Яшел Үзән

Бар язганы – моңлыларга, зарлылар өчен түгел...

Шигырь аңламаганнарның Җан дуслары мин түгел! Бар язганым -моңлыларга. Зарлылар өчен түгел!   Кичәбезгә күңеле бай ,эчке дөньясы матур булган , шигырьгә битараф булмаган  тамашачы килде,ә алар безнең авылда бик күп булып чыкты, 200 урынлы мәдәният  йорты аз гына тулмый калган иде. Кичәбезнең исемен дә  бер хәрефкә генә үзгәртеп  "Бар язганы ...

Шигырь аңламаганнарның

Җан дуслары мин түгел!

Бар язганым -моңлыларга.

Зарлылар өчен түгел!

  Кичәбезгә күңеле бай ,эчке дөньясы матур булган , шигырьгә битараф булмаган

тамашачы килде,ә алар безнең авылда бик күп булып чыкты, 200 урынлы мәдәният

йорты аз гына тулмый калган иде. Кичәбезнең исемен дә  бер хәрефкә генә үзгәртеп

"Бар язганы -моңлыларга, зарлылар өчен түгел!"-дип атадык. Ә кем соң  ул мөлдерәп

торган күңелен шигырь итеп түгелдерүче, шигырьгә табынып яшәүче,бездәй Адәм

балаларының  үз гомере буена әйтергә теләп тә әйтә алмыйча интеккән сүзләрен,

хисләр ташкынын  тыя алмаганда шигырьгә мөрәҗәгать иттерүче , ул - «Татарстан

Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», Язучылар берлеге әгъзасы,Сәҗидә

Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстан журналистлары  конкурсы "Бәллүр

каләм"- иясе, шагыйрә-Шәмсия Гатуф кызы  Җиһангирова.

Шигырь кичәсе шагыйрәнең түбәндәге шигыре белән башланып китте:

Шигырь язу рәхәттерме, белмим,

Дөрес җавап нинди буладыр?

Ләкин шигырь күкләрдә яралып,

Җан газабы аша туадыр... .

Ә шагыйрьләр  җиһанга әнә шул җан газабы аша туган  сүзләрне - күңел авазларын

ирештерер өчен яралган илаһи затлардыр....

Шәмсия ханымның тылсымлы сүз  көче бүген генә гашыйк  булган яшьләргә дә,

тирән уйга чумган өлкәннәргә дә, дөньябызга әле генә күзләре ачылган нәниләребезгә дә

тәэсир итә.

Безгә дә А.Алиш премиясе лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов язганча: "Шәмс-

кояш дигән сүз. Шәмсия-димәк, кояшка ия,кояш кебек шагыйрә. Аның исеменә җисеме

бик тә туры килә.Ул татар шагыйрләре арасында балкып торган кояшка тиң

шагыйрәбез."-дигән сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

Ул мөләем,чибәр, горур, кояш кебек балкып бар тамашачыны  ике сәгать ярым

магнит кебек үзенә тартып торды.Матур аһәңле тавышы белән укыган шигырьләре,

моңлы җырлары халыкны әсир итте.

Юлкайларның гына башы каян?

Авыл башларында кыр -капка...

Бәхет эзләп чыгып киткән шуннан

Авылдашлар төрле тарафка...

Моңларымның  каяндыр юл башы?-

 Авыл башларында кыр -капка...

Шәмсия ханым да ,үзенең шигырендәге шул кыр капкадан  бәхет эзләп чыгып

киткән авыл баласы ,моңнарының да юл башы шунда барып тоташадыр мөгаен.

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә ТР Мөслим ра

Язманың тулы вариантын "ЯШЕЛ УЗӘН" газетасыннан укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: