Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Аферистларның чираттагы корбаны

Яшел Үзәндә яшәүче 58 яшьлек хатын «мораль компенсация» буларак 500 мең сум акча алу өчен ялганчыларга 65 600 сум акчасын күчергән. Пенсионер хатын 2011 елда телефон аша 17 мең сумга кан басымын төшерә торган аппаратка заказ биргән булган. Аппаратны аңа өенә китереп бирәләр. Әмма ул үзендә бернинди дә уңай үзгәреш...

Яшел Үзәндә яшәүче 58 яшьлек хатын «мораль компенсация» буларак 500 мең сум акча алу өчен ялганчыларга 65 600 сум акчасын күчергән.
Пенсионер хатын 2011 елда телефон аша 17 мең сумга кан басымын төшерә торган аппаратка заказ биргән булган. Аппаратны аңа өенә китереп бирәләр. Әмма ул үзендә бернинди дә уңай үзгәреш сизми. 5 ноябрьдә аңа кинәт «Кызыл хаҗ» оешмасыннан шалтыратып, мораль зыянны каплауларын, әмма акчаны алу өчен 19500 сум күләмендә салым түләргә кирәклеген хәбәр итәләр. Тора-бара табышка карап алынучы салым 65 мең сумга кадәр күтәрелә. Бәхетле хатын банк кассасыннан, кызының кисәтүләренә карамастан, аферистлар әйткән номерга акча күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев