Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Яшисе дә, яшисе иде әле

Казандагы иң эре базарларның берсе "Адмирал" яну күпләргә матди зыян гына салмады. Иң кызганычы бу фаҗигадә бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелү.

Алар арасында Урысбага авылында туып-үскән Айзат Фәсхетдинов та бар.

Сәүдә үзәгендә янгын чыкканны ишеткәч, Айзат "Адмирал"га чапкан. Хатыны Мәскәүгә товарга киткән булган, ә ул, сәүдә ноктасында сакланган товарны чыгару өчен, базар эченә кереп киткән. Аның белән берничә иптәше дә булган. Кергән, әмма чыга алмаган...

Әнисе Миңниса апа әле кичке 5тә дә дөрләп янган базар ягыннан күзен алмыйча: "Үләргә тиеш түгел бит ул, карап торган улым бит ул", - дип өзгәләнгән, бәлки исәндер, дип могҗизага ышанган, Ходайга ялварган, тик яраткан улын аңа исән килеш башка күрергә насыйп булмаган.

Узган шимбәдә 27 яшьлек Айзатны Урысбага зиратында җирләделәр. Сабантуйга да моның кадәр кеше кайтмыйдыр. Дуслары, якыннары аны бары уңай яктан гына искә ала. Әти-әнисенең, туганнарының, дусларының кайгы-хәсрәтен аңлатырга сүзләр җитми. Фәсхетдиновлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X