Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Юл кагыйдә бозуны кичерми

13 гыйнварда Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 103нче чакрымында фаҗига чыга. «КамАЗ» автомобилен йөрткән Яшел Үзәннең Комаров урамында яшәүче 23 яшьлек егет, Казан ягыннан килгәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган юл тизлеген арттыруы нәтиҗәсендә, тормозга басканда автомобиле каршы юнәлешкә чыгып, каршыдан килгән «ВАЗ-111730» һәм «Renault Symbol au» автомобильләрен бәрдергән....

13 гыйнварда Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 103нче чакрымында фаҗига чыга. «КамАЗ» автомобилен йөрткән Яшел Үзәннең Комаров урамында яшәүче 23 яшьлек егет, Казан ягыннан килгәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган юл тизлеген арттыруы нәтиҗәсендә, тормозга басканда автомобиле каршы юнәлешкә чыгып, каршыдан килгән «ВАЗ-111730» һәм «Renault Symbol au» автомобильләрен бәрдергән. «ВАЗ» руле артында Яшел Үзәннең Южная урамында яшәгән 39 яшьлек ир булса, икенчесенең йөртүчесе Буденный урамында яшәгән 51 яшьлек ир.
ДТП нәтиҗәсендә «ВАЗ» йөртүче фаҗига урынында ук җан-тәслим кылган. Калган дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Южная урамында яшәүче 18 яшьлек егетнең аягы сынып, башы җәрәхәтләнгән, 60 яшьлек хатынның кулбашы сынган, башына зыян килгән. Карамалы Тауда яшәүче 34 яшьлек хатынның баш мие селкенгән, Яшел Үзәннең Буденный урамында яшәүче 52 яшьлек хатынның баш мие селкенгән, күкрәк сөяге нык бәрелгән. Зыян күрүчеләрнең барысын да Яшел Үзәннең район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X