Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гыйбрәт булсын

Наркосимволика тыелган!

Яшел Үзән шәһәрендә бер сәүдәгәр ханымга, наркотик матдәләрне пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен, 40 мең сум штраф салынды. Наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге Яшел Үзән кием базарында «Рек­лама» дип аталган махсус чара үткәрә һәм данлыклы растаман (марихуана куллану темасына нигезләнгән субкультура) Боб Марли, киндер яфраклары төшкән һәм инглиз телендә язылган...

Яшел Үзән шәһәрендә бер сәүдәгәр ханымга, наркотик матдәләрне пропагандалаган һәм законсыз рекламалаган өчен, 40 мең сум штраф салынды.
Наркоконтрольнең Яшел Үзән районара бүлеге Яшел Үзән кием базарында «Рек­лама» дип аталган махсус чара үткәрә һәм данлыклы растаман (марихуана куллану темасына нигезләнгән субкультура) Боб Марли, киндер яфраклары төшкән һәм инглиз телендә язылган футболкаларга тап була. Эшмәкәр бу футболкаларны белеп сату итәме соң? Юк шул. Сату өчен күпләп алганда, иң беренче чиратта, киемнең сыйфатына карый икән. Ул хәтта бу футболканың наркотик рекламалый торган кием булуын башына да китермәгән.
Гамәлдәге законнар буенча наркосимволика төшерелгән бөтен нәрсә дә (кепка, каеш, бейсболка һ.б.) тыелган. Ә монда футболканың алды нәкъ марихуананы рекламалый. Наркополицейскийлар әлеге җәйге киемне бу эшмәкәрдән махсус тикшерү өчен алып китә. Экспертиза футболка рәсемен наркотиклар куллануга өнди һәм аның җәмгыятьтә легальләштерү кирәк дигән фикерне пропагандалый дигән фикергә килә. Судта бу ханым үз гаебен танымады һәм гомерендә бер тапкыр булса да наркотик татып карамаганга, аның яфраклары нинди булуы турында хәтта белмәвен дә сөйләде. Шактый зур күләмдә салынган штраф әлеге ханымга гына түгел, башкаларга да сабак булсын иде.
«Наркотик матдәләрне рекламалау закон белән тыелган. Әлеге законны бозучылар 4 меңнән алып 5 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Реклама продукциясе, аны ясаган әйберләр барысы да конфискация­ләнә. Ә инде кеше вазифа биләсә, 45тән - 50 мең сумга, ә инде эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга да шулкадәр штраф каралган. Бу әле эшмәкәрнең юридик белеме булмаган очракта. Боларга өстәп әле эшчәнлеген 40 көнгә кадәр туктатырга мөмкиннәр. Ә юридик затларга исә закон тагын да катырак: 800 мең сумнан 1 млн га кадәр штраф», - ди УФСКНның Яшел Үзән бүлеге өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова.
Хөрмәтле гражданнар!
Әгәр наркотик матдәләрне популярлаштыру, аларны сату урыннарын белсәгез, наркоконтрольнең Яшел Үзән бүлегенә 5-55-00 телефоны аша хәбәр итегез. Мәгълүматны шулай ук идарәнең http://ufskn. tatar.ru сайтында да калдыра аласыз.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X