошман явын башта туктатырга, аннары тар-мар итәргә бурычлыбыз. Немецлар паникерлар күзаллаганча ук көчле түгел. Алар соңгы җегәрләрен туплап көчәнә. Якындагы берничә айда бирешмәсәк, түзсәк - димәк, җиңү безнеке булачак. Болай эшли алабызмы соң без? Башта тоткарлап, аннары дошманны көнбатышка таба «тәгәрәтә» алабызмы? Әлбәттә. Чөнки тылда безнең завод-фабрикаларыбыз яхшы эшли; самолет, танк, миномет һәм туплар торган саен күбрәк җитештерелә һәм фронтка күбрәк озатыла.
Безгә нәрсә җитми соң? Әйе, безнең рота, батальон, полк, дивизияләрдә, танк частьлары һәм авиаэскадрильяләрдә тәртип аксый, дисциплина чамалы әле. Безнең төп җитешсезлегебез хәзергә шул. Әгәр дә без хәзерге хәлебезне яхшыртыйк һәм Ватаныбызны саклап калыйк дисәк, армиядә ныклы дисциплина, үрнәк тәртип булдырырга тиешбез.
Паникерлар һәм куркаклар кичекмәстән юк ителергә тиеш. Бүгеннән башлап һәр кызылармеец, политработник һәм командир корыч дисциплинага буйсынырга, югары командование әмереннән башка бер адым да чигенмәскә тиеш».
Бу приказның эчтәлеге тиз арада барлык сугышчыларга җиткерелә. Дошманга каршы тору сизелерлек арта. Чигенүчеләргә карата катгый чаралар күрелә. Әйтик, 1942 елның 1 августыннан 15 октябренә кадәр Сталинград сугышы махсус бүлек хезмәткәрләре 140 мең чигенүче совет хәрбиләрен туктата, алгы ут сызыгыннан рөхсәтсез чигенгән өчен 4 мең сугышчыны кулга ала, 1 меңнән артыгы атып үтерелә, 28 меңе штраф роталарга озатыла.
Гомумән, Сталинград сугышы чорында хәрби трибунал тарафыннан барысы 13 мең совет солдаты һәм офицеры, рөхсәтсез чигенгән өчен, атарга хөкем ителә.
Илебез язмышы хәл ителгән бу сугышларда Татарстан вәкилләре, татар халкының ул һәм кызлары үзләрен аямыйча сугышты, кыю һәм батыр булдылар.
Әхәт САДРИЕВ,
9нчы лицейның Бөек Ватан сугышы тарихы музее җитәкчесе, Россия хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы
(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250