Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Балабызны коткардык

Көзге, кояшлы матур көндә редакциягә бер ӘНИ килеп керде. - Беләсезме, мин баламны коткарып калдым, - дип сүз башлады ул керә-керешкә. Ярты еллар элек булган бу хәлләр. - Кызымның йөргән егете баламны ташлап китте. Бик яраткандыр инде, бахыр, гел балтасы суга төшкән кешедәй күңелсезләнеп йөрде. Минем белән дә сөйләшмәс булды....


Көзге, кояшлы матур көндә редакциягә бер ӘНИ килеп керде.
- Беләсезме, мин баламны коткарып калдым, - дип сүз башлады ул керә-керешкә.

Ярты еллар элек булган бу хәлләр.
- Кызымның йөргән егете баламны ташлап китте. Бик яраткандыр инде, бахыр, гел балтасы суга төшкән кешедәй күңелсезләнеп йөрде. Минем белән дә сөйләшмәс булды. Әтисе белән икәүләп күңеленә ачкыч табарга тырышабыз, һич барып чыкмый. Көннәрдән бер көнне ниндидер тренингка язылганын әйтте бу... Ярар дидек, кызыбыз белми язылмас: инде яше дә бар, югары белем алган...
Кызыбыз өйгә кичләрен соңарып кайта башлады. Ял көнендә дә шунда чыгып чаба. Үз-үзен тотышында да үзгәрешләр барлыкка килде. Юкка-барга көлеп җибәрә, я әйткән сүзләребезне тыңламый, яки бөтенләй ишетми дә. Кыскасы, бөтенләй икенче дөньяда яши башлады.
Юк, мин әйтәм, дөрес нәрсә түгел юньле тренинг түгел, ахыры бу, кайда йөри икән бу кыз бала дип, ул киткәч, бүлмәсендә өстәл тартмасын карарга булдым.
Кәгазьләре арасында ниндидер килешү (договор) тартып чыгардым. Кызым йөри торган тренинг үткәрүчеләр арасында төзелгән килешү булып чыкты бу. Аны укыгач, чәчләрем үрә торды. Кергәндә 5 мең сум взнос, тагын 19 мең сум - йөри башлагач, тагын әллә нәрсә өчен - кыскасы, кара исәп белән 39 мең сум түләргә тиеш булып чыга кызыбыз. Боларның барысын да хәйрия сүзе белән каплыйлар, имеш, мохтаҗларга булышалар. Соң, алла бәндәсе, мохтаҗларга булышырлык мөмкинлегең булса, ник аны турыдан-туры ярдәм итеп була бит, ә кемнеңдер счетына күчереп түгел. Кыскасы, чын сектага эләгеп бара икән бит кызым...
10-15 көн эчендә тамырдан үзгәрде бала. Мондый үзгәрешләргә гипнозсыз ирешеп булмый торгандыр ул, психотроп препаратлар да кулланмыйлар микән.
Атасы балаларга бик игътибарлы кеше безнең, кирәк чакта бик коры да була белә. Атна-ун көн кичләрен бер кая да чыгарга рөхсәт бирмәде. Эшенә дә үзе илтеп, үзе алып кайта торган булды. Менә инде ярты ел үтеп китте, яңадан анда барганы сизелмәде. Акрынлап-акрынлап элекке халәтенә кайтты кызым. Әле хәзер генә кызымны югалта язуымны бөтен асылы белән аңладым. Ярый әле бик озак йөрергә өлгермәде, ярый әле вакытында сизендек.
Әйтәсе килгән сүзем шул, әти-әниләр, туганнар бер-берсенә бик игътибарлы булсыннар иде, бәла аяк астында, хис-кичерешләр дөньясыннан менә шундый секталарга килеп эләгүе - бер адым, балалар да әти-әниләреннән дә ышанычлырак кеше юклыгын аңласыннар, аларга һәрдаим ярдәм итәргә атлыгып торучы туганнары барлыгын онытмасыннар иде.
Бәхетле ана белән
И.Гарипов сөйләшеп утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X