Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Юл фаҗигасенә укучы балалар күбрәк эләгә

Ноябрьнең 1еннән 10сына кадәр районда, балалар катнашында юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, «Көзге каникул» профилактик чарасы узды. Бу уңайдан, беренче чиратта, шуны әйтергә кирәк, юлларда балаларның иминлеге турында ата-аналар үзләре кайгыртырга тиеш. Әйтик, аларга юл йөрү кагыйдәләрен һәр көнне аңлатып, исләренә төшереп торуның файдасы күп. Көзге чорда балаларга яктыр­тып тора...

Ноябрьнең 1еннән 10сына кадәр районда, балалар катнашында юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, «Көзге каникул» профилактик чарасы узды.
Бу уңайдан, беренче чиратта, шуны әйтергә кирәк, юлларда балаларның иминлеге турында ата-аналар үзләре кайгыртырга тиеш. Әйтик, аларга юл йөрү кагыйдәләрен һәр көнне аңлатып, исләренә төшереп торуның файдасы күп. Көзге чорда балаларга яктыр­тып тора торган элементлар кертелгән киемнәр кидерү дә бик мөһим. Шундый браслетлар, наклейкалар, флейкерлар машина йөртүчеләргә юлдагы баланы ерактан ук күреп алыр­га ярдәм итә. Шәхси машина йөртүчеләр 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслога утыртырга кирәклеген онытырга тиеш түгел.
Практика күрсәтүенчә, яшь җәяүлеләр ДТПга үзләренең саксызлыгы аркасында гына түгел, ә еш кына машина йөртүчеләр гаебеннән дә эләгә. Машина йөртүчеләргә «Балалар» дигән юл билгесе янында бик сак булырга кирәк. Андый урыннарда балалар, уен белән мавыгып, юлга кинәт йөгереп килеп чыгарга мөмкиннәр.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 10 аенда район һәм шәһәрдә балалар катнашында 17 юл-транспорт фаҗигасе булган. Нәтиҗәдә 18 бала төрле дәрәҗәдә имгәнгән. 2012 елның шул чорында да шуның кадәр үк ДТП теркәлеп, 17 бала җәрәхәтләнсә, кызганычка, берсенең гомере өзелгән. Яшь категорияләре буенча исәпләгәндә, ДТПга эләгүчеләрнең 5се мәктәпкәчә яшьтәге булса, 12се - мәктәп укучысы. Араларында малайлар күбрәк теркәлгән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев