Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Норлаттта өч янгында биш кеше үлгән

Биш янгын һәм өчесендә кешеләр үлеме - бу Норлат авылының фаҗигале статистикасы. Беренче очракта өендә бикләп калдырылган инвалид ир һәлак булса, дүрт айдан соң тагын янгын. Анда ике баланың гомере өзелде. Һәм соңгысы - агач йорт янып, ике кеше үлде. Алдагы икесендә бәла электр үткәргечендәге кыска ялганыштан, калганнары исерек хәлдә...

Биш янгын һәм өчесендә кешеләр үлеме - бу Норлат авылының фаҗигале статистикасы. Беренче очракта өендә бикләп калдырылган инвалид ир һәлак булса, дүрт айдан соң тагын янгын. Анда ике баланың гомере өзелде. Һәм соңгысы - агач йорт янып, ике кеше үлде. Алдагы икесендә бәла электр үткәргечендәге кыска ялганыштан, калганнары исерек хәлдә ут белән саксызлыктан чыккан.
-Куркыныч динамиканы туктату һәм халыкны кисәтү максатыннан чыгып, янгынга каршы хезмәт инспекторлары Норлатка барып халык белән аралашты, - дип сөйли янгын сагы федераль хезмәтенең 8нче отряды инспекторы Резидә Йосыпова. - Профилактика рейды үткәрүче төркем составында җирле үзидарә, полиция һәм социаль хезмәт вәкилләре бар иде. Шуны билгеләргә кирәк, Норлатта мондый рейд җәй көне дә булган иде югыйсә. Беренче чиратта тикшереләсе хуҗалыкларның исемлеге дә төзелде.
Әлфия Зыякаева Тулырак язманы "Яшел Үзән" газетасыннан укый аласыз.
Резидә Йосыпова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев