Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Көчле рухлы, кыю Ана

Һәр авылның мактауга лаек көчле рухлы, кайгыларга бирешмичә, түзем, сабыр, күп балаларын хезмәттән аерылмыйча тәрбияләп ялгыз үстергән аналары бар. Күп балалы - илгә лаеклы уллар-кызлар үстергән данлы Аналары белән безнең Бакырчыбыз да горурлана ала. Шуларның берсе - 5 ул һәм 1 кызын ялгызы үстереп, олы тормышка хәзерләгән ана - Суфия...

Һәр авылның мактауга лаек көчле рухлы, кайгыларга бирешмичә, түзем, сабыр, күп балаларын хезмәттән аерылмыйча тәрбияләп ялгыз үстергән аналары бар.
Күп балалы - илгә лаеклы уллар-кызлар үстергән данлы Аналары белән безнең Бакырчыбыз да горурлана ала.
Шуларның берсе - 5 ул һәм 1 кызын ялгызы үстереп, олы тормышка хәзерләгән ана - Суфия апа Бәхтиярова.
Суфия апаның тормыш юлы авыр, катлаулы булды. 2 яшеннән әтисез ятим калып үскән Суфия апа 7 классны бетерүгә Бакырчы фермасына дуңгызлар карарга керде. Аннан, озак еллар сыер савучы булып эшләп, пенсиягә чыкты.
Тормыш аны иркәләмәде. Юклыкның кыенлыкларын җиңәргә нинди генә көч тапты икән ул?
Яшьтән кияүгә чыгып, 5 ул һәм 1 кыз тапты. Яшьли 6 бала белән ялгыз калды. Рухулла абый вакытсыз дөнья куйды шул.
Торыр урыннары булмагач, саман йорт җиткерделәр. Аны ягып та, җылытып булмый иде. Аның салкынлыклары үзәккә үтте.
Аннары агач йорт җиткерделәр. Каралты-кура төзеделәр. Ир балалар шуклыгы белән 2 тапкыр янгын чыкты, бернәрсәсез калдылар. Олы балалары III-IV класста укыганда, кайсы авыл көтүе, кайсы колхоз көтүен көтеп, әниләренә ярдәм итә башлагач, бераз рәтләнде тормышлары. Җитешмәүчәнлекнең чиге булмады ул чакта. Туганнар, тирә-күршеләр бик булышты, рәхмәт.
5 ул! Әйтергә генә ансат. Җәй көне көтү көтәләр. Игезәк Рәшит-Рафыйкъ көн аралаш (көз көне көтү кергәнче көтүне ташлый алмыйлар, дәрес калдыргалыйлар. Мин аларның класс җитәкчесе, дәрес калдырмасыннар дип барам. Апа мине әрли, нишләсен, тормыш алып барырга кирәк. Әлфиясе белән Шамиле иртән әниләренә сыер савышырга фермага менәләр. Әлфиянең мәктәп формасы сумкасында йөрде, мәктәпкә Акъегеткә килгәч алмаштыралар иде киемнәрен.
Еллар үтә торды. Уллары-кызы кечкенәдән хезмәтнең ниндиен генә башкармадылар, язып бетерерлек түгел. Гыйбрәт өчен язам. Чөнки хәзерге балалар бик иркә үсәләр, ата-аналар артык иркәлиләр.
Суфия апаның олы улы Равил, кызы Әлфия, игезәкнең берсе - Рафыйкъ Акъегет мәктәбен бетергәч, Буа ветеринария техникумын бетерделәр. Аннан соң 5 улын армиягә озатты. «Кешечә булсын, малайларым эшләп китәләр», - дип озату кичәләрен үткәрде. Алар хезмәт итеп кайтты. Әлфия Күгәйдә ветврач булып, аннан Акъегет авыл советы рәисе булып эшләде. Рафыйкъ, ветинституттан соң, авылда ветврач, Юынчыда һәм Бакырчыда колхоз рәисе булып эшләде. Рафыйкъ Буада укыганда, акча җитмәгәч, вагон бушатып, ялгыз әбиләргә утын ватып, өйгә кайтканда чүпрә алып кайтып йөрде, акча юнәтте. Чүпрәсен кече уллары Шамил ваклап авылда сатты. Кешечә яшәү, кием юнәтү өчен ничек кенә көн итмәде алар, кайда гына эшләмәделәр?!
Бернинди хезмәттән дә чирканмадылар. Аларны иртән үзе сыер саварга киткәндә үк уятып көтүгә чыгарып җибәргәндә ана йөрәге телгәләнмәде микән? 10 яшьлек балалар бит алар ул чакта.
Гомер рәхәттә дә, кыенда да үтә ул. Кыенлыкта табылган хезмәт җимеше кадерле була. Һәр тиенен санап яшәделәр. Суфия апаның көчле рухлылыгына гаҗәпләнерлек. Кайберәүләр 1 балага туй ясый алмаганда, 6 баласына зурлап туйлап өйләндерде, кияүгә бирде.
Шул кыенлыкларны җиңеп, балалары хакын хаклаган Ана булганга, балалары олы хөрмәт белән карыйлар. Равиле Норлатта ЖКХ начальнигы булып эшли. Инде үзе бабай, оныклары бар. Навиле, Рафыйгы, Әлфиясе Сургут шәһәрендә гаиләләре белән яшиләр, җитәкче урыннарда эшлиләр. Сабан туйларын үткәрергә, мәчет-зиратны карап торырга, балалар бакчасын ремонтлауга матди ярдәм күрсәтәләр.
Суфия апаның 5 баласы да югары белемле, хәзер оныклары Казанга кайтып, институтларда белем алалар. Апа хәзер бик кадердә, рәхәттә. Юклыкны үткәргән көннәренең, авырлыкларны җиңү эзсез үтмәде инде. Саулыгы чамалы. Аны балалары ике тапкыр Хаҗ кылырга юллап җибәрделәр. Әле бер баласы, әле икенчесе илнең төрле санаторийларында ял иттерәләр, бик булышалар, кайгырталар, хөрмәт итәләр. 2 катлы зур өйдә муллыкта яши. Бәхетле ананың 5 баласы исән, 12 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Тик гомер генә узып бара. Тиздән Суфия апага 75 яшь. Юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, тыныч картлык, борчусыз көннәрдә яшәвен телибез. Бар әйбере җитеш, сәламәтлек кенә телибез.
Бу язманы мактанып түгел, ә гыйбрәтле язмышлы гаилә, аның олы кешесе - 6 бала анасы, илгә 5 солдат үстергән, аларны озаткан, көтеп алган, каршылаган, батыр кыз үстергән Анага багышладым.

Һай, бу гомер...
Авырлыклар үтә-үтә,
Рәхәт тормыш көтә-көтә,
Сикәлтәле юллар узып,
Гомереңнең юлын сызып,
Кай арада үтеп киткән?!
Һай, бу гомер!

Кочак тулы бала багып,
Яшь көенчә ялгыз калып,
Бик аз булып шатлыкларың,
Ерып кайгы сазлыкларын
Кай арада үтеп киткән?!
Һай, бу гомер!

Сүнми янды синең учак.
Юклыкларың кочак-кочак
Булганда да сер бирмәдең.
Бер көнең дә үтмәс кебек
Вакытта да баш имәдең.
Рәхәт көтеп гомер үткән.
Һай, бу гомер!

Маңгайларга сырлар чигеп,
Чәчләреңә кырау сибеп,
Рәхәт көннәр килде үзе.
Ничә буын бәйрәмеңдә!
Оныкчыклар әйләнәңдә,
Бик бәхетле гомер көзең!

Барлык та күп,
Юклык та юк.
Гомер генә үтеп киткән...
Кай арада үтеп киткән?!
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев