Яшел Үзән

Бәчек халкына сабырлык телибез

Көтмәгәндә районыбызның Түбән Урысбага авыл җирлегенә керүче Бәчек авылы бар халыкның игътибарын җәлеп итте. Битараф калып булмый шул андагы авыр хәлгә. Авылның иң тыныч җире булырга тиешле урыны - зират танытты аны. Төгәлрәк әйткәндә, шундагы кабер ташларының җимерелүе турындагы шомлы хәбәр борчуга салды безне. Татар авылында мондый хәлнең булуы мөмкинме...


Көтмәгәндә районыбызның Түбән Урысбага авыл җирлегенә керүче Бәчек авылы бар халыкның игътибарын җәлеп итте. Битараф калып булмый шул андагы авыр хәлгә. Авылның иң тыныч җире булырга тиешле урыны - зират танытты аны. Төгәлрәк әйткәндә, шундагы кабер ташларының җимерелүе турындагы шомлы хәбәр борчуга салды безне.


Татар авылында мондый хәлнең булуы мөмкинме дип аптырап, без аны карап кайтырга булдык. Башлап авыл читендәге зиратка бардык. Якынлашканда ул-бу булуы күренмәде. Матур итеп яшел төскә буялган тимер койма белән чикләнгән ул. Койма үзе төзек. Тик менә эчкә узгач, җимереклек күреп, туктап калырга мәҗбүр булдык. Мәрхүм Альберт Гафиатуллин исеме язылган кабер ташы нык ватылган иде. Ташның аскы өлеше җимерелгән, янында тагын өске өлешеннән кәтелгән зур-зур кисәкләр ята. Аннан да ерак түгел мәрхүм Мосәлия Габдуллина исеме язылган таш чардуганга терәтеп куелган иде. Ансының нигезенә беркетә торган аскы өлеше ватык иде.
Без тагын зиратны карап йөреп чыктык. Ташлары авышканнары барын бар иде, әмма болар кебек ватылганнарын бүтән күрмәдек. Аллаһка шөкер! Авылга кергәч, беренче итеп, Бәчек мәчете имамы Равил хәзрәт Садриев белән танышып сөйләштек.
- Минем 78 яшькә җитеп мондый хәлне күрү түгел, ишеткәнем дә юк иде. Хәзер төзекләндереп бетерә яздык инде. Билгеле, кеше үзенең туган-тумачаларының каберен ватык хәлдә тотмый, тизрәк рәтләп куярга тырыша. Гомумән, зиратны карап торабыз, былтыр яңа койма ясатып куйган идек, быел аны буядык әнә. Ташларны урыннарыннан лом белән каерып аударганнар, ахры. Кемнең кулы күтәрелгәндер мондый гөнаһлы эшкә? Акылга сыймаслык хәл бу! - дип тирән аптыравын белдерде ул.
Без имамнан бу хәлнең иң беренче шаһиты турында сорагач, ул Бәчектә яшәүче Хәйдәр Сибгатуллинны күрергә киңәш итте.
- Иң башта аны иртән көтүче күргән. Аннары безгә килеп җитте инде ул авыр хәбәр. Баргач шаккатык: алдагы рәттәге кабер ташлары язулы ягы белән җирдә ята иде. Башта 35 ауган таш таптык. Аннары эчтәрәк тә күрдек - барлыгы 41гә җитте кузгатылган ташлар саны. Шунысы гаҗәп, алар барысы да, йөзтүбән егылган шикелле, бер якка аударылганнар иде. Әллә соң җил екканмы боларны дип тә уйладык башта - алдагы кичтә бик көчле җил искән иде бит. Алай дигәндә, зур агачлар ышыгындагылар нигә ауган? Ә җил бөтен көченә искән ачык урында, нишләптер, кузгалганнар юк. Аннары инде, җил екса да шул хәтле вата алыр иде микән ташны... Бөтенебез аптырадык инде. Шуларны күргәч, гел әллә нишләдем, күңелемә урын таба алмый интектем. Туган авылымда моны күрүе бик авыр булды миңа. Халык җыелып рәтләп чыккач кына тынычландым бераз, - дип уртаклашты күргәннәре белән Хәйдәр.
8 июнь көнне иртән зиратка беренчеләрдән булып барган кеше күргәннәре бу. Менә шулай Бәчек зиратында бер төн эчендә кырыктан артык каберне мәсхәрә итеп ватып чыгалар. Билгеле, кемнең дә булса, Ходайдан курыкмыйча, шундый зур гөнаһка кул күтәрә алуына ышанасы килми. Җил-давылга да сылтап булмый шикелле. Ул чагында кем?
Хәзер инде анда, нигездә, тәртип кертелгән дисәң дә ярый. Бәчеклеләрнең эшне тиз тотуы сөендерә. Әмма авыл халкы тынычланган дип әйтеп булмый. Шунда очрашып сөйләшкән кешеләрнең барысы да бу хәлгә борчылуын белдерделәр.
Гаеплене полиция табар дип өметләнәсе килә. Тикшерү эшләре бара хәзер. Бу эш белән районның тикшерү эшләре бүлеге башлыгының урынбасары җитәкчелек итә. Халыкны борчуга салган өчен мәлгунь җавап тотарга тиеш.
... Бәчек халкы белән аралашып кире киткәндә күңелебездә бер теләк бөреләнгән иде: бүтән кабатланмасын иде мондый хәл! Һәрхәлдә, бакыйлыкка күчкән якыннары рухына зиярәт кылганда, шомлы уйлар өзмәсен иде бәчеклеләрнең догаларын.

Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: