Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә учагы

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре

Берәү дә сөйгән яры белән тормыш корып, иңне-иңгә бәйләгәндә, менә бераз яшибез дә, аерылышырбыз, дип гаилә кормый. Тик, ни гаҗәп, бер-береннән башка бер генә минут та аерым тора алмаган, бер-берсенә сулар һава кебек кирәк булган парлар күпмедер вакыт узгач, хәтта дошманга әверелә. Сәбәп нидә соң? Туйдан соң аз гына вакыт...

Берәү дә сөйгән яры белән тормыш корып, иңне-иңгә бәйләгәндә, менә бераз яшибез дә, аерылышырбыз, дип гаилә кормый. Тик, ни гаҗәп, бер-береннән башка бер генә минут та аерым тора алмаган, бер-берсенә сулар һава кебек кирәк булган парлар күпмедер вакыт узгач, хәтта дошманга әверелә. Сәбәп нидә соң? Туйдан соң аз гына вакыт яшәп, аерылышкан парлар күпме? Хәтта әти-әниләр туй мәҗлесен үткәрергә дип алган бурычларын да түләргә өлгерми кала. Бу очракта, әлбәттә, яшьләр ашыккан, бер-берсенең холкы туры килмәгән дип, нәтиҗә ясарга мөмкин. Ә дистә еллар яшәп, балалар үстереп, инде чәчләренә чал куна башлаган парларның таркалуына ни дип әйтергә? Әйе, сораулар күп, шул ук вакытта җавабы да чиксез һәм күптөрле.

Раилә белән Марсель бер-берсен яратып, озак очрашып йөргәннән соң гына гаилә корды. Тормыш юлында әллә нинди каршылыклар очрамады: яши башлауга фатирлары да булды, балалары да туды, яхшы машинада да җилдерделәр. Материаль яктан тәэмин ителгәч, тулы бәхет өчен тагын нәрсә кирәк инде кебек. Читтән караганда болардан да бәхетле пар юк иде. Тик дистә елга якын яшәгәч, ир өйдән чыгып китте. Аерым яшәп карыйк диде дә, кире кайтмады. Сәбәбе, кем әйтмешли, атта да, тәртәдә дә булгандыр. Әмма бу очракта таякның иң авыр башы барыбер хатын-кыз җилкәсенә төшә. Ирләр гаиләм җимерелде дип, фаҗига ясап утырмый, һәрхәлдә, күп очракта бу шулай. Алар сөяркәсен дә бик тиз таба, бала дип тә җәфаланмый. Әнә Марсель дә, әле законлы рәвештә аерылмас борын, яңа хатыны белән егерме яшьлек егетләр кебек типтерә. Башы-күзе тәмам әйләнгән. Әйе, егет белән кыз кебек очрашып, кино-кафеларда йөрисе кыен түгел. Ә бергә, бер түбә астында яши башлагач, тагын шул ук көндәлек тормыш кабатланмасмы соң?
Соңгы елларда 40 яшьтән узган парларның гаиләсе таркалуы авылда да еш күзәтелә башлады. Моңа кадәр бик әйбәт кенә яшәгән гаиләдә бер-береңнән гаеп эзләү башка сыймаслык хәл дә бит. Шунысы кызык: моңа кадәр яраган бит. Балалар үсеп, бар да тынычлангач кына ирләр могҗиза эзли башлый. Ни өчен бар да җайланды дигәндә генә, кадерлеләребез гаиләне, йортны ташлап, чит хатын янына чыгып китә? Бу очракта ирләрне тоткарлап калырга кирәкме? Сәбәбен без укучыларыбыз белән дә ачыкларга тырышып карадык.

Гөлназ, 54 яшь:
- Кулыннан тотып, арт ягына тибеп чыгарып җибәрер идем. Моңа кадәр яраган хатыны, ник әле хәзер начар булырга тиеш, ди? Шуларны уйлауга, җен ачуым чыга. Андый хәлдә калырга язмасын, нинди булса да, үз ирем кадерле. Әле менә бер таныш хатынның ире рәхәтләнде эчеп, ул салып кайткан көнне өйдә берәү дә куна алмый иде. Инфарктан егылып үлгәч, әй елады инде дустым. Әйе, нинди булса да, ул аңа ир иде бит.

Нурия, 56 яшь:
- Сәбәбе төрле булырга мөмкин инде аның, бәлки иргә тиешенчә игътибар җитеп бетмидер, йә булмаса, аның таләпләре югарыдыр, алай дисәң, ничә ел бергә яшәгәндә яраган бит. Шулай да тотып калырга тырышырга кирәк. Әзерне бер дә чыгарып җибәрәсе килми. Ирләргә кытлык бит хәзер.

Алсу, 42 яшь:
- Минемчә, бу очракта ашыкмаска, ә төптән уйларга кирәк. Бәлки ул берәр могҗиза эзләп кенә чыгып киткәндер, ә күпмедер вакыт яшәп алганнан соң, бу хатынның да шундый ук кеше, гаиләсенең ни кадәр якын икәнлеген аңлап алгач, кире кайтыр. Шулай да булырга бик мөмкин. Әйбернең кадерен югалткач кына аңлыйсың бит.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250