Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

«Яшерен» мөһере алынды

Тиздән илебез бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылый. Төньяк Боз океаныннан алып Кара диңгезгә кадәр сузылган сугыш фронтларында якташларыбыз батырлык үрнәкләре күрсәтте.

Батырлык массалы төс алды, Ул совет кешеләре, шул исәптән якташларыбыз өчен дә яшәү нормасына өйләнде.

Иманым камил: архив язмаларыннан «яшерен» мөһере алынгач, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр сугышчы турында язарга мөмкин. Бүген шундыйларның, батырлык күрсәтүче якташларыбызның берничәсе турында җиткерәсем килә.

Гайнуллин Сәлим Солтан улы фронтка Норлат хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елның мартыннан 1нче Белоруссия, 1нче Украина фронтларында сугыша. 1нче Украина армиясенең Кече сержанты, ПТР взводының бүлек командиры «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. 1944 елның 2 августында 667 укчы полк командиры 20 яшьлек Сәлимне Буг һәм Висла елгаларын кичкәндә барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Сою­зы Герое исеменә тәкъдим итә. ПТР коралыннан атылган көчле ут астында Сәлим беренчеләрдән булып үз отделениесе белән каршы як ярга чыга һәм 2 кул, 1 стрелковый пулеметны, 3 немец снайперын һәм бик күп немец солтаны юкка чыгара. Яраланса да, сугыш кырын ташлап китми, операция ахырына кадәр паникага бирелгән фашистларны юкка чыгаруын дәвам итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен 1944 елда «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.

Кирпичников Александр Максимович тумышы белән Бишбатман авылыннан. Район хәрби комиссариаты чакыруы буенча сугышка озатылган. 1нче Украина фронтының 60нчы армиясе отделение командиры сугышларда җиңелчә яралана. «Батырлык өчен» медале һәм 2нче дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. 1943 елның 22 ноябрендә полковник Новиков Кирпичниковны түбәндәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.

1943 елның сентябрь ахырында Александр Максимович десант төркеме белән Окуниково авылы янында Днепр елгасын кичә. Чернобыль районының Дятловка авылы янында Тетерев елгасын беренчеләрдән булып кичеп чыга һәм төньяктан көнбатышка таба Киевне әйләнеп узу өчен сугышчыларга плацдарм ясый. Каты сугышларда фашистларның 12 контратакасын кире кайтара, 2 сугыш ноктасын өзә, 37 солдатны һәм 2 офицерны юк итә. Шуның белән дивизиянең башка тармакларына елганы уңышлы кичәргә ярдәм итә. 60нчы Армия командующие Иван Черняховский Александр Кирпичниковны «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкли. Житомир өлкәсе өчен барган каты сугышларда Александр Кирпичников һәлак була.

Рәхимулла Гарифуллин,

Әхәт Садриев,

Яшел Үзән эзтабарлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X