Яшел Үзән

Канатларым аның белән ныгый

Әти кеше нинди булырга тиеш? дип сорасалар, мине тәрбияләп үстерүче әтием кебек диясем килә. Фәнис әтием бик нык авырып китү сәбәпле, миңа үз әтием белән үсәргә насыйп булмаган. Әнием белән мине Ринат абый, хәзерге әтием, үзенә алганда миңа әле 2 генә яшь иде. Ачык йөзле, йомшак сүзле булганы өчен, мин...

Әти кеше нинди булырга тиеш? дип сорасалар, мине тәрбияләп үстерүче әтием кебек диясем килә. Фәнис әтием бик нык авырып китү сәбәпле, миңа үз әтием белән үсәргә насыйп булмаган.

Әнием белән мине Ринат абый, хәзерге әтием, үзенә алганда миңа әле 2 генә яшь иде. Ачык йөзле, йомшак сүзле булганы өчен, мин аны беренче күрүдә үк ошаттым, әтием итеп кабул иттем. Ул минем нәни кулларымны үзенең зур учына алып күреште дә, мине күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Мин кулларым белән аны кысып кочакладым. Мин синең әтиең булам, - диде ул колагыма. Әтием? Әйе, бүгеннән без бергә яшәрбез. Мин шатлыгымнан өй буйлап йөгереп йөри башладым. Әтием, минем дә әтием бар, әтием... дип типте минем нәни йөрәгем. Ул безнең белән яшәячәк...
Шул көннән башлап, әтиемнең мине яратуын тоеп яшим. Аның мине, үзе кебек, югары белемле, иманлы, әхлаклы мөселман итеп күрәсе килә. Мине, җилкәсенә утыртып, мәчеткә алып баруы, анда бергәләп намаз укуларыбыз безне тагын да якынайтты. Аның үз-үзен тотышы да, сөйләшүе дә, кылган гамәлләре дә миңа үрнәк. Миңа шундый әти биргән Раббыма олы рәхмәтем булсын!
Әтием һәркөн эштән елмаеп кайтып керә. Ул кайткач, өй тагында ямьләнә. Әтием әниемне дә кадерләп кенә тора. Без аңардан гел яхшы киңәшләр, акыллы сүзләр генә ишетәбез. Аллаһ Тәгалә турында сөйли әтием безгә, дөрес яшәү серләрен өйрәтә, хаталарым булса, сабыр гына төзәтә. Коръән укып, мәгънәсен аңлата. Киләчәктә мин дә аның кебек булырга телим. Ир кеше гаиләсе өчен үрнәк булырга тиеш, ди, әтием. Әйе, аның кебек яхшы үрнәк булырга тиешмен мин. Әтием мине йорт эшләренә дә өйрәтә, бөтен эшне без икәү ирләрчә киңәшеп эшлибез. Ул мине: «Син инде зур кеше, сеңелләреңә абый», - дип үсендереп тора. Ә миңа бу бик ошый. Минем уйлавымча, мине тәрбияләп үстерүче кадерле әтием - иң яхшы кеше. Без барыбыз да аны бик хөрмәт итәбез һәм чын күңелдән яратабыз. В.Галиевнең «Онытмыйк...» шигырен дә әтием яттан өйрәтте миңа:
...Шулай язган: тугач -
үләсе бар.
Онытмыйк без ул көн киләсен.
Алдан уйлыйк!
Безгә рәнҗеп, беркем:
«Ул имансыз иде...», - димәсен!
Әтиемә булган рәхмәт хисләремне шигырь белән дә әйтәсем килә минем:
...Әткәй бәгырем,
нәни йөрәгемнән
Чыга минем сиңа рәхмәт сүзем.
Гомер буена да онытмамын,
Хәтерләрмен һәрбер
әйткән сүзең.
Инсаф Мостафин.
Күлбаш

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: