Яшел Үзән

Бәхет өчен күп кирәкми

Хатын-кызның бәхете яртысы белән генә түгел, ә тулысынча ирдән тора дисәләр дә, каршы килмәс идек. Бу хаклыкны берничек тә инкарь итеп булмый. Әлбәттә, моның өстенә әле яныңда балаларыңның да шау-гөр килеп, әнием, әтием дип өзелеп торуы кирәк. Бер карасаң, гаилә бәхете өчен күп кирәкми кебек. Кияүгә чыгып, кызы белән декрет...

Хатын-кызның бәхете яртысы белән генә түгел, ә тулысынча ирдән тора дисәләр дә, каршы килмәс идек. Бу хаклыкны берничек тә инкарь итеп булмый. Әлбәттә, моның өстенә әле яныңда балаларыңның да шау-гөр килеп, әнием, әтием дип өзелеп торуы кирәк. Бер карасаң, гаилә бәхете өчен күп кирәкми кебек.

Кияүгә чыгып, кызы белән декрет ялында утырганда Лилия ирен мәңгелеккә югалта. Бу чакта тормыш туктап калган кебек булса да, алга таба яшәргә кирәклеген яхшы аңлый ул. Педагогия институтын тәмамлаган кыз эшен туган мәктәбендә дәвам итә, балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта. Насыйп ярын да ул биредә - мәктәптә очрата. Күгеш егете Ирек Зәйнуллин педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Татар Танаена эшкә кайта. Тик биредә өч ай гына эшләп ала, аны армиягә алалар. Хәрби бурычын үтәп кайткач та, икеләнмичә, шушы мәктәпкә эшкә килә ул. Һәм гомерлек юлдашын шушында таба. Лилиянең кызы Алсуга өч яшь тулгач, алар гаилә кора. «Беренче көннән үк ул минем кызымны үз баласы кебек якын күрде, кире какканын тамчы да сизгәнем булмады, шуның өчен дә рәхмәтле мин аңа», - дип сөйли Лилия. Уртак балалары Айгөл белән Алия тормышларына тагын да ямь өсти. Өч кыз әтисе Ирекнең һич кенә дә эх, бер улым да булмады, дип өзгәләнгәне булмый. Ә кызларым дип үлеп тора, исән-сау гына булсыннар, ди.
Биш кешелек Зәйнуллиннар гаиләсен авылда эзләп йөрергә туры килмәде. Аларның барысын да мәктәптә очраттык. Алсу - IX, ә Айгөл VI сыйныфта укый, төпчекләре мәктәп бинасында урнашкан балалар бакчасына йөри. Гаилә белән бер бинада укуы, эшләве рәхәт, ди алар. Өйдәге вак-төяк эшләрнең күбесе ике кыз җилкәсенә төшә. Берсе өй җыештырса, икенчесе ашарга әзерли. Ә әти-әнисе нәрсә эшли диярсез. Укытучыларның эше өйгә кайткач та тавык чүпләп бетерә алмаслык күп. Компьютер өстәле яныннан тиз генә тора алмыйбыз, диләр. Инде барлык эшләрне тәмам кылып, телевизор каршына утыргач та, һәммәсе кечкенә Алиянең мәш килеп уйнаганын күзәтергә ярата. «Кечкенә бала булгач, кызык икән ул, бөтен игътибар аңарда, бик яратабыз. Әтиебез дә барчабызны иркәләп кенә тора. Иртән иң беренче торып, чәй әзер булгач кына уята. Шәһәргә кибеткә баргач та, киемнәрнең иң матурын гына алыгыз дип кыстый. Менә шулай, бөтен серләрне дә сөйләп бетерәм бугай», - дип көлә Лилия.

Ә без исә, Зәйнуллиннар гаиләсе белән танышкач, сөбханалла, бу гаиләгә күз генә тимәсен, дип кайттык.

Алия Гаязова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: