Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Бүген – Ватаныбыз геройлары көне

Бүген, Ватан геройлары көнендә Яшел Үзәннең Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Александр Тыгин Яшел Үзән туфрагының Ватаныбызга бик күп батырлар бирүе һәм моның белән чиксез горурлануын белдерде. Бөек Ватан сугышында башын салган геройлар белән бергә, ә Советлар Союзы Геройлары бездә 16, гадәти...

Бүген, Ватан геройлары көнендә Яшел Үзәннең Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды.
Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Александр Тыгин Яшел Үзән туфрагының Ватаныбызга бик күп батырлар бирүе һәм моның белән чиксез горурлануын белдерде. Бөек Ватан сугышында башын салган геройлар белән бергә, ә Советлар Союзы Геройлары бездә 16, гадәти вакытта батырлык күрсәтүчеләр дә безнең горурлык һәм алар яшь буынны тәрбияләүдә зур эш алып бара. Әмма шул ук вакытта исемнәре якташларга билгеле булмаганнары да бар. Җиңү паркында якташ геройларга куелган барельефлар арасында Николай Алтыновка куелганы юк, мәсәлән. Бу ак тапты бетерергә кирәк, Рус-Ковалында туып үскән, биредә колхозда эшләгән, Бөек Ватан сугышыннан соң да халык хуҗалыгын торгызуда хезмәт куйган Николай Николаевич якташлары тарафыннан хөрмәтләүгә лаек. Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин паркта аның барельефы Җиңүнең 70 еллыгына кадәр куелыр һәм Яшел Үзәннең бер урамы аның исеме белән аталыр, дигән ышаныч белдерде һәм район башлыгына Алтынов турында тупланган материалларны тапшырды.
Тантанада катнашкан сугыш һәм хезмәт ветераннары, төрле оешма җитәкчеләре, хакимият вәкилләре һәлак булган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X