Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Аерылышулар кими, гаилә кору арта

18 декабрьдә ЗАГС органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Шул уңайдан Яшел Үзән ЗАГС бүлегендә булып, аларның эш-гамәлләре белән танышып кайттым.

Читтән караганда әлеге матур бинада язылышу тантаналары гына үтә кебек. Чынлыкта исә бу йорттан көнозын кеше өзелми дә, нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итмиләр. Кеше туудан алып, үлгәнчегә кадәр бу орган хезмәте белән бәйле дисәң дә, арттыру булмас.

- Эшебез бик тыгыз, чөнки бездән кешенең туктап торганы юк. Шөкер, туучылар саны арта, кызганыч, үлүчеләр саны гына кимеми. Фамилия алыштырырга теләп мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый. Атнасына 5-6 пар тантаналы төстә языла. Туйлар сезонында бу сан 25-30га җитә. Тормыш булгач, барысы да бар, - дип сөйли баш белгеч Ләйлә Хәбирова.

Агымдагы елның 11 аенда барлыгы 1619 сабый дөньяга килгән, бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 29 балага күбрәк. Беренче балага караганда икенче, өченче сабыен алып кайтучы аналар артканнан-арта. Ире фамилиясен алырга, йә булмаса кыз чактагы фамилия­сенә кире кайтырга теләүчеләр дә шактый икән. Исем алыштыру очраклары аз булса да, күзәтелә. Исем кушуга килгәндә, шунысы куандыра: хәзер бәләкәчләренә элеккеге, дини исемнәр бирү арткан. Абдулкәрим, Абдуллах, Хә­ким, Сөмәя кебек исемнәр куша башлаганнар. Кызлар арасында Камилә, Ясминә, Сәмирә, Ралинә, Азалия кебек исемнәрне әти-әни күп куша икән. Урыс милләтеннән булганнар малайларына Егор, Матвей исемен яратып бирә. Ариадна, Яромир, Хәдид­җә, Ниссо кебек сирәк очрый торган исемнәр дә бар. Шунысы кызык: урыс милләтеннән булганнар кызларына Алинә исемен еш бирә, диләр ЗАГС хезмәтендә.

Аз булса да, узган елның 11 ае белән чагыштырганда, аерылышучылар саны кимегән. Ә законлы төстә никахларын рәсмиләштерүчеләр саны арткан. Быел 1089 пар язылышкан. Һәр җомга, шимбә тантаналы төстә язылышсалар, атна уртасында язылышу турында таныклык алып китүчеләр дә бар. ЗАГС органы хезмәтенә йомышыгыз төшсә, дәүләт хезмәте порталына кереп, барлык сораулар буенча гариза бирә, талон ала аласыз. Биредә күп кенә бәйрәмнәрне билгеләп үтү күркәм традициягә кергән. Ана капиталы сертификатын тантаналы төстә тапшыру, 14 яше тулганнарга паспорт бирү, шулай ук алтын, зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче парларны чакырып бүләкләү гадәти күренеш. Быел озак еллар бергә яшәгән 23 парны ЗАГС бүлегенә чакырып котлаганнар. Олы кешегә игътибардан да, якыннарының җыелып котлавыннан да зуррак бүләк юктыр, мөгаен. Ә ЗАГС органы хезмәткәрләре мондый бәйрәмне оештыра, кеше күңелен күрә белә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан биредә эшләүчеләрнең үзләренә дә, гаилә бәхете, иминлек теләп калабыз.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X