Яшел Үзәндә “Условник” операциясе бара
17 марттан 24 мартка кадәр җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Условник" (шартлы рәвештә хөкем ителүче) оператив-профилактика операциясе уздыра. Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелә. Хөкем карарын бозучылар булса, аларның материаллары яңадан судка җибәрелә. Тикшерүчеләр алкоголикларны, наркоманнарны, социаль яктан куркыныч психик авыруларны да күздән ычкындырмый. Хокук...
17 марттан 24 мартка кадәр җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Условник" (шартлы рәвештә хөкем ителүче) оператив-профилактика операциясе уздыра.
Операция барышында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелә. Хөкем карарын бозучылар булса, аларның материаллары яңадан судка җибәрелә. Тикшерүчеләр алкоголикларны, наркоманнарны, социаль яктан куркыныч психик авыруларны да күздән ычкындырмый. Хокук тәртибен саклаучылар аларның җыела торган урыннарын - притон һәм подвалларны, ташландык йорт һәм җылылык трассаларын да тикшереп йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев