Яшел Үзән

Фермерның эше гадел бәяләнергә тиеш!

Җиребездә эш оештыручы күмәк хуҗалыкларны - колхозларны таратырга ашыктык, дип үкенүчеләр, мөгаен, ишледер. Бу фикерне авылда яшәүчеләрнең күбесе әйтә. Күнегелгән эш җаен пыран-заран китереп бетергәнче, яңасын әзерләп, аны тормышта сынап карарга иде алдан, билгеле. Күчү эзлекле бармагач, халык аптырашта калды хәзер. Әмма үкенеп утыруда мәгънә юк, тормышны алып барырга кирәк....

Җиребездә эш оештыручы күмәк хуҗалыкларны - колхозларны таратырга ашыктык, дип үкенүчеләр, мөгаен, ишледер. Бу фикерне авылда яшәүчеләрнең күбесе әйтә. Күнегелгән эш җаен пыран-заран китереп бетергәнче, яңасын әзерләп, аны тормышта сынап карарга иде алдан, билгеле. Күчү эзлекле бармагач, халык аптырашта калды хәзер. Әмма үкенеп утыруда мәгънә юк, тормышны алып барырга кирәк. Дәүләт тагын нәрсә дә булса оештырып бирер әле дип, кул кушырып утырып булмый. Үз көнеңне үзеңә күрергә өйрәнергә кирәк.

Гаилә фермасын булдыру - шуның иң гади һәм ышанычлы юлы, ахры. Авылда яшәүчеләр мал карарга өйрәнгәннәр анысы. Үз гаиләсенең тамагын туйдырырлык эшли алалар. Тик алга барырга кирәк. Менә шул эштән керем ала белү дә сорала хәзерге заманда. Олы Ачасыр авылында яшәүчеләр арасында аякка баскан эшмәкәрләр байтак. Шуларның берсе - Фәрит Фәһим улы Гыйниятуллин белән мин дә таныштым.
Дөресен әйткәндә, ихаталарын күргәч, керергә булдым мин аларга. Матур итеп салынган өйләрен һәм зур абзарларын күреп, кызыксындым.
- Былтыр төзедек без аны - озынлыгы 18 метр, киңлеге 8 метр зурлыкта ул сарай! - диде Фәрит үзләренең эше белән горурланып.
Менә шунда алты баш үгез һәм бер тана асрыйлар икән. Абзарга кереп малларын карап чыктык. Сөбханалла, хайваннары көр, матур. Әйбәт ашатылганнары беленеп тора. Сарайның бер башы бүленгән һәм шул өлеше җылытыла икән. Бозаулар асрау өчен шулай иткән Фәрит. Без анда 3-4 айлык ике бозауны күрдек.
- Бөтен байлыгыбыз менә шул! - диде хуҗа абзардан чыккач.
Гыйниятуллиннар ит җитештерүне сайлаганнар. Үзләренең мөмкинлегеннән чыгып шул юнәлешкә кергәннәр икән. Тормыш иптәше Фәния дә, ул үзе дә даими эшкә йөриләр. Сыерлар тоткан очракта, сауган сөтне көнен-көндә эшкәртеп һәм аны урнаштырып мәш килергә туры киләчәк бит.
- Көндез өйдә әни бер үзе генә кала, ул өлгерә алмый инде аңа, - дип аңлатты Фәрит.
Гаилә өчен терлек тотканнар алар моңарчы да. Артыграк асрауны исә Фәритнең эшендә мөмкинлек бирелгәч уйлыйлар. Ул мәгълүм «Красный Восток»-Агро» җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли. Шәхси хуҗалыгында мал асраучы хезмәткәрләренә төрле уңайлыклар тудыра әлеге җәмгыять. Хезмәт хакының 10 проценты исәбеннән көрпә дә, силос та, печән дә алырга була. Шулай ук, килосы 90 сумнан үстерергә бозау да алырга мөмкин анда. Быел җир пае өчен унике капчык ашлык бирелгән Гыйниятуллиннар гаиләсенә.
Үз чиратында, узган җәй авыл хезмәтчәннәре өчен үтә дә уңай килде. Олы Ачасыр ягында да печән мулдан булды. Теләгән кеше җитәрлек әзерли алды мал азыгын. Гыйниятуллиннар да өлгергән анысына.
- Исәбендә булган кеше юлын таба! - ди Фәрит.
Шундый шарт та бар биредә: гаилә белән киңәшләшеп эш йөрткәндә генә отышлы килеп чыга шөгылең. Машина йөртүченең эш вакыты чикләнмәгән дисәң дә ярый. Яздан алып көзгә кадәр оешма эшендә ул. Авыл хуҗалыгында шулай инде. Өйдәгесенә вакыты калмый диярлек ул чакта.
Менә шул айларда малларны карау эше хатыны Фәния белән әнисе Нурия апаларга кала инде. Аллаһка шөкер, хәзер менә ярдәм итүчеләре үсеп җиткән аларның. Олы уллары - Фәнил институтның икенче курсында укый. Ул кайтып булыша. Алмаш буынның эшләп җитлегүе куанычлы хәл. Яшь Гыйниятуллинга, бигрәк тә җәйге каникул вакытында, олылар җаваплылыгы йөкләнелә инде.
Турысын әйтим, бу гаиләдә борчыган мәсьәлә юк та кебек күренде миңа. Әмма ялгышканмын икән - безнең илдә бар да шома гына барамы соң инде?!
- Фәрит, әйт әле, сезнең кебек гаиләсе белән үз эшләрен оештырып җибәргәннәргә дәүләт, беренче чиратта, нинди ярдәм күрсәтсен иде? - дип сорадым мин аннан.
- Гаделлек урнаштырсын иде ул! - диде Фәрит һәм, кабынып китеп, үзенең фикерен аңлатырга кереште. - Менә безнең ише фермерлар итен-сөтен җитештерә, ә шуны кая куярга? Сатып, табыш алырга кирәк, әлбәттә. Әмма сәүдә итү белән шөгыльләнү башка төрле эш ул, үзегез дә беләсез инде. Менә шунда арадашчы пәйда була. Һәм шул шома егет бездән очсызга алып икеләтә кыйммәтрәккә сата әйберне. Мәсәлән, сөтне кышкы айларда бер литры - 10 сум исәбеннән җыялар. Шәһәр кибетендә ул 2,5 тапкыр артыгракка сатыла. Әле шунысын да исәпкә алырга кирәк: сөтнең майлылыгы бездә 4 проценттан да ким түгел, кибеттә ул ике-өч процентка кала. Сөт өсте җыеп алына, димәк. Шулай итеп, хәләл көчен куеп эшләгән фермерга тиеннәр генә түләнелә. Арадашчы хезмәт куймыйча гына безнең исәптән баеп ята... Йә, гаделме шул? Сөт җитештерүче генә шундый авырлыкка дучар ителми. Ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләр дә катлаулы хәлдә. Мин үгезләрне ике ел гына симертә алам, аннары аларны иткә җибәрергә кирәк. Тагын да тотсаң, кесәне «ашый» башлыйлар алар - барыбер сугымга вакыты җиткән дип, хайванны, ашатмыйча, ябыктырырга ярамый бит инде! Димәк, әлеге дә баягы арадашчыга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк! Юнь бирсә дә, әйбергә түли ул, әмма менә шул итне-сөтне җитештерү өчен күпме көч куелганын исәпкә алмый. Җыеп әйткәндә, экономист телендә бәяләсәк, мал асраучының хезмәте гел хисапка керми, ул бушка эшли булып чыга. Югыйсә, безнең хезмәт җиңелләрдән түгел бит!
... Әйе, гаилә белән ферма тоту - авыл кешесенә таныш хезмәт ул. Әмма аның хезмәте керемле булырга тиеш. Кызганычка каршы, менә шул, тир түгеп, көнен төнгә ялгап эшләгән кешегә үзе җитештергән продукциядән кергән табышның иң аз өлеше тәти. Мондый гаделсезлеккә чик куярга вакыт!
Ильяс САЛИХҖАН

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: