Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Йөрәкләр һаман яшь

Ноябрь азагында Олы Яке мәдәният йортында авылдашлар өчен искиткеч шәп кичә булды. 50, 55, 59 ел, иңне-иңгә куеп, бергә яшәгән гүзәл парларны олыладылар бу кичәдә. Авыл җирлегендә тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләре белән һәркайсыбызга үрнәк булырлык парлар байтак, ә бу кичәгә шундый гаиләләрнең «иң-иң»нәре чакырулы иде. Олы Якедән Наҗия һәм Фәйзрахман Садыйковлар...

Ноябрь азагында Олы Яке мәдәният йортында авылдашлар өчен искиткеч шәп кичә булды. 50, 55, 59 ел, иңне-иңгә куеп, бергә яшәгән гүзәл парларны олыладылар бу кичәдә.
Авыл җирлегендә тормыш-көнкүрешләре, яшәү рәвешләре белән һәркайсыбызга үрнәк булырлык парлар байтак, ә бу кичәгә шундый гаиләләрнең «иң-иң»нәре чакырулы иде. Олы Якедән Наҗия һәм Фәйзрахман Садыйковлар (55 ел), Мөршидә һәм Шамил Кәримовлар (59 ел), Уразлыдан Сания һәм Әнвәр Мөхәммәтҗановлар (55 ел), Каратмәннән Рәҗәп һәм Хәлим Заһидуллиннар гаиләсе турында белмәүчеләр сирәк. Гомер буена берсен-берсе яратып һәм кайгыртып яшәгән бу парлар бу кичтә тагын да матур, сөйкемле иде. Ир батырлыгына таянса, хатын матурлыгына таяныр, дигән татар халык мәкале нәкъ шушы күркәм парлар турында уйлап чыгарылгандыр кебек. Алар, производствоның теләсә кайсы участогында эшне һәрвакыт намус белән башкарып, авылдашларының тирән ихтирамын, олы хөрмәтен яулады. Иң авыр хезмәттән дә баш тартканнары булмады. Гаиләдә дә, иңне-иңгә куеп, тырышып эшләп, матур тормышка җиттеләр, үзләре кебек эшчән, теләсә нинди эшне батырып эшли ала торган батыр уллар һәм кызлар тәрбияләп үстерделәр, шуңа күрә, туган-тумачаның, күрше-күләннең, дус-ишнең бергә җыелып, аларны хөрмәтләве бик тә табигый иде бу көнне.
Авылдашлары, мәдәният хезмәткәрләре яшьлекләренә алып кайтты бу гүзәл парларны. Сугыштан соңгы авыр елларда өйләнешкән бу матур парларга зурлап туйлар үткәрү мөмкинлеге дә булмагандыр, әмма алар, югалып калмыйча, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, берсен-берсе күз карашыннан аңлап, бик тә тату гомер иткән, шунлыктан бу кич аларга туйлары кебек истәлекле, матур булды.
Нәкъ туйдагыча, алып баручыларның бик күп кызыклы, шаян сорауларына кайбер чакта - мәзәкләп, кайбер чакта һәркемнең йөрәгенә үтеп керерлек итеп төпле җавап та бирергә туры килде үзләренә. Аларның яшәү рәвеше һәркайсыбыз күз алдында һәм алар тормыш дигән олы дәрьяны сынмыйча-сыгылмыйча, вак-төяккә бүлмичә, алга туры карап узды. Бу итагатьле гүзәл парларга үзешчән сәнгатьтә катнашучы Гөлчәчәк Закирова, Регина Мөхәммәтҗанова, Диләрә Нәҗмиева, Алия Абдрахманова, Аделина Шаһидуллина матур-матур җырлар, дәртле биюләр бүләк итте.
- Авыл җирлегендә берсен-берсе саклап һәм кадерләп яшәүче шундый тату гаиләләр булуы белән без чиксез горурланабыз, - дип сөйли тантанада, юбилярларны котлап, авыл җирлеге башлыгы Фирая Фәйзуллина. - Бу гаиләләрнең яшәү рәвешенә карап сокланмыйча мөмкин түгел. Алар бер-берсенә бик тә игътибарлы. Бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәүләре күзләреннән үк күренеп тора. Шулай матур итеп яши белүегезгә рәхмәт. Инсафлы, тәртипле балалар һәм оныклар тәрбияләвегез, тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәтегез белән сез безнең һәркайсыбызга үрнәк. Гомер көзләрегездә, мул, иркен тормышка куанып, балалар һәм оныклар кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып, исән-имин яшәргә насыйп булсын һәркайсыгызга.
Балалары һәм оныклары да бурычлы булып калмады юбилярларның. Җылы сүз, изге теләкләрен кайсы - бию, кайсы гармун моңнарына кушып бүләк итте.
Авылдашларының һәм туганнарының чиксез ихтирамын казанган бәхетле парлар матур яшәү рецептлары белән бүлеште.
- Эш, тормыш мәшәкатьләре, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын сизми дә калдык, - дип сөйли бәхетле парлар, яшьләргә үгет-нәсыйхәт биреп. - Яшь чакта эшләдек тә эшләдек, авыр эш дип тормадык. Олыгайган көннәрдә ялгыз калмас өчен, һәркайчан бер-беребезгә терәк, таяныч булырга, бер-беребезне хөрмәтләп яшәргә тырыштык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың. «Яратам» дип кычкырып йөрмәсәк тә, һәрвакыт бер-беребезнең яратуын, назлы карашын тоеп, сизеп яшибез һәм ул безгә, ничә яшьтә булуыбызга карамастан, яшәү көче бирә.
Кичә барыбызга да бик ошады. Бары да ихластан, гади, эчкерсез иде. Өйдәгечә күңелле, матур булды.
Эльвира Ганиева.
Олы Яке
Рәсемдә: юбилярлар бәйрәм вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев