Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер – мәңгелек

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ничә ел узса да, Ватаныбызны саклап, Бөек Ватан сугышында кан койган кызыл армиячеләр язмышы белән кызыксынучылар күп. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзләүдә күп көч куя һәм таба да. Күптән түгел Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәре янында сугышларда катнашкан татарстанлыларның исемлеге билгеле булды. Вязьма эзтабарлары түбәндә исемнәре аталган...


Бөек Ватан сугышы тәмамлануга ничә ел узса да, Ватаныбызны саклап, Бөек Ватан сугышында кан койган кызыл армиячеләр язмышы белән кызыксынучылар күп. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзләүдә күп көч куя һәм таба да. Күптән түгел Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәре янында сугышларда катнашкан татарстанлыларның исемлеге билгеле булды.

Вязьма эзтабарлары түбәндә исемнәре аталган кешеләрнең туганнарының хәбәр бирүен үтенә. Яшел Үзән һәм Төньяк Норлат районнары хәрби комиссариатларыннан сугышка алынучыларның исемлеге:
Агафонов Василий Григорьевич, 1918 елгы, Свияжск;
Волчков Иван Андреевич, 1920, Ходяш авылы;
Габитов Рәхим Салават улы, 1913, Күгәй авылы;
Галләмов Гарәфетдин, 1911, Олы Ачасыр авылы;
Гафиятуллин Шәйхулла Гафиятулла улы, 1909, Тау Иле авылы;
Гобәйдуллин Шәриф, 1914, Олы Карагуҗа авылы;
Ельпотифоров Алексей Андреевич, 1918, Юдино бистәсе;
Ефремов Семен Дмитриевич, 1919, Өтәк авылы;
Кирин Андрей Иванович, 1920, Бритвино авылы;
Луговин Александр Сергеевич, 1916, Бишбатман авылы;
Назаров Григорий Иванович, 1913, Кири авылы;
Низамиев Борһан, 1901, Әрә авылы;
Постнов Александр Иванович, 1909, Васильево бистәсе;
Прокофьев Андрей Прохорович, 1919, Бишбатман авылы;
Сибгатуллин Галим, 1915, Олы Ачасыр авылы;
Уртяков Николай Гурьянов, 1921, Кири авылы;
Хәйруллин Әсхәт Хәлиулла улы, 1919, Юынчы авылы;
Ходякин Дмитрий Ильич, 1910, Кече Ключи авылы;
Шиһапов(Шәрипов) Кәлимулла, 1909, Норлат авылы;
Карташов Алексей Иванович, 1921, Яшел Үзән районы;
Леонтьев Михаил Федорович, 1898, Гәр авылы;
Яшин Павел Алексеевич, 1915, Яңа Тура авылы;
Бу кызыл армиячеләрнең барысы да Яшел Үзән районы буенча Хәтер китабына кертелмәгән. Бу солдатлар турында белүчеләр булса, яки туганнарының 9нчы лицей музее мөдире Әхәт Садриевка яки 5-88-71 телефоны аша эзтабар Рәхимгә хәбәр итүен үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев