Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Күгәй халкына таң калырлык

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган мәдәни чаралар арасында Күгәй мәдәният йортында узган концерт безне таң калдырды.

Концерт була алмый инде ул, сәхнәләштерелгән әдәби-музыкаль кичә дисәк, яхшырак. Тамаша залы шыгрым тулы иде: җәй көне булса, чебеннең хәйран калган авазы да ишетелер иде. Сугыш афәтләре Күгәй халкының тормышында нинди эз калдырганын сәхнә аша күз алдыннан кичердек. Кичердек дию генә аз: үзешчән артистлар белән авылдашларны сугышка озаттык, фронттан килгән хатларны укыдык, похоронкаларга бергә еладык. Сүзләр белән аңлатып булмый: тамашаны күрү кирәк!
Тыл батырларының Җиңүгә нинди өлеш кертүләре - Зөя станциясеннән җилкәгә салып орлык ташулар, ягарга - утын, лампага керосин булмаганга, өйдән-өйгә җыелышып фронтка оекбашлар бәйләргә җыелу, төннәр буе сагышлы-моңлы җырлар тыңлап йон эрләү күренешләре, төрле сәбәпләр аркасында аралашу суынган чорда тамашачыларны әһә, берләшергә кирәк икән, бердәмлек теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә булыша дигән олы уйга китерде. Фронтта авылдашларыбызның башка милләт вәкилләре белән бер теләктә көрәшүе - Җиңү һәр милләт, һәр халык өчен бөек максат икәнлегенә инандырды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багыш­ланган күренешләрне авылдашларыбыз аеруча илһамланып күрсәтте. Иҗат төркеме белән бергә шатландык. Күтәрә алмаслык югалтуларны җиңәрлек көч табарга, җимереклекләрне торгызырга һәр кеше үз өлешен кертергә, сугыш елларында Җиңүгә үз өлешен кертүчеләрне мәңге онытмаска дигән изге максатка килдек. Күгәй үзешчәннәренең осталыгына таң калырлык.
Ул гына да түгел, Бөек Ватан сугышының һәр көнендә бөтен ил белән бергә батырлык кылганнар авылдашлар.
Флера Әдиятуллина.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев