Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Яшел Үзәндә ел башыннан законсыз тугыз уен салоны ябылган

Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре көн саен легаль булмаган уен салоннарын ачыклау буенча оператив-эзләнү һәм профилактика чаралары уздыра. Компьютер салоннары җитәкчеләре белән әңгәмәләр дә оштырыла, кисәтелә. Шулай булса да, уен бизнесын оештыручыларны штрафлар да, бернәрсә дә куркытмый. Хәтта җиһазлары конфискацияләнеп тә, үз эшчәнлекләрен аларның туктатасы килми. Менә шулай К.Маркс урамындагы уен...

Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре көн саен легаль булмаган уен салоннарын ачыклау буенча оператив-эзләнү һәм профилактика чаралары уздыра. Компьютер салоннары җитәкчеләре белән әңгәмәләр дә оштырыла, кисәтелә. Шулай булса да, уен бизнесын оештыручыларны штрафлар да, бернәрсә дә куркытмый. Хәтта җиһазлары конфискацияләнеп тә, үз эшчәнлекләрен аларның туктатасы килми.

Менә шулай К.Маркс урамындагы уен бизнесы объектыннан тикшерү барышында 10 монитор тартып алынган, әмма ике атнадан соң салон тагын үз эшен дәвам иткән, тагын 10 мониторны алганнар. Татарстан урамындагы салоннан да 4 монитор һәм шуның кадәр үк уен автоматы, Гоголь урамындагы йорттан 10 "бер куллы бандит", Комаров урамыннан - 12, Гагарин урамындагысыннан 16 уен җиһазы алынган.

Васильевода хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәктәп урамындагы уен бинасының эшен ике тапкыр ябып, 21 компьютерны конфискацияләгән.

Соңгы факт 10 мартта теркәлеп, Солнечная урамының 10нчы йортында уен салонын япканнар (10 компьютер алынган).

Ел башыннан ОМВД һәм прокуратура хезмәткәрләре 9 уен салонының эшен туктатып, 100гә якын берәмлек уен җиһазын кулланылыштан алган. Барлык ачыкланган фактлар буенча азартлы уеннарны законсыз оештыручыларга административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән.

Шундый закон бозу очраклары булса, эчке эшләр бүлегенә 02 яисә 4-41-05 телефоны аша хәбәр итәргә була. Анонимлык саклана.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X