Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Яшел Үзән эзтабары белән очрашу

Сугыш... Бу сүзне ишеткәч тә тетрәнеп куясың. Быел Бөек Җиңүнең 69-еллыгын билгеләп үтәбез. Ә нинди юллар аша килде соң безнең илебезгә бу көн? Яшел Үзән шәһәренең 7 нче гомуми белем мәктәбе коллективында кунакта эзтабар һәм Жуков исемендәге музей җитәкчесе, чын мәгънәсендәге олы йөрәкле шәхес Садриев Әхәт Шәйхи улы булды. Әхәт...

Сугыш... Бу сүзне ишеткәч тә тетрәнеп куясың. Быел Бөек Җиңүнең 69-еллыгын билгеләп үтәбез. Ә нинди юллар аша килде соң безнең илебезгә бу көн?

Яшел Үзән шәһәренең 7 нче гомуми белем мәктәбе коллективында кунакта эзтабар һәм Жуков исемендәге музей җитәкчесе, чын мәгънәсендәге олы йөрәкле шәхес Садриев Әхәт Шәйхи улы булды.

Әхәт абый инде олы яшьтә булуына карамастан, файдалы һәм мактауга лаеклы хезмәтен дәвам итә. Үзенең укучылары белән, сугыш эзләре калган төрле илләргә йөреп, шушы аянычлы еллар истәлеген барлый.

Укучылар истәлекле материалларны үз куллары белән тотып карый алдылар. Пыяла су шешәсе, исемле кесә пәкесе, гади солдат киеп сугышкан күн итек табаны, хәтта немец халкы тарафыннан татар, рус, немец телләрендә язылган документлар һәм башка күп кенә истәлекле экспонатлар үткән еллар хатирәсен яңартты. Әхәт абый һәрберсенә аерым тукталып, аңлатып сөйләде. Укучылар бик зур игътибар белән тыңлап, әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Безнең мәктәбебезнең яшь кадетлары күңелендә патриотик хис тәрбияләүдә бу очрашу бик зур өлеш кертте дип ышанасы килә. Чөнки хәзерге буынның күбесе сугышның нәрсә икәнлеген аңлап бетерми. Әлбәттә, китаплардан укып, фильмнар карап, күпмедер мәгълүмат алалар. Ләкин сугыш турында сөйләгәндә, ветераннарыбыз, бабайларыбыз күзләренә карауга ни җитә! Бу куркыныч көннәр, төннәр, сугыш китергән югалтулар, авырлыклар аларның күз яшьләре булып тама.

Онытмыйк, балалар! Илебезгә килгән азатлык, Бөек Җиңү бик зур бәягә ия!

Гөлшат Сабирова,

7нче мәктәпнең татар теле укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев