Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Бәхетегез булсын гомерлек

Гаиләсе турында язганда сүземне гаилә башлыгы - әти, дәү әти, киңәшче, яшәүгә көч, дәрт биреп торучы Бакырчы авылында яшәүче пенсионер, мәчет карты Нәбиулла абзыйдан башлыйм. Гомере буе шофер хезмәтен башкаручы, тормыш юлдашы Наилә белән биш бала тәрбияләп үстергән бу кеше хәзер дә әле кул кушырып ятмый. Туган йортында оныкларына, балаларына,...

Гаиләсе турында язганда сүземне гаилә башлыгы - әти, дәү әти, киңәшче, яшәүгә көч, дәрт биреп торучы Бакырчы авылында яшәүче пенсионер, мәчет карты Нәбиулла абзыйдан башлыйм.


Гомере буе шофер хезмәтен башкаручы, тормыш юлдашы Наилә белән биш бала тәрбияләп үстергән бу кеше хәзер дә әле кул кушырып ятмый. Туган йортында оныкларына, балаларына, кулдан килгәнчә өй эшләрендә булыша. Балаларыннан берсе Хәмзә 2000 елны матур итеп, гөрләтеп туй мәҗлесе үткәреп, Акъегет авылының Әлфиясен «эләктерде». Карлы-суны ерып, дуслары белән машинасын этә-этә, «Мәңгелеккә сөйгән ярым син минем» дигән җырлар белән алып та китте. Без, күршеләр (мин ул вакытта Урта Азиядән кунакка кайткан идем), «Бәхетле булыгыз!» дип озатып калдык. Нинди матур күңелле мизгелләр иде! Хәмзә дә, Әлфия дә бер-берсенә тугрылыклы булып матур тормыш башлап җибәрде 12 ел эчендә ике балалары дөньяга килде. Алия белән Айнур аларның тормыш көзгесе булсын иде.
Хәмзә «Заволжье. Племенное дело» ширкәтенең Бакырчы бүлегендә таналар үстерә. Аларның сәламәтлегенә, көнлек рационына зур игътибар бирә. Хайваннарны үлчәүгә бастырып авырлыкларын үлчәгәндә Хәмзәнең эше көн кебек ачык күренә. Шуның өчен дә ул көн һәм төн белән хисаплашмый, кирәк булганда ветеринар табиб хезмәтен дә күрсәтә. Ветврач килеп җиткәнче бу да бик зур эш.
Ә Әлфия үз эшен - исәп-хисапны яхшырак башкарырга тырыша. Аеруча таналарны үлчәгәндә көндезге ялга да туктамыйлар хәтта. «Безнең бит эш көне нормированный түгел», - дип кенә куя ул. Шуңа күрә дә бәйрәмнәрдә, сабан туйларында акчалата бүләкләр, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары аларга тапшырыла.
Кызлары Алия укыган мәктәпкә дә бардым. Бакырчыдан Акъегеткә автобус йөртә икән укучыларны. Бик тырыша, өченче чирекне «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлавына укытучылары да канәгать. Тагын да яхшырак укырга көче дә, теләге дә җитә, диләр. Укытучыларын хөрмәт иткән укучы һәрвакыт беренче рәттә булырга тырыша. Аеруча рус һәм татар телләрен яратып өйрәнә икән.
Гомумән, үрнәк гаиләләр исемлеген төзегәндә беренче юлга Хәмитовлар гаиләсен язып куяр идем. Яхшыларның күршеләре дә бик яхшы була бит. Алсу белән Тәлгать Сафиуллиннар да шундый үрнәк гаиләләрдән. Бер-берсе белән дус яшәп, күңелле мизгелләрне дә, авырлыкларны да бергә бүлешәләр. Бар әле матур гаиләләр, күп алар, Аллаһка шөкер. Бер-береңә кул сузып, бер-береңнең хәлен белеп тору бик зур нәрсә бит ул. Исән-сау булыйк. Ходай Тәгалә безгә йөзе белән, кояш нурлары белән караса иде.
Рәшидә Вилданова.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев