Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

«Сөенечле» хәбәрдән башы әйләнгән

Күптән түгел Яшел Үзәндә 57 яшьлек пенсионер хатын, ялганчыларга ышанып, аларга 45 600 сум акча күчергән. 2009 елның мартында бу хатын телефон аша кан басымын төшерә торган җайланмага заказ биргән була. Аппаратны аңа өйгә китереп бирәләр. Берничә айдан соң бу хатынның кәрәзле телефонына билгесез егет-кызлар шалтыратып, аппаратның ничек эшләве белән...

Күптән түгел Яшел Үзәндә 57 яшьлек пенсионер хатын, ялганчыларга ышанып, аларга 45 600 сум акча күчергән.

2009 елның мартында бу хатын телефон аша кан басымын төшерә торган җайланмага заказ биргән була. Аппаратны аңа өйгә китереп бирәләр. Берничә айдан соң бу хатынның кәрәзле телефонына билгесез егет-кызлар шалтыратып, аппаратның ничек эшләве белән кызыксына башлыйлар, дару препаратлары тәкъдим итәләр. Әмма хатын дару алудан баш тарткач, тегеләре шалтыратудан туктый.
Бу елның 9 октябрендә хатынның өй телефонына Мәскәүнең Үзәк банкы вәкиле шалтыратып: «Суд карары буенча кан басымын төшерә торган аппарат тарату белән шөгыльләнгән оешма, үзенең элеккеге клиентларына әхлакый зыянны каплау өчен, компенсация түләргә тиеш. Сезнең исемгә 480 мең сум акча күчерелде!», - дип хәбәр итә. Шалтыратучы сүзләренә караганда, бу акчаны алу өчен Үзәк банкка - 26400 сум, Казандагы арадашчы банкка 19200 сум түләргә кирәк була.
Бәхетле хатын, бу хәбәрне ишеткәч, сөенеченнән ни эшләргә дә белми, шулай да, тикшереп-нитеп тормый, йөгерә-йөгерә Яшел Үзән банкларының берсенә барып, телефон аша әйтелгән ике банк картасы номерына барлыгы 45 600 сум акча күчерә.
Икенче көнне аның өй телефонына тагын бер кыз шалтыратып, банкның аңа берничә сәгатьтән соң 480 мең сум акча күчерәчәген хәбәр итә.
Хатын Интернеттан Мәскәүдә андый банкның чынлап та булуын һәм телефон номерларының да тәңгәл килүен ачыклый. Шалтыратучы кыз банк мәгълүматларын бирсә дә, банкның үзендә бу хатынга тиешле компенсация барлыгын белмиләр.
Шуңа күрә кәрәзле элемтә операторлары, хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кисәтүләренә игътибарлы булырга, телефоннан хәбәр ителгән мәгълүматны башта тикшереп карарга, СМС һәм ММСларга ышанып, таныш булмаган номерларга акча күчерүдән ерак торырга кирәк.
Ел башыннан социаль ялганлау буенча 40 факт теркәлгән. Шуларның 25ендә кешеләр әйтелгән хәбәргә ышанмаган, игътибарлы булган, ә менә 15 очракта җинаятьчеләргә 4 меңнән алып 70 мең сумга кадәр акча күчерелүе билгеле.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X