Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Төбәкара Тукай укулары

24 апрель көнне шәһәрнең 5нче гимназия базасында «Төбәкара Тукай укулары» дип исемләнгән чара узды. Ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга һәм Туган тел көне уңаеннан оештырылды һәм үткәрелде. Төбәкара Тукай укуларында Яшел Үзән муниципаль районы мәктәбе укучыларыннан тыш, республиканың байтак районыннан, шулай ук күрше Волжск һәм...

24 апрель көнне шәһәрнең 5нче гимназия базасында «Төбәкара Тукай укулары» дип исемләнгән чара узды. Ул халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулуга һәм Туган тел көне уңаеннан оештырылды һәм үткәрелде.
Төбәкара Тукай укуларында Яшел Үзән муниципаль районы мәктәбе укучыларыннан тыш, республиканың байтак районыннан, шулай ук күрше Волжск һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән 70кә якын укучы катнашты һәм чыгыш ясады.
Укучылар «Каурый каләм», «Тукай иҗаты тәрҗемәдә», «Фәнгә беренче адым», «Осталык дәресләре» дип аталган 4 секциягә бүленеп эшләде һәм докладлар белән чыгыш ясады, үзләре язган шигырьләрен укыды. Укучыларның эшенә Казан (Идел буе) федераль университетының Фәрит Юсупов, Лера Камалова, Олег Хисамов кебек профессорлары, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы белгечләре бәя бирде. 15нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Рәмзия Әминева фикеренчә, Төбәкара Тукай укуларында күрше республикадан килгән укучыларның катнашуы һәм Тукайның француз, гарәп, инглиз, төрек, мари телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләрен укуы һәм тәрҗемә итүе бу чараның бик тә югары дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтә.
Апрель - шагыйрьләр ае. Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янәшәсендәге Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үтә. Укучыларыбызның бүгенге санда 6нчы биттә басылган бер бәйләм шигырьләре язгы умырзаялар булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X