Яшел Үзән

«Син миңа әни кебек»

Берәүнең дә гаилә тормышы җиңел генә башланмый. Үлеп яраткан сөйгән ярың белән бер гаилә булып яши башлагач, син көткәннән күпкә башкача тормыш башлана. Аның үз гадәтләре, ә синең бөтенләй башка холык булырга мөмкин. Минем ирем иркә гаиләдә, хатын-кызлар арасында үскән. Моны мин яши башлаганның беренче көнендә үк чамалап алдым. Ямаулы...

Берәүнең дә гаилә тормышы җиңел генә башланмый. Үлеп яраткан сөйгән ярың белән бер гаилә булып яши башлагач, син көткәннән күпкә башкача тормыш башлана. Аның үз гадәтләре, ә синең бөтенләй башка холык булырга мөмкин.

Минем ирем иркә гаиләдә, хатын-кызлар арасында үскән. Моны мин яши башлаганның беренче көнендә үк чамалап алдым. Ямаулы носки киюнең нәрсә икәнен дә белми иде бу. Шулай да тормыш өйрәтә ул, мин дә моңа ертыкларын ямап кидердем, тегәсен - тектем.
Тора-бара «яхшы гадәтләре» дә ачыла башлады. Иремнең эштән соң, компаниядә җыелып, эчкәләп кайтуы гадәти хәлгә әверелде. Бу хәлләргә бала тапканчы әллә ни игътибар итмәдем. Без икебез ике авылдан. Авыллар арасын ерак дип әйтеп булмый. Әмма ул безгә кайтып йөрмәде. Туган авылыма еш кына сабыем белән үзем генә кайта идем. Бервакыт моңа әтиемнең дә ачуы килә башлады. «Нинди хәл инде бу, иреңә гаилә кирәкми икән, аерыл, туйганчы эчсен», - диде. Озак уйлап тормадым, аерылышырга гариза яздым. Ирем аерылышырга каршы булды, судья янына бардык. «Хатының югары белемле икән, укы син дә. Аерылышырга риза булмагач, эчүеңне ташла. Аракы эчкән гаилә төпле, нигезле була алмый», - дип, уйларга вакыт биреп, безне кайтарып җибәрде. Өч ай вакыт аз түгел иде. Җәй җитте, һәм, авылдагы эш белән, аның эчүгә сабышып утырырга вакыты калмады. Бу вакыт миңа да ныклап уйлар өчен җитәрлек булды. Шулчакта, бәлки, яшьлек юләрлеге белән аерылышкан да булыр идем. Әмма дөньядагы иң кадерле кешемнең - әниемнең сүзләре миңа ныклап уйларга этәргеч бирде. «Әти-әнисе юк, ул эчеп үлеп китсә, син гаепле буласың, улыңа да дүрт кенә яшь, синең балаң чит кешегә кирәк булырмы, аңа үз әтисен беркем дә алыштыра алмас», - диде ул. Әйе, аерылып, кемгә чыккан булыр идем? Бу сорауны үземә еш бирәм. Әле дә ярый әни сүзен тыңладым. Ирем исә тормышта кызыксыну тапты. Аерылышам дигәч, эчүен ташлады, ниндидер сеанска барып, дәваланды. Дөрес, бер эчми йөргәч, ничә елдан соң, кабат шул агуны авызына капты. Бу юлы исә мин аны үземчә тәрбияләдем. Эчкән кешенең кадере тамчы да булмый, дәрәҗәсе юк дип, эчә торган кешеләр белән чагыштырып күрсәттем. Файдасы булмады түгел, булды. Хәзер, Аллаһка шөкер, авызына да алганы юк. Әйтмим, кырыс холкын әллә ни үзгәртә алмадым. Әмма мин аны яратмасам, күпме еллар узгач, икенче баламны алып кайткан булыр идемме икән?! Әле дә ярый бер генә бала белән калмаганмын, шунысына сөенеп бетә алмыйм.
Тормыш булгач, артист та, Шарик та буласың. Ирне мактамыйча, салпы ягына салам кыстырмыйча гына яшәп булмый. Тормыш ул үзе бер зур спектакль. Яратам дип әйткәне юк, тик аның: «Син миңа әнием кебек якын», - дип әйткән сүзе әллә нинди тылсымлы сүзләрдән дә өстен. Миңа Путин да кирәкми, Киркоровы да. Ул гына булсын, ярату шулдыр инде. Аннан башка булмый бит. Ачуы кабарганда дәшмим, күзеннән югалам. Ул тынычлангач, үз юлыма төшерәм. Холкына җайлашкан инде. Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: горурлык күрсәтеп, пыр тузынып, аерылам дияргә ашыкмасыннар. Азрак сабыр булырга, түзәргә кирәк, ә аннан барысы да җайланырга бик мөмкин. Беребез дә әүлия түгел лә.
Чулпан Сираҗиева.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: