Яшел Үзән

Каенанага баш бирмәдем

Каенанага баш бирмәдем Бүген яшьләр гаилә коргач ук аерым яшәү ягын карый. Ни дисәң дә, һәркемнең үзенчә яшисе, өйдә хуҗабикә буласы килә. Тик теләкләр һәрчакта да чынбарлыкка туры килеп бетми шул. Каенана белән бер түбә астында яшәүчеләр дә бихисап. Дөрес, аларның бөтенесен дә бер калыпка салып, начар яшиләр дип әйтеп...

Каенанага баш бирмәдем
Бүген яшьләр гаилә коргач ук аерым яшәү ягын карый. Ни дисәң дә, һәркемнең үзенчә яшисе, өйдә хуҗабикә буласы килә. Тик теләкләр һәрчакта да чынбарлыкка туры килеп бетми шул. Каенана белән бер түбә астында яшәүчеләр дә бихисап.

Дөрес, аларның бөтенесен дә бер калыпка салып, начар яшиләр дип әйтеп булмый. Бер-берен аңлап, хөрмәт итеп көн күрүчеләр дә юк түгел.
Гадәттә, каенаналарның, киленнән зарланып, һәр эшеннән гаеп эзләп, дөрес яшәргә өйрәтүе, кирәкмәгәнгә тыкшынуы еш күзәтелә. Ә кайчакта киресе дә булып куя икән. Дәваханәдә бер палатада ике балалы яшь бер ханым белән ятарга туры килде. Мин исә аның сөйләгәннәрен, шулай да була икән дип, авыз ачып тыңлап утырдым.
- Безнең тормыш «Санта-Барбара» киносыннан бер дә ким түгел. Каенатам, каенанамны ташлап, яшь хатынга өйләнгәч, таякның юан башы, иң беренче, безгә төште. Без яшәгән өч бүлмәле фатир иремнең әтисенә калды, ә гаиләбез каенана белән бер кечерәк йортка күченде. Менә шунда мин аның бу тормышта бөтенләй дөрес яшәү рәвеше алып бармаганлыгын күреп шаккатым. Чисталыкның ни икәнен дә белми икән бу. Иң әүвәл, савыт-сабаны кырып-себереп юарга туры килде. Ялтырап торган кәстрүл, чашка, тәлинкәләрне күргәч, авызын ачып, гаҗәпкә калды. Ул аны, шулай чистартып була икән дип, уйламаган да, ахрысы. Юган керләрне дә ничек туры килә, шулай элә дә куя. Керне беренче өч тапкыр селкергә, аннары гына эләргә кирәк дигәч, башын юләргә салып, тагын авыз ачып карап тора. Идән юу, ашарга пешерү кебек көндәлек эшләр галочка өчен генә эшләнгән кебек. Мин аннан каенана дип дер калтырап, куркып тормыйм, ни уйлаганымның барын да әйтәм. Аның гамәлләре, фикере белән килешми торып, дөрес дип баш селкеп тора алмыйм бит инде. Ә иң куркынычы, ул балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган. Алай гына да түгел, ул аларны бөтенләй тәрбияләмәгән. Мин иремнең кай җиренә гашыйк булганмындыр, һич аңламыйм. Дөрес, мин аны хәзер дә яратам. Ул йә булмаса мин, башка берәүгә гашыйк булсак, бер-беребезне алдап йөрмибез, аерылышабыз дип, алдан ук килешеп куйдык. Ирем кадак та кага белми, шундый ир буламыни соң?! Иң аянычы, ул әнисен тамчы да хөрмәт итми, миннән бигрәк иремнең әнисе белән бер түбә астында торасы килми. Эт белән мәче кебек яшиләр. Үзе гаепле. Ирем дә, каенанам да балаларны тәрбияләвемә тыкшынмый. Без гаиләдә кечкенәдән эшләп үстек. Әти-әни циркка, йә булмаса башка җиргә барырга акчаны эшләгән өчен бирә иде. Хезмәтнең дә, акчаның да кадерен яшьтән белеп үстек. Балаларымны да, кечкенәдән эшләп үссеннәр дип, коры тәрбиялим, өйдәгеләр кысылмый. Әле дүрт яшен дә тутырмаган улым өйдә тузан сөртә, тузан суырткыч белән өйне җыя, кер үтекли, сеңлесен карарга ярдәм итә. Каенанам миңа яңа кияү дә эзләп карады инде. Улына көнләшә, ахры. Хәер, аңламассың аны, сәер яклары бик күп. Ире киткәч, улын да югалтыр дип курка күрәсең. Җибәрмәскә иде, ник киткән соң ул? Мин аның үзенә дә әйтәм, ирең ташлаган икән, үзең гаепле дим.
Менә шундый хәлләр. Әле яңа танышым каенанасының дәваханәгә килергә җыенганын белгәч, җаны теләгән ризыкларның исемлеген SMSка аша язып җибәрде. Икенче көнне авылдан кадерле каенана төенчекләрен төйнәп килеп тә җитте. Ышанасызмы юкмы, ул килене сораган өй токмачыннан аш, мантый, ит төрелгән коймак һәм башка тәм-томнарның барысын да пешереп килгән иде. Палатабыз белән сыйландык. Бөтен каенаналар да алай киленнәрен зурлый дип әйтмәс идем. Хәер, кемнең сүзен тыңласаң, шуныкы дөрес кебек. Аннары кешене тикшерәсе күпкә рәхәт бит ул. Бер-береңнән гаеп эзләмичә генә, тыныч тормышта яшим дисәң, аерым торудан да яхшысы юк, минемчә.
Наҗия Басыйрова.
Яшел Үзән

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: