Яшел Үзән

Балачагым илтә киләчәккә

Агыла да агыла тормыш юллары... Күптән түгел генә бәләкәй кызчык идем, ә хәзер кырыкка җитеп килүче хатын-кыз. Бөтен күңелем белән балачагымны сагынам. Нинди якты хатирәләр, нинди искиткеч вакыйгалар татыдым мин бу вакыт аралыгында! Кадерле, сөекле, хөрмәтле әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Дөньяны танырга, яратырга, кадерләргә өйрәтте алар мине. Замананың иң ачы җимешләрен...

Агыла да агыла тормыш юллары... Күптән түгел генә бәләкәй кызчык идем, ә хәзер кырыкка җитеп килүче хатын-кыз. Бөтен күңелем белән балачагымны сагынам. Нинди якты хатирәләр, нинди искиткеч вакыйгалар татыдым мин бу вакыт аралыгында!
Кадерле, сөекле, хөрмәтле әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Дөньяны танырга, яратырга, кадерләргә өйрәтте алар мине. Замананың иң ачы җимешләрен татып өлгерсәм дә, тормышка мәхәббәтем сүнмәде һәм сүрелмәде. Әти-әниемнең мәхәббәте, игътибары бәхетемнең төп нигезе булып тора. Гаиләдә биш бала тәрбияләнеп үсүгә карамастан, назларын-сөюләрен, сабырлыкларын ничек кенә җиткергәннәр икән алар?! Бер генә дә кычкырып орышканнарын, кул күтәргәннәрен хәтерләмим. Әлбәттә, андый хәлләр булмады да. Әтинең күз карашыннан барысы да билгеле иде. Ир затының шундый тыныч холыклы булуына бүгенге көндә дә гаҗәпләнәм һәм сокланам. Гыйлемле, ышанычлы, игътибарлы, булдыклы шул минем әтием. Әниемне яратып, кадерләп, хөрмәтләп яшәве барыбызга да үрнәк булып торды. Әнием үз чиратында һәрвакыт нәфислеге, өлгерлеге, тапкырлыгы белән үзенә каратып торды. Тормышның сикәлтәле юлларын җайга салып, бергәләп яшәүләренә илле икенче еллары узып бара. Иңне-иңгә куеп, безнең барыбызга да белем бирделәр, тормышка туры юлны ачтылар. Һәрберебезнең туй мәҗлесләрен онытылмаслык итеп үткәрделәр. Әлбәттә, боларны тормышка ашыру өчен нинди көч кирәк булганын алар гына белә. Ике баланың - югары, ә өчесенең урта һөнәри белем алып, тормышта үз урыннарын таба алуында аларның рольләре, һичшиксез, зур. Кызым авылга кайткан саен, әнием белән әтиемә сокланып килә. Олы кешеләрнең хисләре, үз-үзләрен тотулары, назлары, кайгыртучанлыклары кызымны гаҗәпләндерә дә, кешелек дөньясының якты ягын күрергә мөмкинлекләр дә ача. Бу хатын үзенең әти-әнисе белән мактана диеп уйламагыз. Мин тормыш турында төрле фикерләрне ишетеп, балаларның пессимистик карашларын күреп, ата-аналарның битарафлыкларын күзәтеп язам бу язмамны. Кешегә иң кирәкле нәрсә - ул мәхәббәт, ата-ана назы, авырлыкларга бирешмәүчән, ачык йөзле якын кешеләрең булу. Дөньяның бернинди байлыгы да якын кешеләрнең мәхәббәтен алыштыра алмый. Шушы гади хакыйкатьне онытмасын иде кешелек дөньясы. Барыбыз да дөньяга бертөрле киләбез һәм бертөсле китәбез.
Яшьлегем Яшел Үзән районының Бакырчы авылында узды минем. Хәзерге көндә, авылның күп яшьләре кебек, Казан каласында яшим. Мөмкинлек булу белән, авылга кайтабыз. Кыю йөрәкле абыем авылда төпләнеп калды, өйләнде. Инде менә ничә еллар бер йортта әти-әниебез белән тату гына яшәп яталар. Дөрес тәрбиянең җимеше инде бу күренеш. Ял көннәрендә шәһәрдән балалар җыелып кайткач, олылар бик сөенәләр. Яшьләр дә үз чиратында ачык йөз белән каршы алалар. Кошлар да бит җылы якларга очалар, ә аннан, сагынып, кире туган якларына кайталар. Кеше дә шулай.Туган нигез сихри көч белән тарта үзенә. Авылдан үземә көч, энергия алам. Ике канатлы кош кебек хис итәм мин үземне. Мине яратучы әти-әнием тигезлектә гомер итәләр. Ходай күпсенмәсен, шөкер тормышыма. Мин үз балама әтием белән әнием биргән тәрбияне бирә алырмынмы, белмим. Ә шулай да бүгенге көнемә шөкер диеп, куанып яшим.
Балам әйтәсе сүземне күз карашымнан ук аңлый, ярдәмчел булып үсеп килә. Сүз белән генә түгел, кылган гамәлләрем белән үрнәк күрсәтәм бит мин аңа. Гаиләдә нәрсә күрә, шуны тормышта да куллана инде адәм баласы. Ирем безнең тату яшәвебезгә, аралашып торуыбызга ихтирам белән карый. Берәребезгә ярдәм кирәк булса, барыбыз да бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Һәрберебезнең тулы гаиләсе бар. Бәйрәм табыннарыбыз туй мәҗлесенә охшый кайчагында. Гөрләшеп аралашу, бер-береңне күреп киңәшләшү күңелгә әйтеп бетергесез сихәт бирә. Әти-әниебезгә мең рәхмәтләрне укыйм шул мизгелләрдә. Яман күзләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын сезне Аллаһ. Без, үз чиратыбызда, сезнең киләчәгегезне бәхетле, борчуларсыз итәргә тырышырбыз. Безне хәерле догагыздан ташламагыз!
Альмира Закирова.
Казан

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: